Мөхәммәт Мәһдиев музее

Арча районы Гөберчәк авылы – бөтендөнья татарлары өчен таныш авыл. Чөнки бу авылда Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиев туган. Язучының иҗади мирасы барланып, мәгълүматлар тупланып, туган авылында, төгәлрәк әйтсәк, туып-үскән йорты янәшәсендә агач бина төзелеп, 2000 елның 6 июлендә музее ачылды.

Үзе исән вакытта ук Мөхәммәт ага туган авылында тарихи музей оештыру теләге белән хыяллана. Анда ул авылының тарихи үткәне, сихри табигате һәм, ниһаять, үзенең искиткеч әсәрләре белән яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә тели. Кызганыч, язучының ул вакыттагы теләге тормышка ашмый кала...

Музей ишекләрен ачып кергән һәркемне Мөхәммәт ага үзе каршы ала сыман. Ут белән яктыртылган язучының фотосы бинага керүчеләрне серле елмаю, сынаулы караш белән каршылый. Экспозицияләр өч залга урнаштырылган. Аларга күз салсак, язучының әсәрләреннән өзекләрне фоторәсемнәрдә яки картиналарда күрергә була; кечкенә Мөхәммәт үскәндәге йорт эче, ишегалды, әти-әнисенең шәхси әйберләре, студент вакыты, армия хезмәте һәм аннан соңгы чорын күзаллау өчен куелган экспонатлар язучының иҗади тормышын төрле яклап ача дип саныйм. Эшкә йөргән дипломаты, студент чагында кулланган агач чемоданы, документлар саклаган әнисенең тартмачыгы, әтисенең шәхси тамгасы уелган мәчет таягы, кулъязмалар, башка шәхси әйберләр музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Ел саен музей фонды язучы белән бәйле экспонатларга баеп тора. Бу эштә Мөхәммәт аганың гаиләсе, туганнары зур булышлык күрсәтә. Музей экспозицияләре белән төрле яшьтәгеләр кызыксына. Бигрәк тә студентлар, мәктәп укучылары язучының иҗатына еш мөрәҗәгать итеп, төрле конкурсларда катнашып, дәрәҗәле урыннар алалар, курс һәм диплом эшләре яклыйлар. Димәк, М.Мәһдиевнең һәр әсәре игътибарга лаек һәм аларда күтәрелгән темалар бүген дә көн кадагында.

«Торналар төшкән җирдә» әсәрендә М.Мәһдиев туган авылының тарихын сурәтли. Андагы һәр герой үз исеме белән бирелә. Алар – сабыр холыклы, эшчән, тырыш, булдыклы кешеләр. Язучы аларның күңел матурлыгын, җаннарының сафлыгын, илаһилыгын күрсәтә. Әсәрдә ул авыл табигатенә нык соклана, хәтта урманның һәр почмагына игътибар бирә. Чөнки урман – авыл кешесен авырлыклардан, ачлыктан саклаган урын. Андагы байлык, хәзинә кешеләргә гомерлек дәва да, ярдәм дә булып тора. Әсәрдә сурәтләнүче аксакалларның киңәшләре, яшьләрнең кичке уеннары, шәл бәйләүче киленнәре, балаларны бер йодрыкта тота белүче, төрле яклап тәрбияләүче Зөлфиясе һәм башка геройлары укучыда зур соклану тудыра, кешелеклелек сыйфатларын арттыра, башкаларга булган карашны үзгәртә.

Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләре аша укучы авыл тарихына сәяхәт кыла, җирнең тәмен, ямен белеп яшәгән геройларының хезмәт сөючән, тырыш, уңган икәнлегенә инана, гаҗәеп табигатенә соклана, торналар төшә торган басу-кырларда йөри, челтерәп аккан чишмә суын күзәтә ала. Язучы әсәрләрендә татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын

киң куллана, моңлы җырлары белән сәнгати яктан укучыны тәрбияли, яшьлеген сагына. Мөхәммәт ага, галим буларак, күптән онытылган яки иҗатлары өйрәнелмәгән шәхесләр турындагы мәгълүматларны да дөньяга казып чыгарган кеше.

Бүгенге көндә язучы, аның әсәрләрендәге геройлары, аларның прототиплары турында музей фондына өстәмә мәгълүматлар туплана. Моның өчен Мөхәммәт аганың сыйныфташлары, студентлары, авылдашлары белән очрашулар еш оештырыла.

«Гөберчәкнең бәрәңге сабагы исе башларны әйләндерә...» – дип язды шагыйрә Сания Әхмәтҗанова музейның истәлек китабына. Әйе шул, Мәһдиевчә әйтсәк, безнең авылда һәрнәрсә башкачарак: яз кояшы кыланчык, җәй кояшы рәхимсез, сентябрь кояшы – әдәпле, мөлаем.

Халидә ГАБИДУЛЛИНА,

М.Мәһдиев музее мөдире

"КУ" 10, 2019

фото: Л.Гобәйдуллин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: