Логотип Казан Утлары
Печән базары

Гыйбрәтле гыйбарәләр

Тәмәкене генә түгел, мәхәббәтне дә таптап сүндерәләр...

  • Этлеге беткән эт янында мәче дә этләшә.
  • Йомшак кулдан эреп киткәнне каты кулга алуы җиңел.
  • Куыласың килмәсә, көтүгә иярмә.
  • Тамырын тоймасаң, талга тотынма, агым алып китәр.
  • Таш астыннан чыкканны аяк астына салып булмас.
  • Сөелмәгән хатын сөйкемле булмас.
  • Чүл яфрагыннан су таммас.
  • Тәмәкене генә түгел, мәхәббәтне дә таптап сүндерәләр.
  • Үткәннәрне сагынып сөйләгәндә, кеше бүгенге яшәүдән ял итә.
  • Тормышны уйнап күрсәтер өчен дә чынлап яшәп карарга кирәк.
  • Пәйгамбәрләр җир кешесе белән кавышмый.
  • Үзең тарта алмаган йөккә ияреп кенә барып була.
  • Чүпне өйдән чыгарырга ярамагач — өйне чүплеккә әверелдерергәме?
  • Яратмаган кеше мәхәббәтне юк дип, яраткан кеше ут дип белә.
  • Табак-савыт шалтырамый тормый, әмма табак-савыт булмаса дөнья үзе шалтырый.
  • Үзеңне япа-ялгыз дип хис итәсең икән, димәк, Алланы оныткансың.
  • Тарихны ялган язу — тарихи акылдан язу ул.
  • Очарга хыялланган кеше тагылып йөрми.
  • Ирекнең тамыры — Ир. Димәк, ирекле булу өчен башта ир булырга кирәк.
  • Бәйрәмнәр ешайса, үләт якынлаша.
  • Көлке юкта көлдерергә тырышалар икән, җитди уйланырга урын бар.
  • Йоклаганын аңлар өчен милләт бер уянып алырга тиеш.
  • Эврика: өшетә торган юрган уйлап тапканнар.
  • Тел яшерергә мәҗбүр милләтнең тарихта яшерен елъязмасы калсын.
  • Ис тоймаса борының, синең «шунда» урының.
  • Күкнең — түшәме, түбәнлекнең төбе юктыр.
  • Акчаның начар ягы — аның булмавы. Кешенең начар ягы — акча гына уйлавы.
  • Тилегә каршы тел, кылычка каршы кул корал түгел.
  • Алыр байлыгы булмаса, җирдә дә, тарихта да, кешедә дә казынмыйлар.
  • Таш таркалса, ком була. Милләт таркалса, кол була.
  • Чөелгән борын күккә түгел, Җиргә бәрелеп каный.

 
 
"КУ" 2 (февраль), 2014 
Фото: pixabay.com
 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев