Логотип Казан Утлары
Печән базары

Телефонсыз көн

Онытылган бит юньсез – мин бүген телефонсыз.

Онытылган бит юньсез – мин бүген телефонсыз.

Хәлләремне белмисез, мин бүген ике кулсыз.

Мин бүген фикер-уйсыз, хәтта ки, барыр юлсыз.

Шалтырата да алмыйм, җавап та бирә алмыйм.

Чакыру килеп җитмәгәч, кирәк җиргә баралмыйм.

Җаныма урын тапмыйм, урнымнан торып чапмыйм.

Ризык күңелгә ятмый, вакыт узмый  бүген һич,

Кайчан җитәр инде кич. Гүя, мин тирән базда

Юк бер  хәбәр, аваз да. Телем дә эшсез бүген,

Ялкауланды авыз да. Тик менә колак кына

Пышылдый тыйнак кына: «Тынычлык рәхәт иде,

Онытылган телефонга миннән зур рәхмәт инде».
 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев