Логотип Казан Утлары
Милләттәшләр

Үз җирендә солтан

Игенчелектә дә, терлекчелектә дә хуҗалык күрсәткечләрен тагын да күтәрү, хезмәттәшлек элемтәләрен киңәйтү, туган авылының үсешенә үз өлешен кертү – менә шундый якты уй-ниятләр белән яши ул бүгенге көндә.

Туйган җирдән туган җир артык, ди халык мәкале. Чыннан да, читтә ничек кенә рәхәт булмасын, һәр кеше үз Ватанын, кендек каны тамган туган ягын сагынып, аңа тартылып яши. Язмабызның герое Дамир әфәнде Гыйльманов исә читкә китеп, үз хисләрен бизмәнгә салып та азапланмый. Кечкенәдән тормыш девизы итеп алган омтылышына тугры калып, туган җирендә лаеклы итеп яшәргә, район һәм республика файдасына хезмәт итәргә тырыша.
Башкортстанның Кушнаренко районындагы 300 еллык тарихы булган Калтай авылында туып үскән Дамир Фәнүз улы, мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерләү факультетына укырга керә. Дипломлы
белгеч булып җитешкәч, күп кенә яшьтәшләреннән аермалы буларак, бәхет эзләп, чит тарафларга юл тотмый, туган районына юнәлә ул.
– Мәктәптә укыганда ук агроном булам дип, үз алдыма максат куйган идем. Кайттым да җиң сызганып, эшкә тотындым. Без – чыныгып үскән буын, шуңа күрә бер эштән дә курыкмыйбыз, – дип, героебыз хатирәләре белән уртаклаша.
Яшь белгечне «Урал» колхозына баш агроном итеп билгелиләр. Әмма биредә берәр еллап эшләгәннән соң, ул үз теләге белән комплекс бригадасы базасында төзелгән хуҗалык-исәпләү звеносын җитәкләргә алына. Өч ел эчендә шактый зур уңышка
ирешә, эшчеләргә түләнә торган хезмәт хакы ике мәртәбә арта. Күп тә үтми, энергиясе ташып торган Дамир Фәнүз улын колхоз рәисе итеп сайлыйлар.
Бу Дамир Гыйльмановның хезмәт юлында үзенчәлекле бер чор була. Үсемлекчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерү күләмен арттыруга йөз тоткан җитәкче авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүнең алдынгы технологияләрен эшкә җигә, колхозда тир түгүчеләрнең эшен оештыруга һәм аларны матди яктан кызыксындыру чараларын тормышка ашыруга күп көч сала. Колхозда дистә ел эшләп, уңышлы нәтиҗәләр күрсәткән җитәкчене 2001 елда районның орлыкчылык инспекциясе башлыгы итеп
билгелиләр, тик аңа анда озак эшләү насыйп булмый.
Гасырлар алмашкан чорда бөтен илне ялмап алган икътисади тотрыксызлык авыл хуҗалыгын да урап узмый. Аның кырыс җилләренә каршы тора алмаган бихисап күмәк хуҗалыклар таркалуга тыныч күңел белән карый алмый Дамир Фәнүз улы.
– «Урал» колхозының банкротлыкка чыгуын, бөтен милке таралуын, халыкның эшсез калуын белгәч, җаным түзмәде, басуларыбызда чүп үләннәре үсеп утырмасын, Калтаемда тормыш сүнмәсен дип, авылымда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга карар иттем, – дип искә ала ул үзенең тормышын янәдән үзгәрткән чорын. – Ниятемне хатыным Эльвираның да хуплавы иңнәремә канат куйды.
Шулай итеп, моннан унҗиде ел элек Калтай авылында крестьян-фермер хуҗалыгы оеша. Аның эшен көйләп, җайга салып җибәргәнче шактый тир түгәргә туры килә Гыйльмановларга. Тик алар, тырыш һәм максатчан кешеләр буларак, сайлаган юлларыннан тайпылмый. Иген үстерү белән беррәттән, фермерлар терлекчелек тармагын тергезүгә дә җиң сызганып тотына. Иң башта кара-чуар токымлы 30 баш тана сатып алалар, аннары тагын 100 баш алып кайталар. Элекке колхозның искереп,
ташландык хәлгә килгән терлекчелек биналарын нигезеннән түбәсенә кадәр яңартып, заманча төс кертәләр. Бүген дә әби-бабалары, әти-әниләреннән калган мирасның кадерен белүче, чын хуҗа алар.
– Без бердәм халык бит. Шуңа күрә хезмәтебездән тәм һәм ямь табып эшлибез. Бүген хуҗалыгыбызда 450 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 120се – савым сыеры, – ди Дамир әфәнде. – «Гаилә терлекчелек фермасы» программасы кысаларында тугыз миллион сумнан артык грант оттык. Әлеге финансларга үзебезнең җиде миллионны да кушкач, бихисап эшләр
башкарылды. Күптән түгел пастеризацияләнгән сөт җитештерә башладык. Аңа кадәр ике кибетебездә, Кушнаренко районының башка сәүдә нокталарында үзебез җитештергән катык, каймак, эремчек кебек сөт ризыкларын сата идек инде. Халык бик яратып, безнекен сорап ала.
Татар авылларын гомер-гомергә ат көтүләре бизи. Хуҗалыкның тагын бер юнәлеше атлар үрчетү белән бәйле.
– Эшне 30 баштан башладык. Хәзерге вакытта әлеге сан 230 га җитте. 500, 1000 башка җиткерү планнарыбыз да бар, Алла боерса. Авыл кешесе атсыз яшәргә тиеш түгел, – ди
узган ел казылык һәм кымыз җитештерү эшен башлап җибәргән җитәкче.
Дамир Фәнүз улын лаеклы рәвештә туган авылының ныклы терәге дип атарга мөмкин. Авылдашлары өчен эш урыннары булдыручы да, кышын юлларны кардан чистарттырып торучы да ул. Шуңа өстәп, иганәчелек белән дә шөгыльләнә. Берничә ел элек малтабар
Венер Юнысов белән мәчет салдырганнар. Бүген яше дә, карты да рәхмәтле аларга: «Ихлас» исемен йөрткән бу мәчет авыл кешеләрен җыеп, дини бәйрәмнәрне үткәрә торган күркәм бер урынга әйләнгән.
Авыл күләмендә үткәрелә торган бәйрәмнәрне оештыручы да, спортны үстерүгә өлеш кертүче дә ул – Дамир Фәнүз улы. Саный китсәң, исең китәрлек: авыл клубыт искергәч, мәдәният учагы сүнмәсен өчен фермер үз бинасын файдалануга биргән
хәтта. «Витязь-Юниор» хәрби-патриотик клубына нигез салган иганәче буларак, Калтай авылы малайлары көнчыгыш көрәш төрләре белән шөгыльләнсен өчен бина, махсус киемнәр, ярышларга йөрергә транспорт белән тәэмин иткән. Нинди генә эшкә тотынсаң да, якыннарың ныклы терәк булса гына, уңышка ирешергә мөмкин. «Иптәшемнән уңдым» дип шөкрана кылучы Эльвира Мисбах кызы иренең һәр омтылышын хуплый. Эльвира ханым – Башкортстанның мәгариф отличнигы, шулай ук Россиянең мактаулы исемнәренә лаек булган. Дамир әфәнде – Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Алар өч балага гомер биргәннәр. Кызлары Лилиянең үз гаиләсе бар инде. Тормыш иптәше Илдус белән ике малай үстерәләр. Данил
белән Таһир – Гыйльмановлар нәселен дәвам итүчеләр. Данил башта РФ Хөкүмәте каршындагы финанс университетын, соңрак Югары икътисад мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган. Таһир да абыйсыннан калышмый: ул да – уку алдынгысы. Тиздән аның
кулында Мәскәү дәүләт идарә университетының кызыл дипломы булачак. Икесе дә спорт мастерына кандидатлар.
Шулай да балалар җай булган саен әти-әнисе башлаган эшкә үз өлешен кертергә, ярдәм итәргә ашкына. Булышчылар булганда исә киләчәк тә өметлерәк күренә. Шуңа күрә героебызның планнары зурдан. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә хуҗалык күрсәткечләрен тагын да күтәрү, хезмәттәшлек элемтәләрен киңәйтү, туган авылының үсешенә үз өлешен кертү – менә шундый якты уй-ниятләр белән яши ул бүгенге көндә. Максатларына ирешергә һәм туган җирендә солтан булып, бәхеткә күмелеп яшәргә барлык шартлары да бар аның.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: Гыйльмановлар

гаиләсе архивыннан

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев