Халык авыз иҗаты – миллилекнең башы

Халык авыз иҗатының иксез-чиксез хәзинәсен танып белми торып, шушы халыкның телен өйрәнү мөмкин түгел, дисәк, ялгышмабыз. Кешелек элек-электән өлкәннәрнең акыллы сүзләрен, төпле фикерләрен истә тотып яшәгән. Әүвәлгеләрнең тормыш тәҗрибәсе кешеләргә яшәү дәверендә төрле кыенлыклардан чыга белү юлын күрсәткән. Буыннан-буынга күчеп килгән әлеге кыйммәтләр бүгенге көндә дә зур әһәмияткә ия.

Мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр, әкиятләр, риваятьләр, дастаннар, бәет-мөнәҗәтләр, лирик һәм йола җырлары, гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр һ.б., шөкер, халыкта әле дә бар. Татар фольклоры әсәрләренең бер гасырдан ашкан җыелу-туплану тарихы мәгълүм. Фольклор ул һәрвакыт үсештә-үзгәрештә, кәгазьгә теркәлеп калганнары аша гына да яшь буын үзенә бик бай белем туплый ала. Тел өйрәнү мәсьәләсенә килгәндә, фольклор әсәрләре аеруча актуаль. Әдәбият, татар теле дәресләрен, тәрбия сәгатьләрен фольклор әсәрләреннән башка күз алдына китерү дә кыен. Фән-техника, компьютер, интернет заманында яшибез, күп гасырлык фольклор байлыгыбызны тормышта куллануның саега баруы беребезгә дә сер түгел. Моның шулай булуы бик кызганыч, әлбәттә. Авыз иҗатына ихтыяҗның бетүе телгә игътибарның кимүе белән тыгыз бәйле булса, киресенчә, тел байлыгы саегу сәбәпле, замана фольклорының кулланылыштан төшеп баруы проблемасы да юк түгел.

Ничек кенә булмасын, телебезне һәм фольклор байлыгыбызны саклап калу юлларын эзләү һәм табу кирәк. Халык авыз иҗатын балалар күбесенчә мәктәптә тел, әдәбият дәресләрендә өйрәнәләр. Туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, гомумән, милли-мәдәни мираска әһәмият бирү, һичшиксез, гаиләдән һәм мәктәптән башлана. Шунысы бәхәссез: милли тел, мәдәни байлыгыбызны саклап калу мәсьәләсен җайга салу юлында уку-укыту системасында фольклорны куллану – гаять отышлы чараларның берсе. Фольклор әсәрләре тәрбия бирү максатыннан да, шулай ук телгә өйрәнгәндә, логик фикерләү сәләтен үстерү, сүзлек запасын баету чарасы буларак та кулланыла. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре төзегәндә, китап авторлары, фольклор әсәрләренең шушы хасиятен аңлап, халык иҗаты жанрларын әдәбиятның асылына төшендерү, телнең нечкәлекләрен аңлатып бирү өчен файдалана.

Укыту процессында халык авыз иҗаты балага әдәп-әхлак, туган илгә, телгә, мәдәнияткә мәхәббәт, кешеләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү белән беррәттән, тел гыйлемен һәм әдәбиятны үзләштерүдә ныклы нигез ролен үти. Фольклорга тиешле игътибар күрсәтелгән дәреслек укытуның сыйфатына бермә-бер тәэсир итә.

Бүгенге көндә Татарстан мәктәпләрендә татар әдәбиятын укыту өчен дәреслекләр җитәрлек. Безне кызыксындырган мәсьәлә – дәреслек авторларының халык авыз иҗатына биргән әһәмияте. Соңгы вакытта рус мәктәпләрендә филология фәннәре кандидатлары Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов һ.б. тарафыннан 5-9 сыйныфлар өчен төзелгән «Татар әдәбияты» дәреслекләре популярлашты. Әлеге дәреслекләр төрле бәхәсләр тууга да сәбәп булды. Төп проблема – рус мәктәбе укучысы өчен дәреслекнең кыенлыгы. Бу урында халыкның үз сүзләрен – «Белмәгәнне белдер, кулына алтын йөзек элдер», дигән мәкальне куллану урынлы булыр. Безгә калса, әлеге дәреслекләр, бай материалны уңайлы һәм аңлаешлы бирү җәһәтеннән, рус телле балалар белән эшләү өчен дә, үз телен камил белмәгән татар балалары өчен дә бик кулай, әмма уңышка ирешү өчен, төп шарт – дәреслек материалына укытучының осталыгы һәм укучының белем алырга теләге кушылган булу. Тиешле шартлар җитенкерәгән очракта, ягъни әзерлекле һәм тәҗрибәле укытучылар кулында әлеге дәреслек татар әдәбиятын укытуда алдынгы урынга лаек дигән фикеребезне җиткерәбез. Әзерлек дигәндә, монда укытучының билингваль булуы, татар телен генә түгел, рус телен дә бар нечкәлекләре белән белүе, тәрҗемә остасы булуы турында сүз бара, хәлбуки, дәреслек шуны истә тотып төзелгән дә.

Төп авторлары Мотыйгуллина Ә.Р. һәм Ханнанов Р.Г. булган «Татар әдәбияты» дәреслекләренә килсәк, татар фольклоры материаллары бишенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр һәр дәреслектә эзлекле урын алган. Биредә фольклор әсәрләрен генә түгел, фольклористика фәненә мөнәсәбәтле терминнарны укучыга аңлаешлы телдә аңлата бару да игътибарны үзенә җәлеп итә. «Халык авыз иҗаты», «фольклор», «халыкның сүз сәнгате» кебек төшенчәләр, укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, һәр сыйныфта җентекле ачыклана, жанрларга бүленеш, жанр төрләре турында мәгълүмат бирелә, схемалар аша яктыртыла, сораулар һәм биремнәр белән ныгытыла. Болардан тыш, билгеләмәләрнең татар телендә һәм дәүләт телен өйрәнүче баланың аралашу теле булган рус телендә дә бирелә баруы бик уңайлы. Жанрлар ягыннан һәр сыйныфта материалның дәреслекләргә гаять оптималь бүленгән булуын искәртми булмый. Бишенче сыйныфта әкиятләргә урын бирелә. Программада каралган 8 әкият арасында татарныкы белән башка халыкларның эпик үрнәкләре дә бирелгән булу әйбәт. Бала татар әдәбияты дәресендә, әйтик, рус әкияте белән татар телендә таныша, бу – балага тел өйрәнү җәһәтеннән файдалы, игътибарын фольклорга юнәлтү ягыннан да отышлы.

Алтынчы сыйныф дәреслеге укучыны мифлар дөньясына алып керә. Моңа кадәрге дәреслекләрдә һәм, гомумән, татар фольклористикасында мифларга аерым игътибар күрсәтелми килүне исәпкә алганда, кешеләрнең дөньяны күзаллавындагы бик борынгы карашларны чагылдырган мифларга дәреслектә бирелгән урын бик җитди яңалык буларак кабул ителә. Әдәбият дәресләрендә фольклорның әлеге төре турында да сүз алып бару укучыны чын мәгънәсендә серле дөнья белән таныштыра, милли мифларга якынайта, дөнья халыклары мифлары янәшәсендә татар мифик образларын күтәрә. Мифлар белән таныштырганнан соң, шушы ук сыйныфта халык җырларына зур игътибар бирелә. Шунысы куанычлы: дәреслек авторлары үз хезмәтләрендә фольклор фәнендәге соңгы казанышларга нигезләнәләр, татар халык җырларын иң соңгы һәм камил бүленештә тәкъдим итәләр. Җырларның йола җырлары, лирик җырлар, тарихи җырлар, уен җырлары һәм такмак-такмаза төрләре дәреслектә бирелгән схемада апачык чагыла, мисаллар отышлы.

Җиденче сыйныф дәреслегендә урын алган йола фольклоры үрнәкләре этник асылыбызны балага аңлату җәһәтеннән искиткеч файдалы. Монда йола фольклорының аңлатылып кына калмыйча, шуларны чагылдырган әдәби әсәрләрдән өзекләрнең дә дәреслектә урын алуын ассызыклап китик. Халык иҗатының әдәбият белән бәйләнешен төрле яклап ачу җәһәтеннән, бу – бик оста алым. Дәреслек татар бәйрәмнәренә генә түгел, башка халык йолаларына да игътибар күрсәтә, әйтик, татарларның Нардуган, бәби туе, Покрау кебек йола-бәйрәмнәре янәшәсендә мариларның Уярня йоласы мисалга китерелә. Шушы ук сыйныфта бәетләр, мөнәҗәтләр турында да сөйләнелә, укучылар борынгы «Сак-Сок» белән танышалар.

Фольклор төшенчәсенең киңлеген раслап, сигезенче сыйныфта да дәреслек татар гына түгел, башка халыклар сүз сәнгате белән таныштыру һәм фольклор белән әдәбият бәйләнешен күрсәтү принцибын саклый, риваятьләр, легендалар, халык музыка уен коралларына, темага ярашлы әдәби әсәрләрдән өзекләргә урын бирә. Бу сыйныфта укучылар артык зур күләмле булмаган текстлар аша татарларның тарихи үткәненә сәяхәт кылалар, Казан ханлыгы чоры риваятьләре белән танышалар, «Казан кайда корылган», «Утсыз кайный торган казан», «Зөһрә кыз» кебек татар халык риваять һәм легендалары белән беррәттән, Урта гасыр Европа халыкларында таралган шундый төр әсәрләрне дә татар телендә укыйлар. Дәреслекнең шушы ук бүлекчәсе Ф.Яхинның «Һомай кошы», Ә.Еникинең «Курай», Ф.Яруллинның «Моңлы курай» кебек әсәрләрен бирү аша фольклор һәм әдәбият арасындагы бәйләнешне ача. 

Тугызынчы сыйныф дәреслеге исә халык иҗатының иң элитар жанрына – дастаннарга киң урын бирә, «Идегәй»гә, «Йосыф кыйссасы»на туктала. Әлбәттә, дастан ул – төрки эпос белән дә, борынгы Көнчыгыш әдәбияты белән дә тыгыз бәйләнеш тота торган четерекле жанр, шуңа да татар дастаннары белән таныштырганда, башка халыклар эпосы белән параллельләр уздыру кирәк. Дәреслектә бу мәсьәләгә игътибар азрак бирелгән, әмма дөнья эпосы янәшәсендә милли эпосның иң гүзәл үрнәкләре читтә калмау куандыра.

Дәреслекләрнең ахырында урнаштырылган «Теоретик сүзлекчә»дә фольклорга караган төшенчәләрнең шактый урын биләве хакында әйтеп үтми булмый, чөнки алган белемне ныгыту этабында мондый сүзлекләрнең әһәмияте биниһая. Программага нигезләнгән әлеге сүзлек, әйтик, укучыларга халыктан язып алынган әкият белән автор әкияте арасындагы аерманы таныта, фольклор белән әдәбият өчен арадаш жанрлар – әкият-поэма, әкият-пьеса, әдәби төр буларак эпос турында мәгълүмат, фольклор жанрларына билгеләмә бирә, әдәбиятта фольклоризм төшенчәсен аңлата.

Фольклор – әдәбиятның чишмә башы. Татар телен һәм әдәбиятын дәүләт теле буларак өйрәнүче рус мәктәпләре укучыларына шушы хакыйкатьне төшендерү юлында әлеге дәреслекләрнең дәрәҗәсен югары дип бәяләргә мөмкин. Һәр сыйныфта дәреслек фольклор белән ачыла, аннан татар әдәбияты ядкарьләренә киң урын бирелә. Дәреслекләр бирегә кертелгән әдәби әсәрләрдә әдипләребезнең халык иҗаты чишмәсеннән ни рәвешле файдалануларын күзаллау мөмкинлеген тормышка ашыруы белән дә кыйммәт. 2014-2016 елларда дөнья күргән, 5-9 сыйныфлар өчен икешәр кисәктән торган әлеге «Татар әдәбияты» дәреслекләре күренекле фольклор галимнәреннән кайберләрен телгә алып китүе белән үзенчәлекле. Рус мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты өйрәнүчеләр өчен белемнең мондые да һич артык түгел, киресенчә, болар бар да укучыны татар мохитенә якынайта. Биредә татар фольклор мәктәбенә нигез салган Хәмит Ярми, аның эшен тугры дәвам иткән Фатих Урманчеев, Марсель Бакиров, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Флора Урманче, Рәшит Ягъфәров, Ленар Җамалетдинов, Айсылу Садекова, соңгы буын фольклор галимнәре Ким Миңнуллин, Лилия Мөхәммәтҗанова, Илсөяр Закирова һ.б. кебек белгечләр хакында да мәгълүмат кертү нур өстенә нур булыр иде, әлбәттә. Хәлбуки, программада урын чикләнгәнлек кайбер мөмкинлекләрне киметә.

Күзәтүебезгә нәтиҗә ясап әйтсәк, татар теленә өйрәтү процессында татар дөньясына хас гореф-гадәтләр, традицияләр, халкыбыз тарихы, фольклор белән әдәбият арасындагы күпгасырлык багланышларны колачлаган һәм ачып биргән дәреслекләрне хупламый мөмкин түгел. Мондый дәреслекләр татар телен дәүләт теле буларак укытканда (бүген аеруча да актуаль), татар фольклорын башка халыкларныкы белән параллель куя, татар фольклор әсәрләрен гомумкешелек әдәби кыйммәтләре янәшәсенә чыгара, рус мәктәбендә татар фольклорын өйрәнүнең яңа һәм нәтиҗәле юлларын ача. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып белү тирәлеге киңәю һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның әдәби-мәдәни хәзинәләр катламын тирәнтен үзләштерүгә бик нык бәйле. Иң мөһим аралашу чарасы булган телне шушы телдә сөйләшүче халыкның фольклорына тыгыз бәйләп өйрәтү – һәрьяклап отышлы гамәл.

Алёна ФӘХРЕТДИНОВА,

Казан шәһәре 37 нче гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

филология фәннәре кандидаты

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: