Логотип Казан Утлары
Печән базары

Тәдбир

 Кызыклы фаразын йомгаклап куйгандай, холкына җитдилек белән җорлыкны сыйдыра алган кордашым, кул-аякларын мәгънәле кимәлдә уйнаткалап, өйнең тап-тар гына бүлмәсендә тыпыр-тыпыр биеп күрсәтте.

Курсташым Әнвәр Хәйри белән ихлас дулкында сөйләшеп утырабыз. Ул мәдәни тормышны шактый яхшы белә. Казан дәүләт университетына укырга кергәнче, театр училищесында да гыйлем алган. Дини тәгълиматны да бик нечкәләп өйрәнгән.
– Әллә инде безнең халык, җырлап-биеп, үзенең инкыйразына табан бара?! – дим шәригемә, гаҗәпкә калып. – Бу татарның куллары хәрәкәтләнергә, аяклары тыпырдарга гына тора. Аның мондый гаммәви сәләте шушы гасырда аеруча көчәйде...
Дустым беравык тын торды, аннары кырт әйтеп куйды:
– Бу табигый күренеш бит.
– Ничек алай?
– Коръән Кәримнең «Йәсин» сүрәсендәге 65 нче аять Кыямәт көнендә кешеләрнең авызлары мөһерләнүе турында искәртә, – дип җаваплый башлады Әнвәр Хәйри, уенны чынга борып җибәрмәкче заттай. – Кылган гамәлләре хакында аларның куллары
сөйләр, төрлечә хәрәкәтләнергә күнеккән аяклары шаһәдәт бирер. Димәк ки, татар бу дөньяда да җир җимертеп яши, шул ук вакытта ахирәткә әзерләнергә дә онытмый. Ислам тәдбире шундый була.

 Кызыклы фаразын йомгаклап куйгандай, холкына җитдилек белән җорлыкны сыйдыра алган кордашым, кул-аякларын мәгънәле кимәлдә уйнаткалап, өйнең тап-тар гына бүлмәсендә тыпыр-тыпыр биеп күрсәтте.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев