Логотип Казан Утлары
Печән базары

Пожалысты

Гомумән әйткәндә, теге дөньяга да ишекләр ачык һәм «всегда пожалысты».

Хәзерге «теләсә нәрсә эшлә» дигән әрсез, демократик заманда халык арасында «Пожалысты» дигән сүз, көннән-көн киң кулланыш табып, үзенә зур абруй яулый бара.

Нәрсә эшләргә маташма, нинди генә гамәл кылма, һәр җирдә сине «пожалысты» дигән сүз белән каршы алалар. Ирекле җәмгыятьтә торуыбызга шатланып туя алмыйбыз, кибет ачасың киләме, фермер хуҗалыгы ясыйсыңмы – бернинди киртә юк, һәрвакыт сиңа баш иеп, «пожалысты», – диеп каршы алалар үзеңне. Теләгәнеңне яз, теләгәнеңне әйт – һәммәсенә дә яшел юл һәм «пожалысты, пожалысты», – дип кыстаулар яңгырый да яңгырый гына.

Хезмәт урыныңда берәр низаг чыгып, «нәчәлнигеңне» сүгеп ташлыйсыңмы – пожалысты. Демократия чоры бит, пожалысты, акыр-бакыр, телең көтүче чыбыркысы кебек озая барсын. Югарыда әйткән гамәлең өчен синең телеңне түгел, бары эш урыныңны кыскартулары гына ихтимал. Әгәр озын телең аркасында эш урының кыскартыла икән, ул вакытта сине: «Пожалысты», дип мәшгульлек үзәге (центр занятости населения) каршы ала. Монда сине: «Эш табарбыз, рәхим ит», дип каршы алалар һәм соңыннан «всегда пожалысты» дигән эш урыны тәкъдим итәләр.

Инде бу «всегда пожалысты» дигән эш урынындагы «нәчәлникне» сүгү генә түгел, аны биредә кыйнап ташласаң да, эш урының гомердә дә кыскартылмый икән. Чөнки мәшгульлек үзәге үзеңә шундый эш тәкъдим итә – биредә озын телеңне сузып, кыска хезмәт хакы алып, билеңне катырып, бөкреңне чыгарып хезмәт ит кенә, пожалысты.

Ай-һай, бу «пожалысты» дигән сүз тормышның һәр почмагына, һәр ноктасына, бизнес, сәүдә, сату итүнең түренә үтеп керде бит, җәмәгать. Мәсәлән, син хатын-кыз ди, бала табарга больницага барасың һәм сиңа анда: «Гинекологыбыз үзе дә бәби табарга шәһәргә китте, шәһәрдә баланы яхшы таптыралар икән, аның белән бергә бала табу зур бәхет, шәһәргә барыгыз, пожалысты», – дип, ягымлы гына озатып калалар үзеңне.

Инде хәзер эшләмәсәң дә, укып йөрмәсәң дә ярый, өйдә ятып торасыңмы, көмешкә куасыңмы – ул синең эш, теләсәң нишлә – пожалысты.

Әгәр инде, кәеф-сафа торгызу өчен, көмешкә куа алмасаң, ул нәрсә безнең авылда «Тыкрык Әсма»да сатыла, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ал да эч – пожалысты! Әгәр инде «Тыкрык Әсма»ның көмешкәсенә тончыгып үлсәң, бу очракта бездә бизнес нокталары ачылды. Ул-бу була калса, авылда тимерче Таһир, мал туплау нияте белән зират челтәрләре ясый, комсыз Хафиз кәфен кибете ачты, ә кабер казучы гастарбайтерлар «зират йортында» ук яши… Гомумән әйткәндә, теге дөньяга да ишекләр ачык һәм «всегда пожалысты».

 

"КУ" 07, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев