Логотип Казан Утлары
Печән базары

Көлке түгел

Беркөнне мине эштән машина килеп алырга тиеш иде, биш минуттан булабыз, дип шалтыраттылар.

Беркөнне мине эштән машина килеп алырга тиеш иде, биш минуттан булабыз, дип шалтыраттылар. Урамга чыксам, инде машина килеп туктаган. Җайлап кына кереп утырдым да, «поехали!» дидем шофёрга. Тик ул нигәдер кузгалып китәсе урынга, машинадан чыкты да чапты.

Баксаң, мин машинаны бутаганмын икән, ә шофёрга, бервакыт шулай, бандит кереп утырганы булган. Шуңа ул табан ялтыраткан да инде. Аңлашкач, бик озак көлештек!

 

"КУ" 01, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: юмор печән базары казан утлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев