Логотип Казан Утлары
Музейларыбыз

Бакый Урманче музеена 20 ел

...Мин туган могҗизалар өчен.

...Мин туган могҗизалар өчен.

Күңелемдә дәрт вә дәрман тулы.

Бакый Урманче

Бакый Урманче музее 1999 елда ачылды. Шушы 20 ел дәвамында әлеге музей – татар мәдәниятенең күренекле шәхесен күз алдына китерергә мөмкинлек бирүче мемориаль комплекс. Ул сәнгати күргәзмә принципларын берләштерә һәм аның тарафыннан иҗат ителгән иң яхшы әсәрләрне колачлый. Музей экспозициясе нәкыш, скульптура, графика, гамәли бизәлеш сәнгатенә караган 60тан артык әсәрне, Бакый Урманченың архив документларын, шәхси әйберләрен, фоторәсемнәрен берләштерә.

Бакый Урманче (1897-1990) – рәссам һәм сынчы, музыкант һәм шагыйрь, укытучы, сәнгать белгече, гарәп һәм төрки телләрне камил белгән, француз һәм инглиз телләрендә иркен аралашкан, фәлсәфә һәм тарих фәннәрен җитди үзләштергән күпкырлы шәхес.

Ул 1897 елның 22 февралендә Татарстанның хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында указлы мулла Идрис хәзрәт белән Мәгъҗүбә абыстайның тугыз балалы зур гаиләсендә дүртенче бала булып туган. Авыл малае Бакый гомерен сәнгатькә багышлый һәм югары һөнәри белем алган беренче татар рәссамы булуга ирешә. 1920- 1926 елларда ул ВХУТЕМАСта – илнең беренче сәнгать уку йортында белем ала. Берьюлы рәсем һәм сынлы сәнгать факультетларында укый. Остазлары А.Шевченко, С.Герасимов, А.Голубкина була. Урманче Мәскәү мәктәбе рухын үзенә сеңдерә, аның иҗаты – татар импрессионизмының беренче үрнәге.

1926 елда белем алуын тәмамлап, Бакый Урманче Казан сәнгать техникумына (хәзерге вакытта Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы) укытырга кайта. Ул биредә декоратив-гамәли сәнгать факультеты ача. Милли сәнгатьне формалаштыруга хезмәт итүне үзенең төп бурычы итеп саный.

Сталинга гарәп әлифбасын сакларга өндәп язылган «82 кеше хаты»на кул куйганы өчен аны Соловкига сөргенгә җибәрәләр, ул анда 1929 елдан 1933 елга кадәр була. Азат ителгәч, башта Мәскәүдә эшли, 1941 елда Алма-Атага чакырылып, 14 ел буе Казакъстан һәм Урта Азия мәдәниятен күтәрә, сәнгать белемен үстерә. Казанга ул бары тик 1958 елны 61 яшендә генә кайта. Бакый Урманче гомеренең соңгы елларына кадәр үзенең иң күренекле, иң дәртле әсәрләрен нәкъ менә Казаныбызда иҗат итә. Бүген аның шушы чорда иҗат ителгән күп әсәрләре музеенда даими экспозициядә тора.

70 елдан артык вакыт эчендә сәнгатькә фидакарьләрчә хезмәт итеп, ул 400гә якын нәкыш әсәре, 150дән артык скульптура һәм кәгазь битләрендә меңнәрчә график әсәрләр иҗат итә. Бакый Урманче РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казакъстан ССРның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты исемнәренә лаек була. Бакый Урманче иҗаты – татар сәнгате хәзинәсенең иң төп сәхифәләренең берсе һәм аның исеме халык мәдәнияте тарихында мәңге сакланачак.

Бакый Урманче калдырган масштаблы һәм уникаль мирасны халыкка җиткерү өчен экскурсияләрдән кала, музей хезмәткәрләре тарафыннан күп төрле чаралар оештырыла: Бакый Урманченың туганнары, шәкертләре һәм замандашлары белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә.

 

Гөлгенә АБИЛОВА, музей хезмәткәре

 

 

"КУ" 09,2019

Фото: Т.Абдуллин

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев