Логотип Казан Утлары
Мөгаллим мөнбәре

Язучы дәрес бирә

Мөгаллим мөнбәре

Киләчәк укытучысы... Ул нинди булырга тиеш? Даими үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, аңа нишләргә? 85 елдан артык педагогик кадрлар әзерләүче, иң катлаулы елларда да үз максатына тугрылыклы булып кала алган Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте коллективы өчен бу сораулар һәрчак актуаль. Бигрәк тә, уку йортына яңа аяк баскан, үз кыйбласын әлегә анык аңлап та бетерә алмаган яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү өчен, уку йортыбыз барлык мөмкинлекләрдән дә файдалана: яңа мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне, интернет ресурсларны файдалы һәм максатчан кулланырга өйрәтү; тематик класс сәгатьләре, төрле кичәләр үткәрү; музейларга, театрларга сәяхәт; гомерләрен укытучы һөнәренә багышлаган ветераннар, танылган каләм ияләре, сәнгать осталары белән очрашу һ.б. Көллият директоры Гөлнара Гарипова һәм коллективыбыз тырышлыгы белән бүген уку йортыбыз, заманнан артта калмыйча, үткән традицияләренә тугрылык саклап яши. Ягъни студентларыбызны заманнан – яңалык, тәҗрибәдән – акыл һәм белем, ә үткәннәрдән үрнәк һәм әхлак алып тәрбияләргә омтылабыз. Шул максаттан, төрле проектлар уйлап табыла. Шундыйларның берсе – «Язучы дәрес бирә» республикакүләм белем бирү проекты. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде. Һәр елның көз айларында уза торган бу чара студентларыбыз тарафыннан яратып кабул ителә. Быел кайсы төркемдә кайсы язучы дәрес бирер, кайсысы ни белән шаккатырыр; нинди сорау яки биремнәр тәкъдим ителер дә, аларга кем тизрәк җавап биреп, язучыдан мактау сүзләре, бәлки, әле аның кулыннан китап алыр... Берәүнең дә килгән кунак, аннан да бигрәк, группадашлары алдында үзен белемсез итеп күрсәтәсе килми. Шуңа күрә киләсе кунаклар турында алдан мәгълүматлар барлана, әсәрләре укыла. Темасы гына да нинди бит: «Әдәбият – тел, мәдәният сакчысы». Студентларга дәрес биргән кунакларыбыз – шагыйрьләр Мөхәммәт Мирза, Нәҗибә Сафина, Сания Әхмәтҗанова, Илсөяр Иксанова, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах, ТРның халык артисты Миңгол Галиев – һәрберсе әлеге темага үзенчә, иҗади якын килгән. Әйтик, 1977-1981 елларда үзе дә Арча педагогия көллиятендә белем алган шагыйрә Сания Әхмәтҗанова үз дәресендә туган телнең дәвасын, шифасын, сихәтен Марсель Галиевнең «Туган тел сихәте» поэмасы аша ачып бирде. Дәреснең һәр этабы энәсеннән җебенә кадәр уйланылган. Шагыйрәнең чын укытучы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Шуны раслап: «Арча педучилищесы безне чын педагоглар итеп әзерләгән икән», – диде ул. Гимназия сыйныфларында Йолдыз Шәрәпованың кемнең күпме татар язучысын белүе турында кечкенә генә ярыш игълан итүе, Мөхәммәт Мирза, Нәҗибә Сафина, Рифат Сәлахләрнең тел мәсьәләсен үз иҗатлары аша ачып бирүе, Миңгол Галиевнең музыка бүлеге студентларының тавышларын тикшерүе укучылар күңелендә бик озак сакланыр әле. Гомумән, бу гади очрашу гына түгел, ә фикер алышу, дусларча аралашу, бүгенге тормышыбызга бәя бирү, проблемадан чыгу юлларын эзләү иде. Әйтерсең, тел мәсьәләсе белән бәйле соңгы вакыйгалар безне уятып җибәргән. Кунакларның җидесе җиде төрле дәрес үткәрсә дә, нәтиҗә бер: милләтебезне кайгыртучы язучыларыбыз, әдәбиятыбыз булса, аларны яшь буын укыса, җырларыбыз, моңнарыбыз онытылмаса – телебез бетмәс. Шул ук фикер актлар залында язучылар белән үткәрелгән матбугат конференциясендә дә дәвам итте. Шыгрым тулы зал, укучылар тын калып шигырь тыңлый, әлеге тынлыкка Миңгол аганың яңгыравыклы тавышы килеп кушыла... Күңел төпкелләренә үтеп керерлек мондый рухи азыкны бары тик милли моңнар, милли әдәбият һәм шигъри сүз генә җиткерә ала. Рәт араларыннан кулдан-кулга «Казан утлары» журналы «йөри». Аны бүген көллиятебезнең якын дусты, журналның баш мөхәррире Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) бүләк итеп алып килгән. Ул үзенең мәһабәт тавышы белән шигырь укый, сүз арасында журналның матур әдәбиятны пропагандалауга керткән өлеше турында да берсеннән-берсе матур җөмләләр тезә. Студентлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирә. Ә аларның ниндие генә юк (Телебезнең киләчәге нинди булыр? Язучы булып баеп буламы? Катнаш никахларга сез ничек карыйсыз? Әгәр сез язучы булмасагыз, кайсы һөнәрне сайлар идегез? һ.б.). Менә шундый гади, җанлы, җылы аралашу булды ул һәм бик күпләрнең күңеленә милли горурлык хисләре салды, милли рух уятты. Фатих Әмирхан сүзләре белән әйтсәк, «милли рух кертү, милли рухта тәрбия итү шәкерткә: «Менә син милли бул, үзең әнсат иткән милләтне сөй, аңа мәхәббәт ит», дию белән генә була торган бер нәрсә түгел». Безнеңчә, милли рух һәркемдә кызыксыну уятырлык, игътибарын җәлеп итәрлек әлегедәй чаралар аша барлыкка килә. Очрашу соңында язучылар республиканың һөнәри белем бирү оешмаларыннан җыелган бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән үткәрелгән «түгәрәк өстәл»дә дә шундый нәтиҗәләр ясалды. Студентларыбызда очрашу тәэсире тиз генә сүрелмәде әле, алдагы дәрестә дә, үтелгәннәр янә искә төшерелеп, кичәгә нәтиҗәләр ясалды. Бүләк ителгән китапжурналлардан кемнең нәрсә укуы билгеле булды. Өй эшенә язарга бирелгән мисалларның да күбесен шул китаплардан алуларын күреп сөендем. Аларны бергәләп укып, синоним һәм антонимнарның образ ясау үзенчәлеген тикшердек. Булачак педагогларның сөйләме башка һөнәр ияләренә караганда камилрәк булырга тиеш, чөнки алар – балалар күңеленә матурлык орлыклары салучылар. Бу максатта матур әдәбият әсәрләре – төп ярдәмче (без дәресләрдә ул турыда бик күп сөйләшәбез). Бөек әдибебез Гаяз Исхакый да үзенең «Мөгаллим әфәнделәр дикъкатенә» мәкаләсендә болай дип яза: «Әдәбият аркасында без балаларыбызның күңелләрен нечкәртәбез, балаларны уйларга, төшенергә, кеше хәлен, кеше кайгысын үз кайгысы иттереп уйланырга өйрәтәбез. Әдәбият аркасында балада тәнкыйть хисен үткерлибез, чарлыйбыз, әдәбият аркасында баланың күңелендәге матурлыкка маилне (тартылуын) куәтләндерәбез». Мондый чаралар, һичшиксез, яшьләрне матур әдәбиятка, китапка якынайтуның бер юлы.

Әлфия ТӨХФӘТУЛЛИНА, филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


фото: Әлфия Төхфәтуллина архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев