Логотип Казан Утлары
Печән базары

Эш узгач...

Яшь вакытта йөрәкләрдә Хисләр ташып тузына.

Яшь вакытта йөрәкләрдә

Хисләр ташып тузына.

Мин дә гашыйк булып йөрдем

Шәрипҗанның кызына.

Ә Шәрипҗан – тегермәнче,

Оннан байлык агыла.

Кызы купшыланып йөрде,

Бар белгәне – мал гына.

Гөлчәчәкләр суздым аңа,

Борын чөйде, алмады.
Тегермәнчеләр рәтеннән

Үзенә яр сайлады.

Яшьлек узды, тегермән тузды,

Оннары очты күккә.

Тик чая кыз егет сайлап

Тәтемәде бәхеткә.

Гөлчәчәкләр сузып аңа,

Чиккәнмен күпме иза.

Үкенә кыз, хәзер аңа

Әрем бирсәм дә – риза. 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев