Логотип Казан Утлары
Печән базары

Хәрби сер

Шул көннән иң җитез солдатка әверелдем: фокусник сыман, тиз генә киенәм, кулны банкага тыккандай итәм дә, төймәләрне дә эләктергән рәвеш чыгарам. Аптырап беттеләр, тик ничек икәне хәрби сер булып калды.

Бервакыт армиядә бергә хезмәт иткән танышымны очраттым. Әлбәттә, бергә кичергән кызыклы вакыйгаларны искә алдык. Мин, ни өчендер, взводта иң соңгы булып киенүче идем. Күпме генә тырышсам да, ике-өч секундка артта калам. Уйлый торгач, җаен таптым бит, җиңдәге төймәләрне күчереп тактым... Шул көннән иң җитез солдатка әверелдем: фокусник сыман, тиз генә киенәм, кулны банкага тыккандай итәм дә, төймәләрне дә эләктергән рәвеш чыгарам. Аптырап беттеләр, тик ничек икәне хәрби сер булып калды.

 

"КУ" 01,2019

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев