Ашыктырма

Автобуста эшкә барышым. Больницада ята торган дустыма телефоннан, ашыкмыйча гына, кичә язган хикәямне сөйлим. Уртасына җитәм дигәндә, бер хатын: «Чем заканчивается? Мне уже надо выходить?!» – дип, ачу белән әйтеп куйды. Гаҗәпләнүемнән, үзем дә сизмәстән, тиз генә хикәямнең ахырын әйтеп бирдем. Теге хатын автобустан: «Уффф!..» – дип чыгып китте.

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: