Бухгалтер гыйшкы
Дебет белән кредиттан тора заман. Күпме керә, күпме чыга — гел исәптә.
Сез, җәмәгать, аңламыйсыз икән һаман.
Дебет белән кредиттан тора заман.
Күпме керә, күпме чыга — гел исәптә.
Хәзер сезгә бер хәл сөйлим шушы хакта.
Беркөн эштә күз кыстым да бер чибәргә,
Бу шунда ук СМСкалар җибәрә:
Мин дә чибәр, син дә матур! Без пар килгән!
Соң, әйдә, дим, күрешә башлыйк иртәгедән.
— Мин риза, — ди. — Күптән көттем синдәй ярны.
Очрашырга берәр җайлы урының бармы?
Дача салкын хәзер, димен, анысы — җәйгә.
Элек башта син кунакка чакыр, әйдә.
— Ну, ярар, — ди. — Көтәм сине бүген кичкә.
Кич җиткәнен көтеп алдым көчкә-көчкә.
Машинага алты литр бензин салдым,
Туксан биш тәңкәлек чәчкә букет алдым.
Одеколон!.. Дезодорант «пышык!.. пышык!..
Һәм мәхәббәт канатында килдем очып!
Ишекне ачс-а-а... Атлас халат... маккияжыы!..
Изүләре кендеккәчә ярым ачык.
Менә нинди бәхет басты мин абзаңны!
Ну, бозабыз инде хәзер уразаны!
Хуҗабикә миннән чәчәк кабул итә....
Шуның өчен мине хәзер ниләр көтәәә?...
Дигән мәлдә күр инде бу телефонны —
Хуҗабикәне чакыра җырлы моңы!
«Хәзер киләм» ди, чибәрем, гөлдер-гөлдер,
Минем ише бухгалтер гына түгелдер.
Онытты бит үз өендә кунак барын!
Хурлыгымнан кая барыйм, йә үч алыйм?!.
Утыртты да мине өстәл кырыена,
Сыек сары чәе белән сыйлый гына!
Кәгазь калынлыгы сырын алга төртә,
Катып беткән сохариларын кимертә.
Соң ул чәйне күпме тагын эчеп була?!
Буфетында бит 300 сумлык коньяк тора!
Наз-фәлән дә кирәк түгел, тик бер теләк:
Бензин, чәчәк хакын чыгарырга кирәк.
Җыеп бөтен ихтыярны, барлык көчне,
60-70 сумлык чәен барыбер эчтем.
Кисеп куйган бөтен сырын тешләп чыктым.
Юри төртеп, чәйнеген дә бәреп ектым.
Атлас халат ап-ак түгел, хәзер сары.
Бензин хакын кайтардым мин, анысы ярый.
Ну бит әле тагын теге... букет та бар.
Туксан биш сум акчамны бит апкалдылар.
Мин бит карбюраторга дигәнне бирдем.
Моңа ничек түзсен минем бу йөрәгем?!
«Чу-ты... әллә нәрсә булды» — дигән булып
Туалетка кереп киттем эчне уып.
Чәчәк бәясен дә кайтардым бераздан
Рулон ярым кәгазь китте унитазга.
Кулларымны сабынладым әллә ничә,
Шампунь белән носки юдым иренмичә.
Эмалләре юкарганчы теш чистарттым,
Бер тотынгач, мыекны да кырып аттым
Һәм, ниһаять, чәчәкнең дә хакын каплап,
Ванна бусагасын чыктым киң-киң атлап.
Уң кесәмдә ачылмаган исле сабын.
Сул кесәмдә ярты рулон кәгазь тагын.
Йөзем-битем алсуланган! Җиңү төсе!
Һәр җиремнән аңкып тора парфюм исе!
Ярар, дидем, күбәләгем, миңа вакыт.
Син борчылып йөрмә инде мине озатып.
Мин бүгенге очрашудан бик канәгать.
Бик ошады. Гел йөрермен мин кергәләп.
Рәхмәт әйтеп, кулын үбеп чыгып киттем.
Менә нинди итагатьле, менә мин кем!
Ул хисләнеп керфекләрен сөртеп калды.
Ә мин чыккач лампочкасын борып алдым.
"КУ" 1, 2014
Фото: pixabay
Теги: печән базары сатира
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев