Габдулла Тукай әдәби музее

Габдулла Тукай әдәби музее – Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 100 ел тулу уңаеннан 1986 елда ачыла.

Музей республикакүләм әһәмияткә ия мәдәни мирас истәлеге булган бинада – XIX гасыр ахырында Казан шәһәренең Иске Татар Бистәсендә төзелгән һәм ХХ гасыр башында Г.Руш һәм Ф.Амлонг проекты буенча яңадан төзекләндерелгән иң матур йортларның берсендә урнашкан. Биредә 1882-1906 елларда, Казанның иң бай сәүдәгәрләренең берсе Ибраһим Апаковның кызы Бибимәрьямбануга өйләнеп, Кавказ халыкларының бәйсезлеге өчен көрәшкән имам Шамилнең уртанчы улы генерал Мөхәммәтшәфи яши. Шул сәбәпле халык аны «Шамил йорты» дип йөртә.

2016-2017 елларда Г.Тукай әдәби музее бинасында төзекләндерү-реставрация эшләре уздырыла, 2018 елның 30 августында заман таләпләренә җавап бирә торган яңа экспозиция ачыла. Яңа экспозициянең концепциясен Татарстан Республикасы Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәрләре әзерли.

Музей заллары Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Шагыйрьнең Казан чорына аеруча игътибар ителә. Экспозициядә Татарстан Республикасы Милли музее җыелмаларыннан уникаль коллекцияләр урын алган. Г.Тукайның фотосурәтләре һәм үзе исән вакытта дөнья күргән китаплары тәкъдим ителә. Шагыйрьнең аз санда сакланып калган шәхси әйберләреннән торган мемориаль тупланмасы бәһасез мирас булып санала. Алар арасында кәрәч тартмачыгы; камыштан үрелгән юл кәрзине; кул сөлгесе; кара бәрхет түбәтәе; көмеш җиң каптырмалары; карандаш савыты; кара савыты һ.б. бар. Шулай ук якын туганнарының шәхси әйберләрен – бабасы Зиннәтулланың Коръәнен, әнисенең комганын, апасының камзолын күрергә мөмкин.

Г.Тукай шәхесенә, ул тудырган образларга багышланган декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать әсәрләре – картина, гравюра, скульптура, көнкүреш әйберләре экспозицияне тулыландырып тора.

Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең фикердәшләре һәм дуслары К.Мотыйгый, Ф.Әмирхан, Ә.Хәсәни, З.Хәсәния, С.Сүнчәләй, Х.Ямашев, бертуган Шәрәфләр һ.б. шәхси әйберләре, документлары күрсәтелә. Шагыйрьнең серле илһамчысы Зәйтүнә Мәүледованың Г.Тукай шигырьләре язылган блокноты һәм аның белән очрашулары хакындагы истәлекләре бар.

Татар театрының барлыкка килүе, Г.Тукайның театрга мөнәсәбәте турында шагыйрьнең замандашлары, күренекле театр әһелләре, милли сәхнә сәнгатен оештыручы һәм үстерүче И.Кудашев-Ашказарский, Г.Кариев, Г.Камал, С.Гыйззәтуллина-Волжская белән бәйле экспонатлар сөйли.

Экспозициянең бер бүлеге милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары белән таныштыра.

Махсус зал – «Тукай үзәге» – шагыйрьнең иҗади мирасының байлыгын һәм аның төрки телле әдәбиятларга йогынтысын раслый. Биредә әдипнең төрле телләрдә төрле елларда басылган әсәрләрен уку өчен шартлар тудырылган. Китап киштәләрендә – татар һәм рус мәдәниятенең күренекле вәкилләре култамга куйган Тукай басмалары.

Музейда балалар мәйданчыгы эшли. Төрле уеннар ярдәмендә Г.Тукайның иҗаты белән танышырга, татар халыкының мәдәнияте хакында мәгълүмат алырга, мастер-классларда, музей бәйрәмнәрендә катнашырга һәм милли киемнәрдә фотога төшәргә мөмкин.

Тамашачыларга «Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты», «Нурлы Казан», «Шагыйрь бишеге», «Иске Татар Бистәсе: тарихы һәм бүгенге көне», «Тукай эзләре буйлап», «Безнең өчен изге йорт» экскурсияләре, «Тукайның әкияти дөньясына сәяхәт», «Үз юлым белән барам», «Г.Тукай – фотографияләрдә», «Шагыйрь мәхәббәте», «Тукай һәм театр», «Габдулла Тукай һәм Камил Мотыйгый» дигән темаларга лекцияләр тәкъдим ителә. Музейда «Әлифба бәйрәме», «Шүрәледә кунакта», «Сабантуй төсләре», «Мияубикә кунакка чакыра» музей бәйрәмнәре, «Исемдә калганнар» музей дәресе үткәрелә.

Гүзәл ТӨХФӘТОВА,
Габдулла Тукай әдәби музее директоры

 

фото: музей архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: