Маркиз «А»дан башлый

Шагыйрь Равил Фәйзуллин иҗатта гына түгел, көндәлек тормышта да «шаккатризм»нар ясарга ярата. Хәтерлим, гомеренең бишенче дистәсен әкренләп ваклый башлаган чакта, төгәлрәк әйткәндә, 1984 елның августында ул күпләрне яңадан гаҗәпләндерде. 

Алдан килешенгәнчә,Үзәк мәдәният һәм ял паркында бер төркем каләм ияләре җыелды. Сөзәк юл буйлап Казансу ярына төштек. Анда безне шактый олы катер көтеп тора иде. Хәйран калдык. Иделдәге Маркиз утравына барасыбызны белгәч, ис китүләр тагын да көчәйде. Менә шундый тарихи урында үзенчәлекле бәйрәм оештырылсын әле! 

Гәрчә әдәби-спорт чарасы эчтәлеге салынса да, бу сәяхәттә сәйранлыкның барлык гамәлләре кылынды: шашлык кыздыру да, шәраб уртлау да, мәзәк сөйләү дә, җыр сузулар да... Ә инде куаклыкта чуен коелмасына охшаш «А» хәрефенә юлыгу бергәләп күңел ачуның градусын бермә-бер арттырып җибәрергә сәбәпче булды. Җитмеш сантиметрлап биеклектәге ошбу саллы табылдыкны баш өстенә күтәреп, кәеф-сафа корып утыручы каләмдәшләр хозурына чыгып басарга җөрьәт иттем. Хәрбиләрчә үрә катып, башлангыч сыйныф укучысыдай, бөтен атауга яңгыраттым: «Ахунов – писатель с большой буквы!»  

Дан-дәрәҗә диңгезендә байтак йөзгән Гариф абый үзгә ләззәтлек белән гөлдер-гөлдер көлеп җибәрде. Мәҗлес «президиумы»ндагы Сибгат Хәким исә, үз-үзен көчләгәндәй, бик тыенкы гына елмаеп куйды. Нишлисең, әгәр агачлыкта «Х» хәрефе табылса, Сибгат аганы шулай зурлар идек. Әмма күпне күргән «Маркиз иясе» алфавиттагы тәүге билгене әзерләп торган. «Писатель с большой буквы» тәкъдир бүләген сыйпый-сыйпый карады, соңыннан аны өйгә алып кайтачагы хакында белдерде. 

...Новаторлар урамындагы йортның подъездына кергәч, авыр «ганимәт»не аркама салып, Ахуновлар яшәгән фатир катына күтәрелдем. Ишекне көттермичә ачкан Шәһидә апа: «Бәрәч, бу ни бу?» дигән сүзләр белән әсәрләнүен белгертте. Иңбашымны сызлата башлаган «А» хәрефен янә өскә чөеп, күптән түгел Маркиз утравында горуранә әйткәнемне чатнатып кабатладым: «Ахунов – писатель с большой буквы!» 

Уенын-чынын аңлап алган хуҗабикә ихтыярсыз шаян дулкынга кушылды: «Ниһаять, «А»сы  кайтты, Хунов кайда?» Баскычтан менүче Гариф  абый «Монда, әнисе!» дип җаваплады. Аннары Шәһидә ханым, өйгә керешли, дәрес бирә башлады. «Минем Гарифым мондый күгәргән күрсәтмә әсбапларга мохтаҗ түгел, аны хәзер бөтен СССРда зур әдип буларак таныйлар, – диде ул, ирен яклап. – Тын океандагы Маркиз атауларына барсагыз гына инде... Полинезиядә татар әдәбиятын әлегә начаррак беләләр...» 

Менә сиңа кирәк булса! Баксаң, «Маркиз» исеме белән аталган утрау Иделдә генә түгел икән бит. Җәгърафия тиешенчә өйрәнелмәгән. Гөлшәһидә апаның кызыклы тәкъдимен Равил Фәйзуллинга мотлак җиткерермен. Оештырсын. Җәмәгатьчелекне тагын гаҗәпләндерер. Суны бөтенләй күрмәгән кеше кебек, мохит диңгезендә йөзеп тә алыр... Бездәге Маркиз «А»дан башлады. Бәлки, Полинезия әрәмәлегендә икебезнең дә күңеленә хуш килерлек табылдыкка – калыпта коелган «М» һәм «Ф» хәрефләренә тап булырбыз.

Их, яшиселәр алда әле!

 

"КУ" 12,2021

Фото:pixabay
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: