Әгәр дә бу кеше вафат булса...

Ул кичтә аның кәефе юк иде. Әмма почта тартмасы хатларга ифрат та бай булып чыкты, шуларны барларга тотынды. Берьюлы җиде хат килгән. Алтысы – Лерон түләргә тиешле хисаплар. Әмма ул аларны якын көннәрдә генә түләргә әзер түгел иде. Шуңа күрә боларын да шкафта өелеп яткан, түләнмәгән счётлар өстенә ыргытты. Җиденче хатта счёт та, «бурычыгызны вакытында түләмәсәгез, җавап бирергә туры килер» дигән шелтә сүзләре дә юк иде. Бары тик аның урта бер җиренә генә эре хәрефләр белән ниндидер фамилия язып куелган:

«Җәмил әфәнде Сабир».

 Шушы ук биттә бер юл астарак болай дип тә өстәлгән:

«Әгәр дә бу кеше вафат булса... сез илле мең тәңкә акча алачаксыз».

Лерон башта шикләнеп калды. Коллектор хезмәткәрләренең шаяртуы түгел микән дип уйлады. Аннары, тынычлана төшкәч, хатны тагын бер кат әйләндерде дә конвертына текәлде: шикләнерлек нәрсә юк кебек. Тик кем җибәргәне генә күрсәтелмәгән. Бары аның фамилиясе, исеме һәм адресы гына куелган һәм шәһәр почтасының мөһере сугылган... Лерон, авыз эченнән генә нәрсәдер сөйләнде дә, конвертны ертып, чүп савытына ыргытты.

Икенче көнне Лерон бу хакта тагын бер исенә төшереп алды. Башка проблемалары да җитәрлек иде. Ул бит Җәмил әфәнде Сабирны бөтенләй белми, аның турында ишеткәне дә юк. Шуңа күрә илле мең сум алырмын дип уена да китермәде. Бу турыда беркемгә дә, хәтта хатынына да әйтмәде. Банктан, түләнмәгән кредитын түләүне таләп итеп шалтыраткан ханымга да сиздермәде. Югыйсә, «Җәмил әфәндедән алачагым бар, якын көннәрдә бурычымны түләячәкмен», дип әйтә ала иде бит.

Шуннан соң ул, гадәттәгечә, «акча уйнау» йортына ашыкты. Бәхетенә дигәндәй, башта 900 сум отты. Аннан 800не оттырды. Акча уены белән мавыгып, әлеге сәер хат турында онытып та җибәргән иде инде.

Өенә кайтса, яңа бер хатка тап булды. Ул монысын ертмады. Конвертны, балаларча аптырап, кулында әйләндерде-әйләндерде дә, аннан тышындагы имзаны абайлап, саклык белән генә ачты һәм шулчак дүрткә бөкләнгән бер бит кәгазь эченнән өстәлгә ун данә бишәр мең сумлык купюра коелып төште.

Бу минутларда ул үзен әлеге хат җибәрүче затка бурычлы итеп тойды, ниндидер җаваплылык кичерде, уйланды: әлеге яхшылыгы өчен нинди дә булса таләп куйса, дигән шик тә уянды... Озак уйланды. Аннары кулын селтәп, машинкада басылган биттәге язуга күз төшерде. Анда: «Бераз гына рәхмәтлемен Сезгә», дип язылган, әмма бернинди таләп тә куелмаган. Бары тик битнең нәкъ урта бер җирендә бу юлы башка исем – «Гарифулла әфәнде Хәким» диелгән. Ә аз гына түбәндәрәк: «Әгәр дә бу кеше вафат булса... Сезгә 75 мең тәңкә акча киләчәк», – дип тә өстәлгән иде.

Шуннан соң Лерон, үз-үзен тынычландырып, Гарифулла әфәндегә бернинди дә зыян китерергә теләмәвен тәкрарларга кереште. Әмма бит 75 мең тәңкә аз акча түгел. Җибәрсәләр, аны файдаланыр урын табар иде. Юк, Гарифулланың үлемен тизләтүне уена да кертеп караганы юк. Шулай да аның белән ни дә булса килеп чыкса... нәрсә эшләргә?

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: