Логотип Казан Утлары
Мөгаллим мөнбәре

Рафис Борһанов министрлыкның туган телне укыту буенча тәнкыйть зонасына эләккәнен әйтте

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүгенге вазгыять нәтиҗәсендә халкыбызның милли үзаңын булдыру әһәмиятен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында ясаган чыгышында милли мәгариф мәсьәләләренә тукталды. Хөкүмәт йортында ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча сөйләштеләр. Министр телне саклау, үстерү өлкәсендә республика Хөкүмәтенең күпкырлы эш башкаруын әйтте. Президентның парламентка Юлламасында милли мәгариф системасын камилләштерү бурычы куелганын искәртте. “Ана теле” онлайн мәктәбе, “Шаян” телеканалы, “ТР дәүләт телләре һәм Татарстанда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча” ТР дәүләт программасы, олимпиадалар, бәйгеләр оештырыла. Бүгенге вазгыять халкыбызның милли үзаңын булдыру, телебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга хөрмәт тәрбияләү зарурлыгын таләп итә”, - диде. Рафис Борһанов әйтүенчә, моңа Хөкүмәт органнары, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, ата-аналар җәмәгатьчелеге һәм ММЧның бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. КФУ структурасында Г. Тукай исемендәге милли мәгариф югары мәктәбе милли кадрлар әзерләү үзәге булачагын билгеләп узды. Рафис Борһанов министрлыкның туган телне укыту буенча берничә тапкыр тәнкыйть зонасына эләккәнен искәртте. “Туган телләрне укытуны камилләштерү максатыннан, дәүләт теле буларак татар телен укыту буенча программа әзерләнде. Гомуми белем бирү оешмаларында экспертизасы уңышлы узды, якынча белем бирү программалары реестрына кертелде”, - диде. Министр татар теле, әдәбияты буенча 64 дәреслек федераль реестрга кертелгәнен, 49 уку кулланмасы экспертизаларны үтеп, исемлеккә кертелүгә әзер булуын белдерде. “Ләкин сәгатьләр саны кимү, туган телне укыту алымнары үзгәрү белән бәйле рәвештә, яңа буын укыту-методик комплектларын әзерләүгә керештек”, - диде. Бу хакта тулырак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев