Логотип Казан Утлары
Печән базары

Ятышып бетмәгән аталма

Кыскасы, «аптека»ны җиңел генә «даруханә»гә әйләндерү мәсьәләнең асылына төшенмәү сыман күзаллана. Чамалыйсыңдыр, тәкъдим ителгән исемегез җисеменә ятышып бетми.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары  булып эшләгән чакта шәһәр башкарма комитетыннан белгечләрчә киңәш итүне сорап шалтыраттылар. Кайбер элмә такталарны татарчалаштырырга ниятлиләр икән. Шуларның берсе – «Аптека» ләүхәсе. Янәсе, ошбу «урыс сүзе»ннән арыныр вакыт җитте. Үзләре «Даруханә»гә өстенлек бирмәкче. Теге җаваплы хезмәткәр безләрдән мәслихәт көтә: «Шушылай язу дөресме?»

Шундук хуплаудан тыелып калдым. Бала вакытта ук аңга сеңгән «әптик» сүзе безнең сөйләмнән тота-каба куып чыгаруны теләми кебек. Бераз уйларга кирәк...

Адәм баласының күңелендә ниндидер тапшыргыч бармы?! Махсус төстә өеннән чакырып китергәндәй, кабинетыма Шәриф Хөсәенов килеп керде. Әһә, нәкъ үзе! Ул язучы гына түгел, исем алган табиб та. Бездән күбрәк белә – җәһәт ярып салыр. Рәсми оешма тәкъдимен кунагым кире какты.

– Ай, наданнар! Башны катырмасыннар әле. Анда дарулар гына сатып бирелми ласа, – дип тиргәнде ул. – «Аптека» атамасы борынгы грек телендә әйберләр саклый торган урынны аңлата. Склад...

– «Даруханә» әйтелеше дә шул эчтәлекне чагылдыра. Миңа кысылмаска иде. Һәрдаим үз дигәнендә торучан әдип катгый рәвештә аңымны ача башлады:

– Менә синең якындагы берәр аптекага кереп, бәвел җыя торган савыт алганың бармы?

– Әлегә юк шикелле...

– Акчаңны түгәргә язмасын. Әмма әйт әле: писсуарга кардәш «утка» дару булып саналамы?

Аннары ТАССРның атказанган табибы гадәти аптекада сатылган, вәләкин дарулар җөмләсенә кермәгән дистәләп нәрсәне атады.

– Ышанмассың, әле кичәгенәк аптекага кагылып чыктым, кирәкне алдан кайгыртып, кырык данә презерватив сатып алдым, – диде үзсүзле Шәриф агай. – Әйдә, хәлдән таеп егылган сырхау картка шуның дару икәнлеген аңлатып карыйк. Кыскасы, «аптека»ны җиңел генә «даруханә»гә әйләндерү мәсьәләнең асылына төшенмәү сыман күзаллана. Чамалыйсыңдыр, тәкъдим ителгән исемегез җисеменә ятышып бетми.

Икенче көнне мин хөрмәтле Шәриф Хөсәеновның төпле фикерен шәһәр башкарма комитетының тәрҗемә эшенә алынган түрәләренә җиткердем. Язучының дәлилле шәрехенә игътибар бирүче табылмады. Хәзер башкаланың адым саен диярлек очраган даруханәләре яныннан узганда әдипнең дәвага бернинди катнашы булмаган әйберләр исемлеге искә төшә. Шул исәптән дәртле бәндәләр тарафыннан бик яратып кулланылган, аптекада оялыбрак алына торган теге интим нәмәрсә дә...
 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ниемә кирәктер бөтен атамаларны тәрҗемә итү?! Сырхауханә, даруханә, дәвахәнә- баш әйләнмәле. Болай телне чуарлап катлауландыралар гына, димәк, татарча сөйләшүчеләр дә кими барачак.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Атамалар татарча язылсалар ул - бик яхшы бит инде! Татарлар туган телне онытмаска тиеш!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аптека урынына даруханә дип язсалар, ул татарчарак була.