Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музее

Күренекле тарихчы, мәгърифәтче, педагог, «Шура» журналының мөхәррире, 1922-1936 елларда Рәсәй күләмендә мөфти вазифаларын башкарган дин әһеле Р.Фәхреддиннең (1859-1936) Татарстан Республикасының Әлмәт районы Кичүчат авылында «Татнефть» АҖ ярдәме белән төзекләндерелгән мемориаль музее 1995 елның 25 маенда Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев катнашында ачылды.

Биш залга бүлеп урнаштырылган экспозиция тулысынча Р.Фәхреддин яшәгән чорны, аның тормыш юлын, бай иҗади мирасын яктырта. Беренче залның төп экспонаты – рәссам М.Шәйдуллинның ТР Президенты М.Ш.Шәймиев үтенече буенча ясаган Ризаэддин Фәхреддин портреты. «Кичүчат – минем туган җирем» дигән бүлектә XIX гасыр – ХХ йөз башындагы татар крестьяннары, укымышлы имамы файдаланган эш кораллары, кием-салым, көнкүреш әйберләре, сабый Ризаэддиннең нинди шартларда үскәнен күрсәтә торган татар йорты күренеше белән дә танышырга мөмкин. Экспозицияләрнең өченче залы Р.Фәхреддиннең Оренбург каласындагы эшчәнлеген яктырта. Биредә исә үзәк экспонатлар – «Шура» журналының нөсхәләре һәм эш өстәле – галимне бөтен төрки дөньяга мәшһүр мөхәррир буларак ача. Дүртенче зал Уфа чоры турында сөйли. Биредәге экспонатлар музейга килүчеләрне Уфадагы мәртәбәле галим, дин эшлеклесе, мәшһүр биобиблиографик хезмәт – «Асар» авторы Р.Фәхреддин белән таныштыра. Бишенче экспозициянең үзәгенә галимнең нәселнәсәбен чагылдырган шәҗәрә урнашкан. Анда 800гә якын исем теркәлгән! Музейга килүче кунаклар Р.Фәхреддиннең әтисе яки әнисе, җәмәгате Нурҗамал абыстай ягыннан ясалган шәҗәрәләрне күреп, үзләренең нәсел җепләрен барларга керешәләр.

Галимнең балалары, якын туганнары музей фондларын даими рәвештә тулыландыру эшендә бәһаләп бетергесез игелекле эшләр башкарды. Р.Фәхреддиннең 50 яшьлек юбилеена олы кызы Зәйнәп ханым чигеп бүләк иткән намазлык кына да ни тора! Музейның түрендә саклана торган юл сандыгын Ризаэддин хәзрәт китаплар салып йөрер өчен сатып ала. Аның каләм кебек язу-сызу җиһазларын салыр өчен махсус тартмачыгы да бар.

Дин әһеле үзе һәм гаиләсе белән бик күп мәртәбә фотога төшкән. Фотоларның арткы ягында «тәзкирә», «сагынмаклык», «гомерлек ядкәрем», «ядкәр гаҗизанәм», «туганкаем», «яраткан сеңлем», «сөекле туганым», «хөрмәтле әткәем вә әнкәемә», «сөекле балакайларым», «газиз балаларым», «бәхет вә тәүфыйк, сәгадәт теләүче әткәләре» дип, татар теленең, туганлык мөнәсәбәтләре лексикасының байлыгын, сыгылмалыгын белдерә торган күркәм сүзләр язылган. Музей фондындагы фотолар арасында Уфа, Казан, Оренбург, Ленинград шәһәрләрендә төшерелгәннәре, хәтта Мәккәдән кайтканнары да бар.

Музейда тупланган фотосурәтләр, китаплар, җиһазлар, әсбаплар, кульязмалар Р.Фәхреддин мирасы белән генә чикләнми. Биредә татарның затлы-зыялы уллары Кәримиләр, Шәрәфләр, Рәмиевләр, Хөсәеновлар нәселенә кагылышлы бай материал белән дә танышырга мөмкин. Экспозицияләрдә шул чорның мәгърифәтчеләре Гыйльман Кәрими, Шиһабетдин Мәрҗани, Исмәгыйль Гаспралы кебек шәхесләргә кагылышлы китаплар, кульязмалар да урын алган.

Ел саен диярлек «Татнефть»АҖ карамагындагы «Рухият» фонды, музей белгечләренең ярдәмен һәм киңәшен истә тотып, Р.Фәхреддиннең китапларын бастырып чыгара, туган җирендә фәнни-гамәли конференцияләр оештыра.

Р.Фәхреддин музеен булдыруга Самдун Җамалетдин улы Фәрхетдинов, аның ярдәмчесе Рифкать Ширияздан улы Шаһиев зур өлеш кертә. 1994-2001 елларда директор булып Гөлүсә Вәлиҗан кызы Хөснуллина эшли, ә инде 2001 елдан музейны әдипнең бай мирасын өйрәнүгә һәм пропагандалауга саллы өлеш керткән яшь галимә Диләрә Габделкави кызы Гыймранова җитәкли. 

Фото: museum.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: