Скрипкә егълайдыр

Скрипкә егълайдыр... ләкин Адәм балалары аның телен аңламайлар, алар аның егълау тавышына шадлана-шадлана уйнайлар. Аһ, кызганычлар! Егълашдан, күз яшьдән – көлешкә, шадланышка үгрәнгән тупас күңелле Адәм балалары!

Скрипкә егълайдыр... Аның белән бергә минем йөрәгем һәм егълайдыр. Әйт, әйт, йөрәгем, нимә өчен син скрипкәнең моңлы кыллары белән бергә егълайсың?.. Яхуд скрипкәнең сабырсыз кыллары синең тамырларга барып тоташканмы?.. Яхуд скрипкәнең серле қыллары сиңа ачеллардагы күз яшьне, андагы газиз кардәшләреңнең бер бурда нанга тилмереп җан биргәндәге кебинге аһ-зарларын искәртәләрме? Сүзләйләрме?..

Һа, һа, әнә адәм башларыннан өелгән тагълар... Ыржаеп торган сөякләрдән өелеп, канлар белән бизәлгән тәхет өстендә күз яшьләре мәрҗәнләре белән канлы бер таҗ киеп, «Ач үлем» утырадыр... Әнә ул үзенең кулындагы утлы зынҗырлары белән хөр илнең баһадир угылларын бөгеп үтерергә тырышадыр...

Әнә аек угыллары, «Ач үлем»нең мөдһиш тырнаклары астыдан котылышка теләп, кибенке көчләре белән тартышадырлар. Алар, үзләренең аһ-зарларын бөтен дөнья халкына ишетдерергә теләп, бар көчләре белән кычкыралар... Алар «Күмәккә!» дигән байракларын, гарешләргәчә күтәреп, бөтен дөнья халкына күрсәтмәкче буладырлар.

Ләкин тупас күңелләр аларны күрмәйләр, алар йоклайдырлар...

Скрипкә! Өйрәт син миңа үзеңнең шомлы телеңне! Мин илгә тәмуг көйләре көйләен(м). Мин ачык хакыйкатьләр сүзләп, йоклаганнарны йокыларындан куркытып уятаен(м)!..

Кояш! Бир син үзеңнең нурыңны, бир ялгыз бер генә көнгә! Мин ил өстендәге күз яшьне, канны күрсәтәен(м) бөтен җиргә.

Фото: pixabay.com

Теги: нәсер

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: