Кем кемнеке?..

Мин биш катлы йортта яшим, кемдер асфальтка «Света, я тебя люблю», дип язып куйган. Күршем – татар, ә аның хатыны, татар кызы булуга карамастан, Светлана исемле. Кем язганын белмисеңме, дип сорый бу. Мин каян белим инде... Беркөнне, җылы кич белән, безнең подъездга бизәкләнгән машина килеп туктады, җитмәсә капотына «Света, выходи!» дип язылган. Машина берөзлексез кычкырта. Әлбәттә, Света түзмәде, чыкты! Баксаң, бу унҗиде яшьлек кызчык икән! Ә күпме ир борчылып, гаиләләр тиргәшеп бетте! Романтик егеткә фамилиясен язарга булмый идемени?!

фото: depositphotos.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: