ШАГЫЙРЬ (ЮМОРИСТИК ХИКӘЯ)

Кичен подъездга чүп түгәргә чыккач, каршыма дәфтәр тоткан күршем килеп басты: «Көлмисеңме, мәхәббәт турында шигырь яздым, – дип, ул күзләрен идәнгә текәде. – Подъездда  синнән башка татарча юньләп белүче кеше юк. Тыңлап карыйсыңмы, ничегрәк икән? Хатыныма укып чыккач, бот чабып көлде генә, ул шигърияттә берни аңламый. Мәктәптә укыганда да, исемдә калмый дип, укытучы кушканны да ятламыйча котылган», – дип, минем җиңемә ябышты. Лифт ишеге каршында күршемне зур игътибар белән тыңлап тордым. Химия фәнен укытсам да: «Шәп язылган, колакка ятышлы, бер сулышта укып чыктың», – дип, аны канатландырып җибәрдем.

Иртән торуга бу шигырь көне буе колагымда яңгырап йөрде. Бу таныш юлларны кайдадыр ишеткән дә кебек, ләкин күпме тырышсам да, хәтеремә төшерә алмадым. Дәресләр арасында вакыт табып, китапханәдә шагыйрьләребезнең җыентыкларын караштырып чыктым. И-и, менә бит ул таныш китапчык, аны үземнең дә ничә тапкыр укып чыкканым булды. Кайсыдыр битендә күршемнең өч куплетлы шигыре акка кара белән ярылып ятканы күзгә чалынды.

Кич белән кабат чүп түккәндә, әлеге җыентыкны кыстырып чыктым. Аны күрсәтүгә күршем: «Бу шагыйрьнең кай арада мине уздырырга өлгергәнен сизми дә калганмын, болай булгач миңа гонорар тәтемәячәк. Нишлим, күрше, аның белән судлашып йөреп булмас бит, эх, нинди шәп шигырем әрәм китте» – дип, ул көрсенеп куйды. «Юк, сиңа гонорар булмаячак, судка да бирә алмыйсың, чөнки бу узган гасырда иҗат иткән күренекле шагыйрь, күптән түгел мәктәпләрдә аның олы юбилеен билгеләп үттеләр», – дидем. Күршенең кәефе кырылды.

 Икенче көнне лифт төбендә ул тагын очрады. «Менә, тыңла әле, табигать турында өр-яңа шигырьләр, иманым камил, боларны миңа хәтле язган кеше юк, төне буе керфек какмыйча утырдым», – дип, ул кулындагы дәфтәрен ачып җибәрде. Сабырлыгым бер куплеттан да артык тыңларга җитмәде. «Син сөйләгән юлларны мин мәктәп елларыннан ук яттан беләм», – дип, аны туктатып калдым. «Хәзер бөтенесе яза башлады, чынлап торып иҗат итәргә ирек бирмиләр. Гонорар өчен түгел, күңелемә җыелганны башкаларга да җиткерәсем килә», – дип, күршем ни өчен тынычлана алмавын аңлатырга тырышты.

Хәзер кичләрен чүп түгәргә чыкмый башладым. Артык хисле күршемнең берәр танылган шагыйребезнең озын поэмасын укып чыканын тыңлап торасым килми әле. Безнең гаиләдә чүп түгү хәзер хәләл җефетемә йөкләнде Аңа теге мәхлук үзенең шигырьләрен укыр дип, һич кенә дә борчылмыйм. Хатыным белеме буенча бухгалтер, поэзиягә бөтенләй битараф карый, аңа күпме укысаң да, барыбер. Хәләлем саннар дөньясында гизә, аңа шуннан да кадерлерәк нәрсә юк!

Тик беркөнне сөеклем чүп түгәргә чыккан җиреннән күршемнең дәфтәрен тотып керде. «Яныбызда гына нинди зур шагыйрь яшәгәнен белми йөргәнбез», – дип, ул дәфтәрне ачып җибәрде һәм миңа таныш шигырьләр укый башлады. Әй укый бу, әй укый, һич кенә дә туктатып булмый! Шул көннән алып, кичләрен ул: «Шигырь язарга булышам», – дип, күршемдә югала башлады. Белмим, нәрсә язалардыр, әлегә укып күрсәткәннәре юк! Шигъри юлларның аерым көчкә ия булганын ишетеп белә идем, нишлисең, хәзер моны үз җилкәмдә татырга туры килде. Шулай итеп, безнең фатирда ашарга пешерү, өй җыештыру кебек эшләр бөтенләй онытылды. Көннәрдән беркөнне хәләлем: «Күрше белән төнлә шундый шәп шигырьләр яздык, мавыгып китеп, синең яныңа йокларга чыгарга вакыт әрәм итеп тормадым», – дип белдерсә, нишләрсең?! Менә ничек үзгәртә поэзия кешене! Шигырь язу уен эш түгел, аны һәркем булдыра алмый...
 

 

"КУ" 09,2022

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: