Логотип Казан Утлары
Новелла

Таҗлы мәхәббәт (ахыры)

Күпер буйлап бер сын-сурәт атлый. Кылт итеп әбием хикәяте искә төшә: бу ат җитәкләгән ир-ат түгел. Моның иңендә көянтә- чиләге бар... Кемгәдер бик охшаган. Мин аны таныйм да, танымыйм да...

(Башын МОНДА басып укыгыз)

 

Менә шулай: миннән кыюрак, тәвәккәлрәк булып чыкты Гадилә.

Карантинда чакта, интернетның социаль челтәрләре аша килгән миллионлаган фараз-гипотезалар, гайбәтләр, акыллы-акылсыз киңәшләр, блогер һәм журналистларның «кызган» фактларны виртуаль мәйданга учлап-учлап сибүләре – болар барысы да, миндә бөтенләй икенче төрле тойгы-хисләр уята башлады бугай: ни өчен эшлим, нигә яшим? Малайны аякка бастырдым, ул инде күптән мөстәкыйль хәят алып бара. Бу байлыгым миңа нигә кирәк, акча белән нишли алам?! Әлбәттә, мин олигарх та, череп баеган һәм телгә кергән эшмәкәр дә түгел, әмма урта хәлледән шактый югары катта торган түгәрәк тормышлы. Гәрчә берничә урында коттеджым, яхшы машиналарым булса да – мин үземне гади эшмәкәрләр рәтендә дип исәплим. Мин уйлап тапкан, төзелеш өчен бик мөһим, яңа төр измә технологиясен башка беркем дә кабатлый алмый. Шул рәвешле мин хөсетле «дуслардан» да бик шикләнмим шикелле. Ходай биргән баш бар, төзелештә һәрчак яңалык кирәк була, ә мин ни дисәң дә, уйлап табып, аны эшкә җигәргә бик маһир адәм хәзер. Бу исә, үз чиратында, бернинди төшенкелеккә бирелергә урын калдырмый. Яшүсмер чакта чагыштырмалылык теориясен үзенчә шәрехләп биргән Хәмит «дус» – сабакташ та еракта, Татарстанга гына сыя алмады  ул. Без студент чакта аның әтисен «растрата» өчен утыртып куйдылар, үз артыннан Рево абыйны да «өстерәгән» дип ишеттем. Булачак кодаларның бай-мул тормышы шуның белән хәл кылынган. Хәмит, укып бетерүгә, башта Мәскәүгә, анда эшләре пешмәгәч, күршедәге Кировка киткән, ди. Зөһрә исә, өченче курста укыганда ук, хәрби диңгезчегә ияреп, Ерак Көнчыгышка олаккан. «Студентлар язы» фестивалендә күрешкән идек без аның белән, ут йотсам да, мин горур хәерче, исем китмәгән кебек кыландым. Ләкин егылып китепләр үкенмәдем шикелле. Ул бит мине шул юксыл булуым аркасында үз итмәде, аны Хәмит белән «бәйләп куйдылар». Кайчак, искә төшкәндә, әле дә ул «бетчә» Хәмитне атып үтерәсе килгән чаклар була, үзенә дә булмады Зөһрә йолдыз, минем юлга да аркылы төште. Кайчак аны күңелдән гафу да итеп куйгалыйм, чөнки мин беренче чиратта үз рухымны түбәнәйттем бугай: тиз ризалаштым, үпкәләдем бу тигезсез һәм мәрхәмәтсез дөньяга! Йә, үпкәләп ни кылдым? Нәрсә майтардым, ике кулымны күтәреп, аяусыз язмыш каршында?! Велосипедта чапкан малай машинада кукраеп утырганнардан кайсы җире белән ким булган икән соң?! Булмаган... Мин бай хәзер. Ә Хәмитне туган ягы да сыендырмады. Хәер, Киров өлкәсендә ул зур түрә, ди, бугай хәзер. Ләкин Зөһрә белән бергә түгеллеге минем көнче күңелне бераз сөендерә, юата шикелле... Миңа да эләкмәде, аңа да юк бит!.. Әмма аның белән очрашудан барыбер курка идем, балачактагы «мескенлек» бәреп чыгар да... мин Хәмит алдында тагын калтырап төшәрмен кебек... Дөресрәге, күңел теге чактан дөньяга рәнҗеп калган, мин ким, минем арттан үткәннең озын чыбыркысы сөйрәлеп килә... Әнә бит, үзәктәге бер түрә минем кирпеч заводлары белән, 

карьер һәм балчык базлары белән кызыксына башлаган. Карантин беткәнен генә көтә, ди, янәмәсе... Карантиннан соң, ди, имеш...

Шулай да бу карантин тормышымны анализларга зур этәргеч булды. Элек мин төшенке уйлар чебен кебек баш тирәсендә әйләнә башлауга, апрель аенда, гадәттә, дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китә идем. Нинди генә илләрдә булмадым, кайсы гына диңгез-океаннарда чумып чыкмадым! Мин аяк басмаган бер Гренландия гына калгандыр, мөгаен. Гомер шул рәвешле үз көенә генә уза кебек, яшәүдән тәм табам.

Карантинда чакта башка тагын бер фикер китереп сукты: мине беркем  дә яратмый, хөрмәт итми, мин беркемгә дә кирәк түгел икән! Бу карантин дошманнарымны арттырачак, миннән көнләшүчеләр чебен гөмбәсе кебек үрчеп, тормышны, сулаган һавамны агулаячак! Үземә сукыр лампа уты кебек кенә булса да, бер яктылык кирәклеген тойдым. Бик, бик кирәк иде ул миңа нәни яктылык! Мин туңам... Йә, хуш, хәзер менә кем янына барып, башымны куеп тора алам! Кемнән җылы сүз ишетә алам! Гадилә янына кире барыргамы, Раниядән эзләргәме ул сукыр лампа утын! Таныш табибларым «глицин» суырталар, кайберләре «адаптол» дигән дару эчәргә куша... Тыңлыйм сүзләрен, тик малайга бу хакта ләм-мим. Аны борчыйсым килми... Ике ай Америкада эше буенча командировкада чакта, елдан артык сөеп йөргән, вәгъдәләшкән кызы кияүгә чыккан! Киресенчә, аны үзем юатырга тырышам. Берәр атна түз, вакыт дәва ул, әгәр атна-ун көннән соң да ул кызга карата булган кайнарлыгың сүрелмәсә, эшләр хөрти, ул кызыңны урлап алып кайтабыз киявеннән дип шаяртам да хәтта. Ун көн узды дигәндә, малай яңа кеше булды, хәтта шул кыз өчен юкка янып йөргәнмен икән дигән фикергә дә килеп өлгерде. «Не было б счастья, несчастье помогло!» – дидем мин шулчак улыма. Тагын бер айдан, ул миңа: «Әти, чын мәхәббәтемне очраттым!» дип шалтыратты. Җиңел сулап куйдым. Күңелемдә җыелган кургаш болытлар таралды. Таралды, әмма ул буш урынга инде башкалары җыела башлады – монысы үз халәтем, үз кичерешләремнең кире әйләнеп кайтуы икәнлеген үзем генә сизенәм бугай.

Узган атнада районда булдым. Бер ел эчендә район үзәгендә генә җиде эшмәкәр үзе-үзенә кул салган! Юк, эшләре хөрти барудан түгел, киресенчә, уңышка ирешкән егетләр кылган бу Ходай ниятенә каршы алымны? Ник, нигә, ни сәбәпле?! Баш тубал булды, берни аңламыйм, аңлата да алмыйм...

Шулчак Ахияр абый ярдәмгә килде. Күршемне «коронавирус» диагнозы белән Казанга алып килгәннәр иде. Бу хакта ул телефоннан миңа үзе шалтыратып әйтте. Сулыш алуы дөрес түгел иде аның. Әтием урынына калган якын кешем янына чыгып чаптым.

Искитәрлек кеше инде бу Ахияр абый. Монда да миңа сюрприз әзерләп куйган: бернинди коронавирус түгел картлачта! Ышансаң ышан, ышанмасаң, юк хастаханәгә махсус кереп яткан?! Шикәргә йод тамызып, әүвәл температурасын күтәргән, аннары рәттән ике-өч туңдырма ялаган. Ютәлли, температурасы да төшми, ди! Тик язмыш белән шаярма икән: анализлары Ахияр абыйда коронавирус күрсәткән! Билләһи, шулай, чөнки анда әлеге афәт вирусның яшерен формасы моңарчы да булган икән! Менә сиңа мә! Ахияр абыйның бу хәлгә исе дә китми ди, чөнки ул әле һаман мин врачларны алдап ятам монда дип уйлый. Ул моны миңа сер итеп кенә пышылдый: «Миндә чуртым да таҗлы вирус түгел.... Таҗлы мәхәббәт миндә...» – ди. Аннан соң ул авыр сулап: «Бер караганда, мәхәббәт дигән нәрсә дә адәм башына төшә торган бер афәт инде ул!..» – дип куя. Икенче колакта таныш табибның диагнозы:

«Картлачның хәле әйбәт түгел. Вирус янына ике яклы пневмония дә өстәлгән!» Мин, никтер, күршем сүзләренә күбрәк ышанам, чөнки Ахияр абыйның кәефе гадәттәгедән дә яхшырак: шаярта, юк кына сәбәптән дә көлә, хәтта гомердә булмаганны бер-ике мәзәк тә сөйләде. Болар гадәти мәзәкләр түгел, Ахияр абый аларны русчадан үзе тәрҗемә иткән, башта русчасын сөйли.

«Когда вас раздевает муж – это любовь, когда грабитель – преступление, когда правительство – это закон...»

Ирең чишендерсә, бу – мәхәббәт. Карак шыр-ялангач калдырса – җинаять.

Ыштаныңны Хөкүмәт салдырса – шулай тиеш икән...

-Сер итеп кенә әйтәм... – ди Ахияр абзый мин китәргә кузгалгач кына. Мин кире аның караваты янына чүмәшәм... – Әле генә кереп чыккан чибәркәйне күрдең бит?

-Галия... минем беренче мәхәббәтем шул кызның әнисе була инде.

-Шул. Куллары йомшак чукынчыкның. Әнисенеке кебек...– Мин аптырап күршемә карыйм, кызыксынуым бермә-бер арта.

-Укол кадаган медсестраны әйтәсеңме?

Ахияр абый сорау бирергә урын калдырмый, сүзен дәвам итә. Бульнис карантинда бит. Врачлар өйгә дә кайтмыйча эшлиләр. Галия кызына төшке аш ташый. Шунда күрешәбез.

-Кит инде! – дим аның сүзләренә каршы! 

-Киткән, ди анда берәүләр. Беләсеңме, ул миндә теге вирус дип уйлый бит. Бөтен брач палатага маскадан керә. Ә Галия минем карават янына утыра да маскасын наруш сала. Тамчы да курыкмый вирус эләктереп үләрмен дип. Гәпләшәбез. Ул да сагына яшьлеген...

Моңа каршы мин ни әйтергә дә белмим, аптырап, башымны айкыйм.

-Зөһрәне эзләп тап син, – Ахияр абый мин инде кабат китәргә дип торгач, өстәп куя: Мулланур малае да монда эләккән.

Мин үзем дә сизмәстән:

-Хәмитмени?! – дип сорап куям.

Ахияр абый моңлы күзләрен тутырып, миңа карый һәм керфекләрен кагып кына хушлашкандай итә. Сөйләшә алмый картлач, күрәсең, күңеле тулы ачы сагыш, күзләре тулы кайнар яшь – аларын үзем дә күрәм... Ләкин ул савыгып чыгасына ихластан ышана иде. Дөресрәге, үзен шуңа ышандырган. Күңел түрендә саклап йөргән мәхәббәте ярдәм итте дип көлкегә борачак ул үзенең терелеп чыгуын.

Теге чакта Ахияр абый җиткергән хәбәрдән соң, Хәмит белән күрештек без. Авылда. Рания бакчада тиз генә өстәл корды. Хәмит үзе белән бер затлы коньяк кыстырып килгән. Аның белән кара-каршы утырып бер дә чәкештереп тору теләгем юк иде, әлбәттә. Ләкин ниндидер көч үҗәтлегемне җиңде, мөнәсәбәтләрнең ахыргы сеансын күрергә булдым.

Сөйләве буенча, Хәмитнең көймәсе инде күптән комга терәлгән икән. Мәскәүдә матур гына башланып киткән тормышы, әтисен утыртып куйгач, куык кебек шиңгән, бизнесын алдап-йолдап ниндидер аферистлар үз кулларына төшергән. Киров өлкәсендә дә эшләре уңмаган. Әшнәләр илне бүлеп бетергән, имеш. Казанда да зур түрә булган Сәлим тынгылык бирми, ди. Аны гел кыерсыталар икән, гел юлына аркылы төшеп торалар, имеш.

«Җаныңның пычрагын якма башкаларга!» – дип, эчтән генә хәтта сүгенеп тә куям. Ләкин Хәмит жәлләтә белә. Күз яшьләре белән сөйли. Мин шул чакта аның битендәге бетчәләргә игътибар итәм, яшүсмер чактагы кызыл  тимгелләр карасу төскә кергән, арада ике бөртек кенә кызыл бетчәсе һаман калган әле, ап-ачык күренә.

-Син молодец! – ди Хәмит, көтмәгәндә. – Бирешмәдең... сынмадың теге чакта да... Эшләрең дә яхшы гына бара, кланнарга да исең китми...

Ул кесәсеннән алтын чылбырлы медальон ала да аны миңа суза. Аптырап, тик карап утырам. Нигә мин аны алырга тиеш ди әле? Хәмит медальонны ача. Мин авып китә язам: медальон эчендәге рәсемдә без Зөһрә белән икәү!

-Ни бу?! – дип кычкырганымны үзем дә сизми калам

-Зөһрәнеке, сиңа...

-Ә син причём?

-Авылда бит ул, шуның яныннан килеш. Сиңа тапшырырга кушты.

Хәмит миннән нидер яшерә, алдыймы, хәйләлиме – әлегә белмим, болар барысы соңыннан гына билгеле була. Хәмит, Зөһрәнең авылга кайтканын ишетеп, күрешергә ашыккан. Төнне шуның янында уздырмакчы булган. Тик Зөһрә аны очыртып чыгарган – моны иң ахырдан ишетүче, мөгаен, мин булганмындыр!..

Беренче эш итеп, такси чакырттым да Ранияне шәһәргә озаттым. Миңа ялгызым гына калып уйланырга, хисләремне тәртипкә китерергә кирәк иде. Бик кирәк иде...

Бу файдага гына булды: Зөһрә белән күрешү уеннан кире кайттым. Аның каравы күрше малае артыннан медальонны Зөһрәнең үзенә кире җибәрергә карар иттем. Хәмитнең «төн кунарга» дигән сүзе җен ачуларымны чыгарды.

...Теге чакта Хәмит хастаханәгә эләккән дигән идек. Тажлы вирус диагнозы белән. Бер атнадан соң мин аның вафат булганын ишеттем. Кемнән икәнен белсәгез, шаклар катачаксыз: беренче һәм соңгы хатыным Гадиләдән... Хастаханәдә Хәмит белән бергә төшкән фоторәсемен ватсап аша җибәргән. Хәмит караватта ята, Гадилә аның янында басып тора. Карантин вакыты булса да, битлеге юк. Бер кулы Хәмитнең күкрәгендә, икенче кулы белән селфи ясый, күрәсең?.. Аста сүзләр: «Корона любви!..» Үзем дә сизмәстән төзәтәм икән:

«Любовь с короной...»

Ничектер моңсу булып китте....

Авылга кайттым, юл уңаеннан төнбоеклы күл буена сугылдым. Җәйге җылы яңгырдан соң, күлнең аргы ягында салават күпере балкып яна. Төсле күпернең очы күлгә тоташкан. Күпер буйлап бер сын-сурәт атлый. Кылт итеп әбием хикәяте искә төшә: бу ат җитәкләгән ир-ат түгел. Моның иңендә көянтә-

чиләге бар... Кемгәдер бик охшаган. Мин аны таныйм да, танымыйм да...

 

 

"КУ" 09, 2020

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев