Рухың саумы, милләтем?
Татар халкы кайда гына сибелеп яшәми. Заман зилзиләләре аны төрлечә сыный...
– Татар халкы кайда гына сибелеп яшәми. Заман зилзиләләре аны төрлечә сыный, Чиләбе өлкәсенең бөтен тарихы татар дөньясы белән бәйле. Татарсыз чор беркайчан да булмаган монда, татар җәмгыяте гел яшәп торган. Язмышның бар ачысын татыган, «Чиләбедә чиләнгән» татар рухы бүген саумы?
Лена КОЛЕСНИКОВА, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе:
– Татар дөньясын бүген Бөтендөнья татар конгрессыннан башка күз алдына китерүе кыен. Аның Урал татар җәмгыятенең яңарыш хәрәкәтенә йогынтысы да бәя биреп бетергесез. Әйе, Чиләбе өлкәсенең бөтен тарихы татар дөньясы белән бәйле. Татарсыз чор беркайчан да булмаган монда, татар җәмгыяте гел яшәп торган. Чиләбедә ХIХ гасырда һәм ХХ йөз башында сәүдә, сәнәгать өлкәсендә танылган милләттәшләребезнең затлы архитектура үрнәге – сәүдә йортлары әле дә исән. 110-120 ел буе туктаусыз эшләп килгән мәчет һәм милли китапханәбез татарларга «сез – татар, сез – мөселман», дип искәртеп торган фактор булгандыр дип уйлыйм. Татар сәнгате, татар әдәбияты да гасырлар буе милли нур чәчкән. Татар үзешчән сәнгате совет елларында мәдәният йортларында ышык табып эшләп килгән һәм эшләп килә дә. ЧТЗ мәдәният сараенда күп еллар тамашачыларын сөендергән татар театры турында бүгенге көндә дә матур риваятьләр йөри.
Мондагы татар дөньясының тарихи үзәге – Троицк каласы. Исеме рус диненнән алынган булса да, аның урамнарында Тукай, Гафури, Зәйнулла ишан, Шиһабетдин Мәрҗани, Акмулла, Бабич, Габделбари Баттал, Габдрахман Сәгъди, Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин), Атилла Расих, Исхак һәм Исмәгыйль Иляловлар, Гамил Афзал, Сәрвәр Әдһәмова, Миңгали Надрюков, Мохтар Мутин, Сара Садыйкова, Бари Тарханов һәм тагын йөзләрчә танылган татарның эзләре бар.
Магнитогорски каласы – «Бөтенсоюз комсомол төзелеше» булып, илдән сөрелеп җыелган катнаш милләтләр конгломераты рәвешендә формалашса да, татар рухының тагын бер учагы ул. Халкыбызның иң талантлы композиторларының берсе Рафаил Бакировыбызның иҗаты нәкъ менә шунда чәчәк атты. Гамил Афзалны да хәтерли әле бу тимер-корыч шәһәр. Гамил аганың дусты, яшьтәше, шагыйрь Басыйр абый Рәфыйков бүгенге көндә Троицкта яши, әдәби очрашуларда яңа шигырьләрен укый. Мөсәгыйт абый Хәбибуллин да яшьли мондагы металлургия комбинатында берникадәр вакыт токарь булып эшләп киткән. Болар – җирле татар дөньясыннан үсеп чыккан яки формалашуына биредәге татар җәмгыяте йогынты ясаган талантлар.
Милли хәрәкәтнең яңа дулкыны узган гасырның сиксәненче еллары ахырында күтәрелде монда. Ул заманда өлкә милли мәдәният үзәге оешты. Дөнья кайнап торды <...>.
– Ана телебездә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләсе һәр чорда да актуаль һәм четерекле булды. Аеруча да Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен. Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилне укыткан, тәрбияләгән Оренбург төбәге мәгарифе һәм педагогикасы нинди һава сулый? Милләт яшьләрен ничек үстерәсез?
Руслан ЗӘБИРОВ, Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе:
– Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәриятенең тарихы 1989 елдан башланды, шул вакытта «Оренбург татар иҗтимагый үзәге» барлыкка килде. 1996 елдан ул «Оренбург шәһәре милли-мәдәни автономиясе» исемен йөртә башлады. Шул ук вакытта Оренбург өлкәсендә Орск, Богырыслан, Бозаулык, Сорочинск шәһәрләрендә һәм Татар Каргалысы белән Әсәкәй авылларында җирле татар иҗтимагый оешмалары барлыкка килә башлады.
1999 елда Шәһәр татар автономиясе әгъзалары инициативасы белән, район татар җәмгыяте вәкилләре катнашында «Оренбург региональ татар милли-мәдәни автономиясе (мохтәрияте)» оештырылды. 2013 елда аңа яңа исем бирелде: «Региональ иҗтимагый оешма «Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе».
Бүген Оренбург региональ татар милли-мәдәни автономиясе – ул җирле татар милли-мәдәни автономияләреннән һәм иҗтимагый оешмалардан торган челтәр. Өлкәдә Абдуллин, Александровка, Әсәкәй, Матвеевка, Тоз-Түбә районнарында һәм Орск, Богырыслан, Оренбург шәһәрләрендә 8 иҗтимагый оешма эшли.
Оренбург региональ татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллык тарихы бар, аның үз структур бүлекчәләре төп юнәлешләр буенча эшли:
1. Этнокультура (татар) компонентлы мәктәпләрнең директорлары һәм укытучылары берләшмәләре.
2. Татар яшьләре берләшмәсе.
3. «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе.
4. Хәйриячеләр берләшмәсе.
Иң элек без заманча этнокультуралы (татар) мәгариф системасына игътибар итәбез. Безнең максат – татар теле укытылган мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрү. Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәрияте өлкәдәге татар этнокультура компонентлы мәктәпләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Ел саен аларның директорлары һәм укучыларның ата-аналары белән очрашулар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинарлар оештырыла. Анда Оренбург өлкәсенең мәгариф, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре катнаша. Семинарларның максаты – иң шәп татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату; инновацион методика алымнары, укыту технологияләре белән танышу.
Шушы көннәрдә Оренбургта «Татар мәгарифе көннәре» уза. Анда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да вәкилләр катнаша <...>.
– Әстерхан – бик борынгы, заманында ханлык мәркәзе, төркиләрнең төп сәүдә үзәкләренең берсе булган өлкә. Аны, табигый гүзәллегенә бәйле рәвештә, «Көньяк Венеция», дип тә йөртәләр. Мәскәүдән 1 400 чакрым ераклыкка «качып» сыенган, куенына йөздән артык милләт, ундүрт дини конфессияне сыендырган төбәктә милләттәшләребез үзләрен ничек хис итә?
Әнвәр АЛМАЕВ, Әстерхан «Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы рәисе:
– 1989 елда Әстерханда «Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасына нигез салынды. Ул – Әстерхан өлкәсендәге рәсми рәвештә теркәлгән беренче милли оешма.
Оешманың төп максаты – татар милли мәдәниятен торгызу һәм үстерүгә, милли үзенчәлекләрне саклауга, татар милли бәйрәмнәрен, йола һәм гореф-гадәтләрен торгызуга, халыкның культура дәрәҗәсен арттыруга, халкыбызның элекке һәм хәзерге мәдәниятен белүгә нигезләнгән ватанпәрвәрлек хисен һәм югары әхлаклылык тәрбияләүгә ярдәм итү.
«Дуслык» җәмгыяте оешу белән, сиксән елга якын ябылып торган «Идел» татар газетасы 1990 елның августыннан янәдән чыга башлый. Ул мәдәни, әхлакый һәм иҗтимагый проблемаларны яктырта. Әстерхан татарларының тормышы, күренекле шәхесләре хакында яза. Мәктәп укучыларын һәм студентларны татар теленә якынайту максаты белән, «Тукай – минем йөрәгемдә», «Минем гаиләм» һ.б. иҗади бәйгеләр уздыра.
2002 елдан алып бу көнгә кадәр өлкә күләмендә беренче татар милли китапханәсе эшләп килә. Ул, татар авылларының мәктәп китапханәләре белән элемтәдә тора, аларга Казаннан килгән яңа китапларны тапшыра, татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышындагы истәлекле даталарны билгеләп үтү, олуг татар шәхесләренә, шигърияткә бәйле әдәби һәм мәдәни кичәләр, «түгәрәк өстәл»ләр, китап күргәзмәләре уздыру кебек чаралар башкара. 2002-2005 елларда китапханәдә татар якшәмбе мәктәбе дә эшләп килде.
«Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы эшчәнлегенең бер нәтиҗәсе булып татар халык бәйрәме Сабантуйны киң форматта уздыру тора. Әстерханда 2008, 2017 елларда Федераль Сабантуй бәйрәме узды. Хәзер бәйрәм 30 меңнән артык кешене җыя. «Нур», «Ялкын» кебек милли ансамбльләр югары дәрәҗәгә күтәрелде. Әстерхан татарлары өчен өлкә һәм Татарстан Республикасыннан килгән артистлар катнашында даими рәвештә төрле чаралар уздырыла.
Оешма каршында берлекнең «Дуслык» яшьләр бүлеге дә эшли. Ул оешма уздырган барлык чараларда да актив катнаша. Төрле кичәләр, мастер-класслар уздыра <...>.
– Бай традицияләре, үз-үзен саклау иммунитеты булган татар авылы... Бүген аның язмышы кем кулында? Гомер-гомергә милләтнең зыялы катламының төп өлеше авылларда тәрбияләнгән. Ульяновск өлкәсе татарлары да искәрмә түгелдер... Халкыбызның киләчәген тәрбияләүдә сезнең автономия нинди вазифа башкара?
Рамис САФИН, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Башкарма комитеты рәисе:
- Соңгы тапкыр халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, безнең Ульяновск өлкәсендә 150 меңнән артык татар кешесе гомер кичерә. Бүген татарлар барлык халыкның 12% ын алып тора. Өлкәбезнең 67 торак пунктында милләттәшләребез күмәкләшеп гомер кичерә. 1998 елда Россиядә иң беренчеләрдән булып өлкә татар милли-мәдәни автономиясе төзелде. Бүгенге көндә Өлкә законнар чыгару җыелышына һәм Шәһәр Думасына 9 кеше депутат булып сайланды. Төрле тармак буенча 14 милләттәшебез – профессор, 105 е фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия.
Хакимият, мәгариф һәм мәдәният органнарында татар халкының мәнфәгатьләрен Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе яклый. Аның Башкарма комитетында – 105 кеше. Соңгы елларда барлык муниципаль берәмлекләрдә дә милли-мәдәни автономиянең район советлары булдырылды. Алар, җирле район хакимияте белән уртак тел табып, нәтиҗәле эш алып бара.
Озакламый безнең автономия оешканга 20 ел тула. Шуңа күрә бүген ниндидер нәтиҗәләр ясарга да була, алга таба нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында да уйланабыз. Мәгариф буенча горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. 2004 елда Димитровград шәһәрендә татар мәктәбе ачылды. Узган ел аңа Г.Тукай исеме бирелде. Бүген анда укырга теләүчеләрне конкурс нигезендә кабул итү зарурлыгы турында уйланабыз. Мәктәптә урын җитмәгәнлектән, балаларның күбесе башка мәктәпләргә китә. Шунысы сөендерә: әлеге мәктәпне тәмамлаган укучыларның барысы да диярлек Казанда, Самарада, Ульяновскида һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларына керә <...>.
– Җөмһүриятебездә милли хәрәкәтнең башлануына 30 еллап вакыт узган. Татарстанга терәлеп торган Чувашстан татарлары да вакыйгалар үзәгендә кайнады. Бүген әлеге төбәк халкын ниләр борчый? Нинди максатлар белән яшисез?
Фәрит ГЫЙБАТДИНОВ, Чувашстан татарларының милли-мәдәни мохтәрияте рәисе:
– 2017 елда Чувашстанда татарларның милли яңарыш хәрәкәте башланганга – 30 ел, Татар иҗтимагый үзәге оешканга – 20 ел, милли-мәдәни мохтәрият төзелгәнгә 10 ел тула.
Безнең республикада бүген 36 мең татар яши. Аларның күпчелеге республиканың көньяк-көнчыгыш районнарындагы авылларда гомер итә. Шул ук вакытта шәһәрләрдә дә татар мәхәлләләре актив эшләп килә.
Чувашстандагы татар авылларында татар мәктәпләре, мәчет-мәдрәсәләр халыкка хезмәт күрсәтә. 2016 елда Урмай авылы мәктәбенең 150 еллыгын бик зурлап үткәрдек. Милләттәшләребезне Республика татар милли-мәдәни автономиясе берләштерә. Аның тырышлыгы белән ике дистә елга якын авыл-шәһәрләрдә Сабантуйлар, төрле милли бәйгеләр, конкурс-фестивальләр, мәдәният хезмәткәрләре өчен укулар оештырыла. Моннан тыш,
Чувашстан татарларының «Мишәр» халык фольклор ансамбле Чувашстанда гына түгел, барлык татар дөньясында дан тота. Шулай ук 25 ел дәвамында төбәкара «Урмай моңы» татар эстрада җыры фестивале Чувашстан татарларын күп җирләргә танытты. Бүген Татарстанның күп кенә танылган җырчылары беренче чирканчыкны шушы бәйге аша алды. Хәзерге көндә Чувашстан татарлары тырышлыгы белән төрки халыкларның «Урмай – Зәлидә», югалган җәүһәрләребезне торгызу максатында, мөнәҗәтләр, дини җырларны үз эченә алган «ART MADHIA» фестивальләре, милли мирасны фәнни яктан өйрәнү максатында, төбәкара «Мирас» фәнни-гамәли конференцияләре уза.
Чувашстан татарларының Казан, Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы белән бәйләнеше бик тыгыз. Татар конгрессы Башкарма комитеты белән Чувашстан татар автономиясе берничә проектны бергәләп алып бара. Татар конгрессы оештырган күп кенә чараларның кунаклары Чувашстанга тәҗрибә алырга даими килеп тора.
Чувашстандагы татарлар бүгенге көндә бердәм. Күп кенә төбәкләр өчен үрнәк булып торалар. Чувашстандагы татарларның мәнфәгате Татарстанның, Бөтендөнья татар конгрессының милли сәясәтенә тулысынча туры килә.
Шулай да күпкырлы эшчәнлегебездә без тарихка азрак урын бирәбез сыман. Бүгенге көнгә кадәр Чувашстандагы татарларның тарихына багышланган саллы гына бер тарихи хезмәтебез дә, тарихны өйрәнүче галимнәребез дә юк. Бу эштә без Казанга гына таяна алабыз <...>.
Сорауларга җаваплар кыскартылып урнаштырылды. Әлеге язманы тулаем «КУ» журналының 07, 2017) санында укыгыз.
"КУ" 07, 2017
Фото: pixabay
Теги: әңгәмә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев