Яшәсен – Мин!

Җитәкче урыннарда эшләү өчен миңа әлләни акыл да, белем дә кирәк булмады. Гәүдәгә накыслык* та карьерага зыян сала алмады. Иң мөһиме, усал кыяфәткә кереп үтәли карау, тавышның калын һәм көчле булуы, кирәкле сүзне урынында һәм кешесенә карап әйтә белүем адым саен файда китерде.

Безнең халыкта «Сакланганны саклармын», дигән гыйбарә бар бит. Мин моны бервакытта да онытмадым, сакландым: салкын аракы, бозлы сөт эчмәдем. Тамакка даими күнегүләр ясадым. Аның гади юлы шул: кул астында эшләүчеләрне кабинетка җыям да сәгатьләр буе нотык тотам. Бу – минем төп эшем. Дөньяның буталган чагы, ни сөйләсәң дә ярый. Соңгы вакытта хөкүмәтнең тетмәсен тетәм. Хәзер кемнең дөреслеген берәү дә төшенми, белергә дә теләми. 

Чыгышны ипләп, йомшак кына итеп башлыйм. Тавышны шундук көчәйтсәм, карлыгуы ихтимал. Тамак җылынгач кына, полный ходка җибәрәм. Үзебезнең оешма эчендәге кимчелекләрдән башлыйм да чит илнекеләрне искә алганда, тавыш үзеннән-үзе кабарып, калынаеп, көчәеп китә. Шөкер, белем җәмгыятенең шәрәфле лекторы дигән таныклык тоттырдылар.

Кайбер исәрләрнең икешәр дипломы бар. Акыллы кешегә аның берсе дә җитә...

Гомеремнең иң рәхәт көннәре колхоз рәисе булып эшләгән чакка туры килде. Сәкинә әбинең өй түбәсен шифер белән яптырып, тәрәзәләренә пыяла куйдырган идем, алдан планлаштырып эшләгәнчә килеп чыкты. Озак та тормыйча, карчык гүр иясе булды. Аның өен балалар бакчасы иттек. Минем бу хезмәтемне билгеләп, «Атказанган укытучы» исеме бирделәр.

Клубның түшәменә терәү куйдырып, сарык торагы төзүдән калган вак-төяк белән сипләп, тыштан буяткан идем... Бу хезмәтем дә игътибардан читтә калмады. «Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме белән зурладылар.

Авылны төзекләндерүгә дә игътибар бирдем. Үземә алты почмаклы йорт, мунча, гараж салдырдым. Ике катлы итеп идарә бинасы төзеттем. Алдына тимер-бетон плитәләр җәйдердем, идарәгә килү сукмагының як-якларына агачлар утырттырдым... «Атказанган төзүче» исемен алдым...

Сыер тотудан да уңмадык, ни итләре, ни сөтләре юк ул хайваннарның. Терлекләр өчен әзерләнгән азыкның иң күбе шуларга китә югыйсә. Дуңгызлары да киребеткән чучка булып чыкты. Үз балаларын да рәтләп карамыйлар, кешегә салыналар. Сарыклар да ышанычны акламады. Җәй буе кәнтәйләнеп йөрсәләр дә, без көткән үрчемне бирмәделәр. Тавыклар да тибенүдән башканы белмиләр. Хет берәрсе йомырка салу турында уйласа иде. Чолыкчылыкка күчәрбез – «Атказанган умартачы» исемен аласым килә...

Шулай өметләнеп тора идем. Дөньяның асты өскә килде. Үзгәртеп корулар башланды. Мине дә үзгәртерләр, дип, бик нык хафаландым. Әмма борчылуларым юкка булды. Әнә, абзагызны район хакимиятенә чакырталар! Үземне ни көткәнен беләм... Икенең берсе булыр: йә үстерәләр, йә хуҗалыкка күчерәләр... Июль, 1993 ел

* Накыс (диал.) – кече.

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: