Эш кирәк иде бит

Мине эшсез калдырдылар. Кыскартуга эләктем. Базар мөнәсәбәтләренә күчү заманасы бит. Гаҗәпләнәсе юк – илдә ничәмә-ничә завод-фабрика туктап калган, хәзер эшсезләр белән дөнья тулы.

Ә шулай да эшләргә кирәк. Пенсиягә чыгу өчен стаж туплыйсы бар. Оешмадан-оешмага чабулыйм, үземнең дипломлы белгеч икәнлегемне дә җиткерәм, хезмәткә намуслы карау галәмәтенең канга сеңгәнлеген дә әйтәм, тәртип ягының да үрнәк дәрәҗәдә икәнлеген сөйлим. Тыңлыйлар. Минем борчуны аңлаганнар да кебек, хәлгә керәселәре дә килгәндәй тоела, тик ярдәм кулы сузучы юк. Кайсы ишекне шакыма: «Синең белгечлек буенча бездә урын юк», – дип кырт кистерәләр.

Элек бергә эшләгән якын танышымны очраткан идем, минем хәлгә керергә теләп, үз киңәшен бирде:

– Син белгечлегең буенча беркая урнаша алмассың хәзер. Андый штатларны тутырып бетергәннәр инде... – дип сүз башлаган иде, мин шундук бүлдердем:

– Ничек тутырсыннар? Минем һөнәрдәге кешеләр районда санаулы гына.

– Санаулы булсагыз да урын юк. Хәзер дипломлылар урынын тулыр-тулмас урта белемле туган-тумача, дус-иш белән шыплап тутыралар.

– Минем кебекләргә нишләргә кала инде?

– Иң кулае – каравылга урнашу. Анда хезмәт хакы инженерныкыннан да күбрәк. Мин капка каравылчысы кирәк, дигән бер контораны беләм, шунда сугылып кара, – дип киңәш итте танышым. – Директорын бюрократның бюрократы, диләр, артыңны-алдыңны уйлап сөйләш, – дип тә өстәде.

Ярый, мин әйтәм, бюрократлык галәмәте коммунистлар арасында да, капиталистлар арасында да киң таралган күренеш. Күнеккән инде без аңа. Капка каравылчысына бюрократның сөрәсе** әлләни тимәс, дип киттем танышым әйткән конторага.

Гариза язып керттем. Кадрлар бүлегендә утыручы кызлар мәсьәләне тиз хәл иттеләр. Гаризага кул куйдырып чыктылар да, приказ язып, мөһер суктыргач кына, директорга керергә куштылар.

– Абзый, эшкә алындыгыз, хәзер директор сезнең белән әңгәмә үткәрергә тели, – диделәр.

Менә әкәмәт! Капка каравылчысын да санлыйлар икән биредә! Түрә үзе аның белән гәп кора. Кердем кабул итү бүлмәсенә. Чират көтәм секретарь янында – сокланырлык чибәр кыз. Сайлый беләләр түрәләр матурларны. Модный журнал тышына төшерелгән гүзәлкәйләргә биргесез бу бала.

Кызга сокланып озак утырырга туры килмәде, телефон шалтырады. Секретарь төрепкәне тыңлагач, миңа директор кабинеты ишегенә таба ымлады.

Кердем эчкә. Бюрократ дигәннәре ыспай кыяфәттәге яшь кеше булып чыкты. Мөлаем гына каршы алып, урындыкка таба күрсәтте.

– Озак сөйләшеп тормабыз, эшнең тыгыз чагы. Шулай да иң мөһим мәсьәләләр буенча фикер уртаклашмыйча булмас. Синең төп бурычыңны төшендерәсем килә. Каравылчы ул, үзең беләсең, сакчы дигән сүз. Дефицит әйберләр күп бездә. Шуңа күрә каравылчыдан уяулык таләп ителә. Кергән- чыккан машиналарны контрольдә тотарга кирәк булачак. Рөхсәтсез әйбер алып чыгучыларны тикшерергә туры килер. Тик минем машина исәпкә керми. Баш инженерныкын да тикшереп торасы юк, минем урынбасарның, бүлек җитәкчеләренең машиналарын да туктатмассың. Склад мөдире Гатифә апа намазлы кеше, хилаф юлга басмый. Баш механик белән баш энергетикны да тикшереп торма.

– Ничек инде ул алай, – дим. – Тикшерергә машиналар калмый түгелме соң?

– Бигрәк әйбәт, сиңа эш җиңеләер, – ди ул, көлеп.

– Алай булмый, мин эшләмичә ашарга күнекмәгән, – дим.

– Менә нәрсә, әфәнде, – ди директор, җитди тонга күчеп, – кулың бик кычытып тора икән, мин сиңа йөк төяүче булып урнашырга киңәш итәм. Башка предприятиегә, әлбәттә, – дип көлеп куйды түрә үзенең тапкырлыгыннан канәгатьләнеп.

Һәм приказ белән гаризаны бөгәрләп, аяк астындагы кәрҗингә ыргытты.

Мин дә көлгәндәй иттем.

Октябрь, 1995 ел

Зәет МОТАЛЛАПОВ,

Актаныш

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: