Логотип Казан Утлары
Музейларыбыз

Дәүләкәндә Әмирхан Еники музее кирәк!

Әмирхан Еникинең тууына – 110 ел. Вафатына да инде егерме ел вакыт узып киткән...

Әмирхан Еникинең тууына – 110 ел. Вафатына да инде егерме ел вакыт узып киткән.

Казанда мәшһүр әдип исемен йөрткән дүрт-биш йортлы урам барлыгын (Вишневский- Калинин урамнары тирәсендә) исәпкә алмаганда, әдәби вә мәдәни гавамның (һәм, әлбәттә, хакими җитәкчелекнең дә) әдип истәлеген мәңгеләштерүдә, бәһа биргесез мирасын барлау-саклауда әллә ни эш майтарганы юк шикелле.

Берничә ел элек Әмирхан Еникинең туган ягында – әдипне дөньяга иңдергән

Каргалы авылында (Благовар районы) һәм язучының бала вә үсмер чагы узган

Дәүләкәндә булырга туры килгән иде. Шаккатмалы хәл: кайчандыр Әмирхан ага

яшәгән йорт бүген дә исән. Йортның алгы як өлешенә «Бу йортта 1911-1926 елларда

Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники (1909-2000) яшәгән» дип язылган

истәлек тактасы куелган. Чынлыкта, Әмирхан ага үзе «Соңгы китап»та язганча,

аларның гаиләсе биредә 1918 елның җәендә генә яши башлый әле: «Яңа йортка – инде

үзебезнең йортка (бер урыс баеннан ошбу өйне сатып алганчыга тикле, Нигъмәтҗан

агай гаиләсе Дәүләкәндә дистәгә якын йортка «фатирга кереп» кенә яшәгән. – Л.Л.)

без 1918 елның июнь башында күчендек...»

Әлеге тарихи йортта бүген дә бер татар гаиләсе яшәп ята. Күпне күргән, күпне

кичергән йорт акрын-акрын гына ташландык хәлгә килеп бара. Аның бүгенге хуҗалары

әйтүенчә, йорт турында бөтенләй кайгыртучы юк, эш «булыр-булыр көе»нә тел

сайратудан ары китми икән. Кичекмәстән тотынмасак, бу бәһасез йортның бик тиздән

чын мәгънәсендә вафат булуы һәм эзе-нигезе тәмам юкка чыгуы ихтимал. Моңа ике

республика җитәкчелеге, һәм татар, һәм башкорт әдәбияты-сәнгате әһелләре бергә

кушылып, бердәм тотынса гына, эш күркәм нәтиҗә бирәчәк (сүз уңаеннан, Оренбургта

Муса Җәлилгә музей ачылды. Аны Татарстан белән Оренбург хакимиятләре бергә

башкарды. – Л.Л.). Минем әйтергә теләгәнем: Әмирхан ага үскән әлеге өйне саклап

каласы, аны сипләп-яңартып, тиз арада музей-йорт итәсе, шул йорт урнашкан урамга

(хәзерге вакытта урам Җиңү исемен йөртә) әдип исемен бирәсе иде.

Музей-йорт дигәннән... Әмирхан ага яшәгән өйдән ерак түгел генә Башкортстанның

халык шагыйре Әхияр Хәкимов (1923-2003) музей-йорты урнашкан. Әлеге мәһабәт

йортны күргәч, аның эченә үтеп, шундагы экспонатлар белән танышып чыккач,

шулкадәр тәэсирләнүдән, дулкынланудан исемә килә алмый тордым. Олпат әдибебез

Әмирхан ага Еникинең якты рухы алдында, безне озатып йөрүче дәүләкәнлеләр

каршында, шәхсән, миңа бик тә оят иде...

 

Фото: 1. vk.com; 2. "Казан утлары" архивыннан

Теги: музейларыбыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев