КАЗАН ҮЗӘГЕНДӘ – «ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ»

Островский урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан музейны казанлылар моңарчы Шәриф Камал музей-фатиры дип белә иде. Хәзер ул яңа концепция буенча «Татар китабы йорты» буларак тәкъдим ителде. Рәсми исеме – «Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры».

Йорт XIX гасырда төзелеп, революциягә кадәр Т.С.Санин, М.И.Подуруева, И.Д.Иванов, Д.И.Журавлёв исемле берничә сәүдәгәр кулында була. 1908 елда фасады белән эчке бизәлеше көнбатыш Европа бароккосы стилендә эшләнә. Совет заманында йортның бүлмәләре коммуналь фатирлар итеп бүленә.

Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры 1950 елда ачыла һәм республикадагы татар язучысына багышланган беренче музей була. Татар әдәбиятының классигы, прозаик, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камал бу фатирда 1928 елдан алып 1942 елга кадәр яши. Язучының фатиры өч бүлмәдән гыйбарәт. Беренче бүлмәдә Шәриф Камалның үзе, гаиләсе һәм иҗатташ дуслары белән бәйле документлар, фотографияләр, шәхси әйберләр урын алган булса, калган ике бүлмә мемориаль рәвештә торгызылган. Зур бүлмә берьюлы эш бүлмәсе, аш бүлмәсе, шулай ук кунак бүлмәсе вазифасын да үтәгән. Бинадагы затлы мич бүгенгәчә сакланган. Янәшәдә – кечкенә генә голландка миче, анысы кырыс сугыш елларында чыгарыла. Кечкенә бүлмәдә Шәриф Камал йоклаган карават, кулдан ясалган китап киштәсе урнашкан. Кунак бүлмәсендә язучы якты дөнья белән хушлашкан вакытны күрсәтүче түгәрәк сәгать эленеп тора – аның телләре 15 сәгать 30 минутны күрсәтә. Алар 1942 елның 22 декабрендә туктатылган.

Татар китабы йорты концепциясе буенча биредә татар телендәге һәм татар темасына кагылышлы барлык басма һәм электрон китаплар тупланырга тиеш. Аларның төп өлеше китапханәдә урнашкан. Китапханәдә шулай ук татар язучылары, галимнәре фондларга бүләк иткән шәхси китаплар белән шәхси предметлар да саклана. Экспозициядә Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, сәүдәгәр Юнысовлар, Г.Апанаевның автографлары һәм мөһерләре куелган басмалар, К.Нәҗми, Г.Бәширов, Г.Ахунов, В.Нуруллин, Г.Әпсәләмов, И.Кәлимуллин, З.Рәмиев, Ф.Хатыйпов, Р.Сверигин, М.Әхмәтҗанов һ.б. язучылар белән галимнәрнең шәхси китапханәсеннән китерелгән китаплар бар.

Музейның төп экспозициясе – «Татар китабы тарихы: пергаменттан – цифрга» дип атала. Борынгы һәм урта гасырларга караган чыганаклардан башлап, безнең көннәргәчә татар китабы нинди юл үткән – экспозиция әнә шул хакта сөйли. Уникаль экспонатлар арасында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кулъязма күчермәләре, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына караган кулъязма үрнәкләр – Рабгузи, Мәхмүд Болгари, Мөхәммәдьяр ядкарьләре.

Татар басма китабы тарихының тамырлары XVIII гасырга барып тоташа, нәкъ шул гасырда Сәгыйть Хәлфин тарафыннан Коръән һәм Татар теленең әлифбасы бастырып чыгарыла. Татар китабы йорты электрон яктан заманча бай һәм югары дәрәҗәдә җиһазландырылган. Электрон экспозиция, киосклар һәм станцияләр, мэппинг эшли: «Шәриф Камал һәм аның дәвере», «Тәрәзәдән күренеш: 20-30 нчы еллар Казаны», «Татар язучылары: репрессия корбаннары», «Татар әдипләренә багышланган видеоархив» «Татар китабы тарихы», «Китап һәм аның өлешләре» һ.б.

Балалар бүлмәсендә татар телендә уеннар, спектакльләр, кызыклы чаралар оештырыла. «Татар балалар китабы дөньясы» интерактив экспозициясе эшли. Бүлмәдә шулай ук татар балалар әдәбиятын тәшкил иткән иң атаклы китаплар, әлифбалар тупланган.

Музейның мемориаль-экспозицион өлеше, нигездә, 2 нче катта урнашкан булса, 1 нче кат күбрәк милли интеллигенцияне туплый торган ирекле, ачык мәйдан буларак күзаллана. Биредә типография, китап кибете һәм Коворкинг эшли. Милли-интеллектуаль уеннар, квест, лекторийлар, түгәрәк өстәлләр, интерактив чаралар – Татар китабы йортының ишекләре мондый төр милли чараларга сусаган һәркем өчен ачык.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: