Логотип Казан Утлары
Печән базары

Авыл валютасы

Урысчалап әйткән чакта, бу валютасыз никак.

(оптимист авызыннан)

Бер дә көтелмәгән җирдән башка төште бер бәла –

Доллар «сикерә», евро «бии»... Безгә нишләргә кала?!

Башны имик әле алай, исәң ул – идерерләр.

Ирек бирсәң, муеныңа пар камыт кидерерләр.

Үсәләр дип тә кайгырмыйк, яшәдек алар юкта.

Җитмәсә, авылда бар бит җирле, җайлы валюта.

Чоланнарда эленеп торса, эшләрең бара гөрләп.

Майларга да, җайларга да шушы валюта кирәк.

Баланы укырга кертә, авыруны терелтә.

Табибка да, деканга да һәммәсе шуны төртә.

Мәҗлесләрдә – өстәл күрке, ансыз  узмый бер никах.

Урысчалап әйткән чакта, бу валютасыз никак.

Доллар теләсә нишләсен, хет төшсен дә хет менсен.

Оя тулып бәбкә чыксын, казлар исән-сау үссен! 

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев