Логотип Казан Утлары
Печән базары

Вәсвәсә салмагыз

Юк, мине шагыйрь итеп күрсәтүгә һич тә үпкә тотмыйм, киресенчә, мондый очраклы хәлнең килеп чыгуы җанымны сөендерә генә.

«Ватаным Татарстан» газетасында басылып чыккан бер мәкаләдә Рабит Батулланы «Татарстанның халык шагыйре» дип атаганнар. Аңлашылганча, автор «язучы» белән «шагыйрь» сүзләрен бутаган. Моны искәреп алган җор-шук каләмдәшләре театр
фойесында әдипне оскытырга ниятли.
– Күрдеңме, синең чын йөзеңне ачып, үзеңә «шагыйрь» исемен такканнар, – дип үрти башлый берсе.
Үрләп киткән ялкынга башкалар май өсти:
– Коръәннең «Шөгарә» сүрәсендә ничек әйтелгән әле? Шагыйрьләргә адашканнар иярә, алар ни кылганнарын белмичә, болыннар буйлап йөри һәм тормышка ашмастай хыялый сүзләр сөйли, диелгәнме?
– Заманында Мөхәммәд пәйгамбәргә дә «шагыйрь» кушаматын ябыштырырга маташканнар.
– Батулла, сине мыскыл иткәннәр бит. «Ватаным Татарстан»ны судка бир! Мораль зыян китерелүе өчен зур суммада акча каер! Эчеңне тишмәс...
Күренеп тора, котыртучы төркем Изге Китаптагы ошбу аятьләрнең мәгънәсен аңлап бетерми, яки «шагыйрь» атамасына салынган астарлы фикерне юри белмәмешкә салына. Коръән тәфсиренең биш басмасын (!) әзерләп чыгарган Батулла шаяртырга яраткан дуслары белән сүз көрәштерүне кирәк санамый. Шигърият турында әтрафлы мәкаләләр язган әдип риясыз үчекләүгә үзенчә нокта куярга ашыга.
– Иманын сатмаучы татар шагыйрьләрен ат койрыгына тагып һәлак иткәннәр, – дип санарга керешә ул. – Сталин ГУЛАГында атып үтергәннәр, үлем баржаларында вәхшиләрчә батырганнар, башларын фашист гильотинасында кискәннәр, ак кәгазь битенә
күчерелмичә калган әсәрләре белән крематорийда яндырганнар... Юк, мине шагыйрь итеп күрсәтүгә һич тә үпкә тотмыйм, киресенчә, мондый очраклы хәлнең килеп чыгуы җанымны сөендерә генә. Вәсвәсә салмагыз, газета редакциясен мәхкәмәгә бирмим.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: парча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев