Логотип Казан Утлары
Печән базары

Кайткан!

Орёл шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл куелу уңаеннан

Орёл шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл куелу уңаеннан

Памфлет

Шау-гөр килә халык, нәрсә булган?!

Йөгерәләр шашып, ашкынып,

Икән, диләр, Явыз Иван кайткан,

Тимер атка, имеш, атланып.

Мин дә киттем әле күрергә дип,

Кем бүлдергән безнең гаетне

Әйе, кайткан, кылыч, тәре тотып,

Ташламаган иске гадәтне.

Кемне куркытам дип кайттың соң син?

Синсез дә күп бүген тукмаклар.

Алар синнән күпкә усалрак,

Сине алар санга сукмаслар.

Кайткан икән, нигә шаккатырга,

Тик шулай да торам уйланып.

Торсын, димен, мәңге постаментта,

Явызлыкның символы булып.

Габделхак Әхмәт.

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев