Логотип Казан Утлары
Нәсер

Наратлык

Әнә-әнә! Әтисе шаян улының колагыннан эләктереп, үз урманына алып китте...

Көне буе кар ява. Кар бөртекләре әле йомшак кына җиргә куналар, әле бер-берсен кугандай ярышка кушылалар, кинәт кенә көчле җил чыккач, бөтен тирә-якны бер итеп, чабыша башлыйлар, үзләрен кая куярга да белмиләр кебек. Шул арада алар тын гына җиргә сибеләләр, әйтерсең лә җиргә томырылып томан тарала. Һәр бөртекнең үз урыны бар кебек, шундый саф булып, тигез итеп җиргә йомшак кына җайлап урнашалар да нур сибеп карап торалар кебек.

Күккә ашкан зифа, озын буйлы нарат кызларының яшел шәленә кунган кар бөртекләре иркәләнеп җемелдәшәләр. Ә томан арасында күмелеп калган башка гүзәл нарат кызлары урман юлы буендагы кызлар янына кабаланып йөгерәләр төсле. Шундук кар бөртекләре дә үзләренең саф рәтләрен югалтып чәбәләнә башлыйлар. Нигә шулай ашкыналар икән алар?..

Ә-ә! Ак томан арасына җил малае кергән икән, шуңа рәтләре буталган бит. Җил малае нарат гүзәлләре белән әбәкле уйный... Гүзәлләрнең шулай йөгерешүеннән, әнчекләп уйнауларыннан кәефләре күтәрелеп, алар тагын да зифарак булып үсәләр, күккә күтәреләләр. Ә нарат кызларының үскән саен көдрә чәчләре ак болытларга тиеп-тиеп китә. Әйтерсең, ак болытлар шул сабыйларның чытлыкланып чыркылдашуыннан вак-вак кар бөртекләре ясап, җиргә сибә.

Каяндыр, йөзенә усаллык чыгарып, инде күптәннән күз уңыннан югалган шаян улын эзләп, Җил абзый бу якка – нарат кызлары янына таба килә. Ә шаян малай, әтисе никадәр усал булып күренсә дә, аның яратуын сизеп, һаман кача, гүзәл нарат кызлары тирәсендә кайнаша. Гүзәлләрнең чәчләренә кунган ак кар бөртекләре тынычлыкларын җуеп, дулап килгән Җил абзый кочагына эләгә дә, аннан тыпырчынып, як-якка сикерешә. Алга таба нидер буласын сизенепме, нарат кызлары, үзләрен бизәп торган ак сәйлән кар бөртекләрен югалткандай, башларын ия-ия, бизәнгечләрен эзли. Әйтерсең, мәхшәр башланган, бөтен наратлык менә-менә урыныннан кубарылыр төсле.

Әнә-әнә! Әтисе шаян улының колагыннан эләктереп, үз урманына алып китте. Ак болыт, гүзәлләрдән көлгәндәй, һаман чыркылдавын белә. Ак болытларның чырык-чырык көлү тавышлары, ак кар бөртекләренә әйләнеп, тагын әкрен генә җиргә сибелә. Ә гүзәлләр, күңелләрен тынычландырырга теләп, әкрен генә ак томаннар арасына кереп югала. Тагын... Тагын... Тагын...

 
"КУ" 11, 2017
фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев