Логотип Казан Утлары
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесе

Дәү әнием киңәше

Рәхмәт инде, дәү әнием, Син – яхшы тәрбияче, Телефонны оныттырып, Китап укыткан өчен.

Дәү әниле булу рәхәт,
Мин моны яхшы беләм.
Иртән мәктәпкә озата,
Китап укый кич белән.
Чөнки минем дәү әнием
Укырга бик ярата.
Кызык җирендә туктагач,
“Ни булыр?” – дип баш ватам.
Дәү әнием хәйләкәр шул,
“Үзең укып бел!”- дия.
Кызык булгач укыйм инде,
Бездә шундый тәрбия.
Шулай укыта торгачтын,
Үзем дә сизмәгәнмен
Китап уку минем өчен
Шөгыльгә әйләнгәнен.
Рәхмәт инде, дәү әнием,
Син – яхшы тәрбияче,

Телефонны оныттырып,

Китап укыткан өчен.

Гыйниятуллина Илнара Илнар кызы

"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү
мәктәбе"нең 9нчы сыйныф укучысы

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев