Логотип Казан Утлары
Печән базары

Мин

Көннәрдән бер көндә, Зат алмашлыкларын туплап бергә, Шагыйрь саллы гына шигырь язган.

Мәсәл

Көннәрдән бер көндә, Зат алмашлыкларын туплап бергә, Шагыйрь саллы гына шигырь язган. Шәп баш уйлап куясы гына калган, Ул аны алмашлыклардан эзләгән. Әрсез «Мин!» түзмәгән: – Бу шигырьгә Башка Сүз юк миннән башка, – дигән. Син дә, ул да – миннән тора аста, Юктыр берсенең-бер өндәве дә! «Без»ләр безләсә дә күпме генә, «Сез»ләре дә, «алар»ы да көлке генә – Шулармы Баш булып өскә менә? Юк монда миңа тиң! – Шулай дигән дә «Мин!» Өндәвен кадап, Баш булып утырган. – Тәмам азды, чукынган, Бу «мин» чыгырыннан ычкынган, Сине, аны, безне, сезне – Беребезне дә санламый, Әйткәнне дә аңламый... Алмашлыклар шулай аны сүккәннәр, Берәм-берәм шигырь юлын сүткәннәр, Башка шигырьгә күчеп киткәннәр. «Мин!» калган утырып, Өндәвенә тотынып.


Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев