Логотип Казан Утлары
Мөгаллим мөнбәре

Мәктәптәге сират күпере

Татарча укытуны дәвам иттерер өчен, сират күперен кичәргә туры килә. Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, мәга­риф, фән һәм милли мәсьә­ләләр комитеты утырышыннан соң шундый фикергә киләсең. Кичүнең бәясе дә бар. Татарча дәреслекләрне федераль исем­леккә кертү өчен, республика казнасыннан 27 миллион сумнан артык акча сорала. Ләкин хикмәт акчада гына түгел. Әлеге санны Татарстан мә­га­риф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин телгә алды: – Татарстан китап нәшрияты мәгълүматларына караганда, экспертиза үткәрү һәм федераль исем­леккә кертү өчен, бер дәрес­леккә 345 мең сум исәбеннән финанс чыгымнары таләп итә. Шулай итеп 1–11 сыйныфларга аерым бер фәннең дәреслекләре өчен 3,795 миллион сум акча кирәк булачак. Гомуми чыгым 27 миллион 600 мең сум тәшкил итә. Һадиуллин әйтүенчә, РФ мә­га­риф министрының йомгаклау аттестациясе турындагы карары буенча, федераль исемлеккә кермә­гән дәреслек белән укыган бала өлгергәнлек турында аттестат ала алмаячак. Шуңа күрә мәктәпләрне исемлеккә кергән дәреслекләр белән тәэмин итмичә булмый. Әле­гә татарча укыту оештырылган мәк­тәп­ләрдә дә урысча дәрес­лекләр белән белем бирәләр. Сүз төгәл фәннәрнең татарча дәрес­лекләре турында бара. Бу хәлдән ничек чыгып була? Министр урынбасары, урысча дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итәргә кирәк, ди. Татарстан китап нәшрияты мондый эшне башкара ала торган оешмалар исемлегенә кергән. Моннан тыш республикада шушындый хокукка ия булган тагын 3 оешма бар. “Без 49 дәрес­лек­не федераль исемлеккә кер­тер­гә тәкъдим итәбез. Болар – үз дә­реслекләребез һәм тәрҗемә ител­гән дәреслекләр. Ләкин бу эш әлегә туктатылган”, – ди Һадиуллин. Баксаң, Татарстан федераль министрлыкка тәрҗемә дәреслек­ләренә экспертиза эшен гадиләш­терү турындагы тәкъдимен юллаган булган. Ләкин ул хуплау тапмаган. Тагын да саннарга тукталсак, 2018-2019 елларда республика мәктәпләренә татар теленә тәрҗе­мә ителгән 45 мең 259 уку әсбабы алынган. Яңа ФГОСка күчү сәбәпле, 9 нчы сыйныфларга – 19 млн, 8 нче сыйныфларга – 13,5 млн, 1 сыйныфка – 24 млн (укучылар саны артуга бәйле), 4 сыйныфка 76 млн (предметлар үзгәрү сәбәпле) сумлык дәреслек алынган. Шулай итеп республика мәктәпләре электрон һәм басма дәреслекләр белән тәэмин ителгән булып чыга. Татарстанда татар телендә 70 мең бала белем ала. Дәүләт Думасындагы туган телне өйрәнүгә багышланган парламент тыңлауларында катнашкан Разил Вәлиев, төбәкләр дәреслек­ләрне әзерләү вәкаләтләрен үзлә­ренә бирүне сорады, дип тә әйтте: – Ләкин, минемчә, алар моны бик үк теләми. Бу мәсьәлә Россия Мәгариф министрлыгында тукталган. Бөтен хикмәт шунда. Алар бу 27 миллионны нәрсәгә тотарга җыена? Мин ни өчен мондый сорау куюымны да аңлатып китәм. Парламент тыңлауларында экспертларны төбәкләрдән чакырырга җыенганнарын әйттеләр. Аларга бу эшләре өчен тиеннәр түләя­чәк­ләр, акчаның калганы Мәс­кәүдә калачак. Депутат, “Яңа Гасыр” каналы генераль директоры Илшат Әминов фикеренчә, дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итмичә тартмада озак яткырырга ярамый. “Татар мәктәпләрендә төп фәннәр буенча исемлеккә кертелгән дә­рес­лекләр кайтарылмаган. Укытучылар исемлектәге дәреслекләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Бу – га­дәт­тән тыш хәл. Моңа бөтен көчне куярга кирәк. Мәгариф министрлыгына да авыр. Әгәр 27 миллион сум акча таләп ителә икән, аны түләргә ки­рәк. Уку елы бара, алар дәрес­лексез нишләсен? Киләсе елга нәрсә буласы да билгеле түгел”, – ди ул. Утырышта мәгариф белгече Марат Лотфуллин татар телен дәү­ләт теле буларак укыту мәсьәләсен дә күтәрде. “Әлеге мәсьәләдә Россия Конституция Суды карары бар, ә уку планында “татар теле” дигән фән юк булып чыга”, – диде. Илшат Әминов, андый предмет юк, дип каршы төште, Марат Лотфуллин исә, кистереп: “Закон нигезендә андый предмет бар”, – дип җавап бирде. Алай булгач, нишләп соң балалар татар телен укымый? Журналистлар бу сорауны Илсур Һадиуллинга да бирделәр. Ул: “Без федераль белем бирү стандартларына телләр турындагы яңа законны исәпкә алган үзгәрешләр кертүне көтәбез. Бу – зур процесс. Шул ук вакытта безгә татар телен туган тел буларак сайлауга, фән­нәр­не туган телдә өйрәнүгә беркем комачау итми. Андый куркыныч юк”, – дип җавап кайтарды. Аның сүзләренчә, туган тел буларак татар телен сайлаучылар саны да узган ел дәрәҗәсендә калган: укучыларның 68 проценты – татар, 30 проценты – урыс, 2 проценты башка телне туган тел буларак сайлаган. Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөхәр­рире Айсылу Галиева, Илшат Әми­новның, бу – гадәттән тыш хәл, ди­гән фикере белән килешә. Аның әйтү­енчә, экспертиза һәм башка мәшә­катьләр – татар телен мәктәп­ләр­дән сөрүнең бик оста эшләнгән юлы: – Атнасына ике сәгать укытыла торган татар теле дәреслекләре әле эшләнмәде. 4 сәгатьлек программаны ике сәгатькә калдырып эшләү бара дип ишеттем. Безнең нәшрият исә “Просвещение” ки­тап­­ларын тәрҗемә итеп чыгарырга лицензия алды. Мәсәлән, география, “Әйләнә-тирә мохит” кебек дәреслекләр үзгәртелмичә тәрҗе­мә ителә һәм янә федераль исем­леккә керергә дәгъва итә. Ә ул дә­реслек түгел, бәлки, тәрҗемә генә. Тәрҗемә дәреслек исемлеккә кер­мәгәнгә, тышлыгына “дәреслек” дип түгел, “уку әсбабы” дип язып куябыз. Закон буенча һәр дәрес дә­реслек ни­гезендә укытыла. Димәк, мәк­тәп­ләрдә дәреслекләр юк, икенче планда кулланылырга тиешле уку әс­баплары гына бар. Шул рәвешле, татар теле, бик акыллы гына итеп, мәк­тәпләрдән сөреп чыгарыла. Инде Актаныш, Сарман, Арча һәм башка татар районнары мәктәпләре дә закон буенча бары тик дәреслек дип аталган урысча физиканы гына алырга тиеш булалар. Татарча уку әсбабын алар икенче планда гына куллана ала. Бу проблеманы кем хәл итәргә тиеш – мин белмим. Бәлкем Якутия, Чуашстан һәм милли телдә уку алып барылган башка төбәкләр бу мәсьәләдә бердәм күтәрелергә тиештер. Утырыш нәтиҗәсендә Мәгариф, мәдә­ният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Татарстан Хөкүмәтенә татар теле һәм әдә­бияты буенча яңа уку-укыту комплектларын әзерләү, дәреслекләрне федераль исем­леккә кертүгә кирәкле экспертизалар өчен финанслау мәсьәләсен карарга киңәш итте. Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов исә өстәгеләрдән нидер эшләрләр дип көтеп утыру ягында түгел: – Татарча дәреслекләр белән тәэмин итү – әлбәттә, дәүләт эше һәм ул аны тизләтергә тиеш. Әмма моны җәмәгатьчелек таләп итәргә, бу мәсьәләдә актив булырга кирәк. Районнарда урысча дәреслекләр буенча укыту тавыш-тынсыз гына башланды. Сәбәбе – ата-ана­лар­ның татарча белем кадерен аңламауда. Монда да дәүләтнең эшләве кирәк. Замана баласы урыс телен начар белмәс, ничек карасак та, төп тел – урыс теле. Моннан котылып булмый һәм кирәкми дә. Татар телен исә татар телендә укыту гына саклап кала ала. Монда күп нәрсә ата-анадан тора. 18 ноябрьдә шуңа ата-аналар конференциясен уздырабыз. Ул яңа шартларда милли тәрбия бирү темасына багышлана. Дәреслекләр мәсьәләсенә кил­гәндә, күп нәрсә мәктәптән тора. Законда бит туган телдә укыту юлы күрсәтелгән: без татарча уку әсбабын куллана алабыз. Бу юлны актив файдалансак иде. Айрат Фәйзрахманов тагын бер проблеманы телгә ала. Ул да булса, татар теле укытучыларын, директорларны яклый торган юристлар мәсьәләсе. Аның әйтүенчә, бу мәсьәләдә күп укытучыларга адвокат Руслан Нәбиев бушлай ярдәмен күрсәткән. Андый юристлар тагын да күбрәк булсын иде, ди ул. Шул ук вакытта ул мәктәп җитәк­че­лә­реннән үз проблемаларын җәмәгать­че­лек­тән яшер­мәүне үтенде. Мисалга Павел Шмаковны алырга була. Айрат Фәйзрахманов әй­түенчә, ул мәктәп хәлләрен интернет сәхифәләрендә тәфсилләп язып барып, үзенә шактый те­ләктәш тапкан һәм суд штрафлары өчен акча җыю да оештырылган. Теләк булса, милли тәрбияне оештырып була. Ә без һаман уянып җитә һәм бердәм була алмыйбыз әле. (“Ватаным Татарстан”, /№ 167, 16.11.2018/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев