Логотип Казан Утлары
Печән базары

Адәм күрке – чүпрәк...

Минем дустыма кырык яшь тирәсе. Ул интернетта бер татар кызы белән танышкан.

Минем дустыма кырык яшь тирәсе. Ул интернетта бер татар кызы белән танышкан. Шулай, ике ел буе көне-төне сөйләшә торгач, тормыш корабыз, дип, Казанда очрашырга булган болар. Егет кунак йортында ике урынлы бүлмә дә алып куйган. Бик озак сөйләшкәннәр, көн төнгә авышкан, кыз юыну бүлмәсенә кереп киткән. Дустым тумбочкага караса, анда парик, ясалма тешләр, керфекләр, ди... Хәзер ваннадан нинди әби чыгар, дип куркып утыра икән бу! Кыз чыккан да, курыктыңмы, мин шаярттым, дигән!..

Әйе, 80 нче елларда, армиядә, хәрби частьта гына солдат формасын бирәләр иде. Без дә, мунча кергәннән соң, өр-яңа форма алдык. Прапорщик миңа, нигәдер, бар киемнең дә ике размерга зуррагын бирде. Алыштырыгыз әле, дигәч, дембельдән соң яраклысын әниең алыр, диде. Күрше караватта миннән шактый гына гәүдәлерәк егет бар иде. Мин аңа үземнең ХБны бирдем, киеп карагач, искиткеч килеште аңа, әйтерсең, махсус парадка әзерләгәннәр үзен... Мин аңа: «Сиңа килешә, салма», – дидем. Ә үзем аныкын киеп куйдым! Күрсәгез иде сез мине, әтисе киемен кигән кечкенә малайга охшап калдым!

Китапханәгә юл тоткан булып, комбат янына таба атладым!

– Это что за пугало огородная? – ди комбат.

– Шушындый форма бирделәр, матурын өеңә кайткач киярсең, диделәр.

Ул, старшинаны чакыртып, бер сәгать эчендә солдатка охшаган булсын, дип әмер бирде. Шулай итеп, мин үземә таман форма кидем!

 

Фото: pixabay.com

Теги: юмор печән базары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев