Логотип Казан Утлары
Милләттәшләр

Алтын башкалада кунакта

Дөньядагы иң озын гомерле алтын руднигы тарих битләренә илгә фәлән тонна алтын бирүеннән бигрәк, аерым бер шәһәргә тормыш, җан бүләк итүе белән язылыр, мөгаен. Ә моңа, иң беренче чиратта, алтын бөртекләренә тиң булган халкы, шул исәптән милләттәшләребезнең җирдә һәм җир астында куйган хезмәте сәбәпче булыр.

Алтын чыккан җирендә кыйммәт, диләр. Свердловск өлкәсендә урнашкан Берёзовский шәһәре – алтын чыга торган җир. Анда һәммә кеше язмышын туры мәгънәсендә алтын хәрефләр белән яза, һәрнәрсәгә алтын тузаны куна...
Гәрчә биредә яшәүче халык әллә кайдан алтындай ялтырап, күзгә ташланып тормый. Ходай биргән көнгә канәгать булып, эшеннән тәм, яшәвеннән ямь алып яши белә алар. Шуңадырмы, аларның тормышы көндәлек мәшәкатьләр тирәсендә генә әйләнми, ә рухи-мәдәни кыйммәтләргә йөз тота.

Милләттәшләр әйдәманы

Тарихи Ватаннарыннан читтә яшәүчеләр, кагыйдә буларак, туган халкының рухын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм киләчәк буынга ирештерү максатыннан милли-мәдәни оешмаларга берләшә. Андый оешма Берёзовскийда да бар. Шәһәрнең
1989 елда ук оешкан татар-башкорт җәмгыятен бүгенге көндә Фридә Насретдинова җитәкли.
Башкортстанның Аксәет авылында туып-үскән Фридә ханым, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанның финанс-икътисад институтына укырга керә. Хезмәт юлын Арча сөт комбинатында башлый. Яшь белгеч язмыш җилләренең кай якларга таба исәсен уйламый әле: сайлаган һөнәре буенча эшкә урнашуыннан канәгать булып, канатланып эшләп йөри. Бераздан кияүгә чыгып, туган якларына – Нефтекамага күчә. «Һәр кешене язмыш йөртә, – ди ул бүген, үткәннәрне барлап. – Кайвакыт шома, кайчак сикәлтәле сукмактан алып китә». Шул рәвешле, моннан дүрт дистә еллап элек Насретдиновлар гаиләсе Березовский шәһәренә чыгып китә. Нәкъ шул чорда Фридә ханым Россиядә бердәнбер прецизион эретмәләр заводында, ә үзгәреш җилләреннән соң яңа гына оешып килгән медицина иминиятләштерү фондында хисапчы булып
эшли. «Әлхәмдүлиллаһ», – дип көн саен кабатлый торган Фридә Фәрит кызы бүген инде лаеклы ялда. Шулай да өйдә кул кушырып ята торганнардан түгел ул. Шәһәрдә яшәүче милләттәшләрен бергә туплап, аларга әйдәман булып тора.
– Һәр эшкә ниндидер бер этәргеч кирәк. Улым әле мәктәп укучысы гына иде, яңа эшкә килгән яшь директор Маргарита Дорохина шәһәрдә яшәүче төрле милләт вәкилләренең тормыш-көнкүрешен барлап, аларны башкаларга күрсәтү, үзара танышу максатыннан йорт-ишегалларына багышлап, бәйге игълан итте. Әрмән, украин,
русларныкы белән беррәттән мәктәп ишегалдында татар утары да калкып чыкты. Килгән кунаклар да ошатты бу эшебезне. Шул рәвешле өлкә дәрәҗәсендә милли хәрәкәтләр башланды, үзем дә Татарстаннан читтә милләтебезне, татар рухын саклау эше белән мавыгып киттем, – ди ул һәм сүзен үзләре ирешкән уңышлар турында сөйләп дәвам итә. – Аллага шөкер, шәһәребездә мәчет тә төзелде, Милли йортыбыз да бар. Ә иң мөһиме – авыр чакта таянырдай, шатлыкта уртаклашырдай милләттәшләребез
янәшәдә. Алар – төп горурлыгым.
Рида һәм Нәҗип Хәйдәршиннар, Раушания һәм Марат Яңгировлар, Гөлсия һәм Марс Гариповлар – соңгы чирек гасыр дәвамында милли чараларны үткәрү эшендә Фридә ханымның төп таянычлары, милләтебезнең көнкүрешен, телебезне, мәдәниятебезне саклау юнәлешендә ару-талуны белмичә тынгысыз эш алып баручылар.
– Якташларыма да рәхмәтем чиксез. Бердәнбер улымны югалту хәсрәтен кичергән авыр вакытларымда да һәрчак янымда булдылар. Айдар Галимов, Ләйсән һәм Салават Фәтхетдиновлар үз-үземә бикләнергә, кайгым белән күзгә-күз калырга мөмкинлек
бирмәде. Төрле эшләргә тарттылар, иҗтимагый хәрәкәт башында йөрү дә күңелдәге бушлыктан котылырга ярдәм итә иде.

Иман нуры яктысында

Шәһәрдә дини рух та, мәдәни рух та көчле, шуңа күрә теләсә нинди мәсьәләне уртага салып чишәргә тырыша мондагы халык.
12 ел элек үз ишекләрен ачкан мәчеттә имам Рәдифулла хәзрәт Гыйндуллин эшли. Мәчет карамагындагы шимбә-якшәмбе мәктәпләрендә һәркем – олылар да, балалар да татар телен йә гарәп графикасын өйрәнә яисә дини белем ала. Ир балалар белән
аерым, кызлар белән аерым укытучы шөгыльләнә.
– Һәркайдагыча, теләсә нинди башлангыч финансларга барып төртелә. Шәһәрдә үтә торган милли эшләр дә матди яктан ярдәм көтә. Бу уңайдан мәчет каршында оешкан попечительләр советына рәхмәтлемен. Сабантуйлар булсынмы, Ураза, Корбан
гаетләре, шулай ук Мәүлет бәйрәмнәре, язучы-шагыйрьләребезгә багышланган кичәләр – һәркайсына ярдәм итәләр, беркайчан да кире борганнары юк. Узган елны санамаганда, ел саен Сабантуй уздырабыз. Быел, Аллаһ кушып, утыз беренче мәртәбә үткәрергә ниятләп торабыз, – дип дәвам итә сүзен Фридә ханым.
Төбәктә халкыбызның гореф-гадәтләренә, йола-бәйрәмнәренә игътибар зурдан. Бу эштә дә татар-башкорт оешмасы алдынгылар рәтендә. Ел саен балалар һәм өлкән яшьтәгеләр белән берлектә «Иман нуры» дип аталган мөнәҗәтләр кичәсе уздырыла.
Шулай ук балалар бакчаларына барып, андагы сабыйларны татар халкының сәнгате, мәдәнияте, әдәбияты белән таныштырып, милли ризыклар белән чәй эчүләр оештырыла.

Киштәләрдә – татар китаплары

Әңгәмәбезгә шәһәр китапханәсендә инде 22 ел буе өлкән китапханәче булып эшләүче Гөлсия Гарипова кушыла. Балтач якларында туып-үскән Гөлсия ханым Берёзовский шәһәренә килен булып төшкән икән.
– Бирегә күчеп килгән елны ук татар-башкорт оешмасына кушылдым һәм милләттәшләр белән эшләү өчен «Үз тамырларыңны онытма» дигән проект яздым, – ди
ул, истәлекләрен барлап.
Әлеге проект буенча китапханәгә килгән һәркем «Казан утлары», «Сөембикә» кебек журналларны укый, әлеге басмалар аша яңа әдәби әсәрләр белән таныша ала.
Инде биш еллап Татарстан китап нәшрияты белән дустанә элемтә урнаштырылган. «Китап киштәләре ел саен яңа, матур, эчтәлекле әдәби китаплар белән тулыланып тора», – ди Гөлсия ханым, горурланып. Укучыларны яңа китаплар, татар әдипләре
белән таныштыру өчен төрле чаралар үткәрелә: күргәзмә-презентацияләр оештырыла, балаларга онлайн форматта әкиятләр уку да туган телебезне популярлаштыруда
уңышлы алым булып тора дип саный милләт өчен җан атып йөрүче фидакарь ханымнар.
Г.Тукай, М.Җәлилнең туган көннәренә атап оештырылган рәсем һәм шигырь бәйгеләре, төрле әдәби чаралар да китапханәдә еш уздырыла икән. Шунысы игътибарга лаек: әлеге чараларда төрле милләт халкы катнаша. Бу, балалар һәм яшьләр арасында
ана телләрен өйрәнү белән беррәттән, башка милләт мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү өчен бик мөһим. Моңа Татарстаннан килгән шагыйрь-язучылар белән очрашулар, татар концертлары да ярдәм итә икән. Кызганыч, пандемия аркасында мондый чаралар соңгы елда кимегән. Әмма читтән кунаклар килми дип, кул кушырып утырмый мондагылар.

 «Курай» моңнарына ияреп

Замана борчуларын читкә куеп, дөнья мәшәкатьләрен онытып тору өчен сәнгать сөючеләр «Курай» милли коллективына берләшкән. 2009 елда эшли башлаган әлеге ансамбльне Илнур Хәмидуллин җитәкли. Төрле һөнәр ияләрен бер җиргә туган
телләренә, мәдәниятенә мәхәббәт берләштергән. Һәвәскәр сәнгать хезмәткәрләренең халык коллективы исеменә лаек булган әлеге ансамбль концерт һәм гастроль эшчәнлеген алып бара, шулай ук төрле бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә катнаша. Берничә мәртәбә татар җырларын һәм музыкасын башкаручыларның «Урал сандугачы» ачык фестиваль-бәйгесе лауреаты исеменә лаек булганнар. Күңелләрне җилкендереп җибәрә торган чыгышларны тамаша кылганнан соң, «Мин дә булдырам бит!» дип ашкынучы иҗат кешеләре дә тора-бара коллективка кушылып китә.
Әңгәмәдәшләремнән ансамбльнең исеме җисеменә туры киләме соң дип кызыксынам. Халкыбызның онытылып бара торган җырларын күп очракта баянга кушылып җырласалар да, араларында курай тартучы Вадим Мостафин да бар икән.
Иҗат белән эшне бергә үреп бару Вадим үскән гаиләдән киләдер, мөгаен. Инде 82 яшен тутырган әтисе Мөдәрис ага да соңгы алты ел дәвамында «Курай»лылар белән бергә җырлап йөри. «Тормышының күп өлешен шахтада үткәрсә дә, сулышы әйбәт, рәхәтләнеп җырлый – андыйлар сирәк», – диләр аның хакында сәнгать хезмәттәшләре. Тагын бер үзенчәлекләре бар артистларның: җырларны алар 2-3 тавышка бүленеп башкаралар.
Милләтебезнең мәдәниятен күтәрүдә бу да бер уңай күренеш, – ди Фридә Фәрит кызы һәм игътибарымны моннан тугыз еллап элек ачылган Милли йортка юнәлтә. Әлеге бинаның бер бүлмәсендә Сабантуй әйберләре сакланса, икенче өлешендә шәһәр
китапханәсе филиалы рәвешендә оештырылган күчмә китапханә урын алган. Әлеге йортта күргәзмәләр, төрле чаралар үткәрелә.
– Күңелемдә йөрткән тагын бер хыялым тиздән чынга ашарга охшап тора – Татар милли музее өчен урын бүлеп бирелүен көтәбез. Ата-бабаларыбыздан калган рухи, мәдәни мирасыбызны саклыйсы, киләчәк буынга җиткерәсе килә бит, – ди Фридә ханым.

Дан аллеясе буйлап

Берёзовскийның җир өстендә хезмәт итүче алтын бәясенә тиң булган кешеләре белән таныштык. Инде шахтага төшеп меник.
Берёзовский руднигы шәһәр халкының төп эш урыны булып тора. Соңгы берничә ел дәвамында хезмәткәрләрнең уртача яше 35 дип билгеләнә. Ә моннан 10 ел элек бу сан 60 тирәсендә тибрәлгән. Сүз шахтада, нигездә, пенсионерлар эшләп, предприятиенең
торгынлык чоры кичергән вакыты турында бара. Ә бүгенге көндә эшләргә ашкынып торган яшьләргә карап сокланырга гына кала.
Оешма җитәкчелеге предприятиедә кырыклап (!) хезмәт династиясе булуын исәпләп чыгарды. Буыннан-буынга күчкән хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгән, никадәр авыр чакта да эшенә ябышып яткан кешеләре белән көчле рудник. Менә кемнәр алтын
бәясе кешеләр! Арада вагон йөртүчеләр, бушатучылар, сигналчылар, шартлатучылар, бораулаучылар, юл яручылар, беркетүчеләр, руда баетучылар һәм тагын атамалары безнең колакка ятышлы булмаган әллә ничә төрле һөнәр вәкилләре бар.
Шунысы игътибарга лаек: шахтада эшләүчеләрнең 30 процентка якын өлешен татарлар тәшкил итә. «Кәйлә белән чүкеч заманнары артта калып, аларга алмашка куәтле заманча техника килсә дә, алтын табу эше – шактый катлаулы хезмәт. Татарның тырыш,
сабыр, намуслы булуы авыр эшләрне җиңәргә ярдәм итә», – ди Фридә ханым. Берничә ел элек алтын табучылар үзләренең Дан аллеясын булдырган. Берёзовский тракты буйлап узучы һәркем ел дәвамында аларга карап соклана ала. Үз эшенең герое булып танылган һәр шахтёр «Таучылар даны» күкрәк билгесе белән бүләкләнә икән. Шундыйларның берсе – Хайрузов Радик. Аның II һәм III дәрәҗәдәге күкрәк билгеләре бар инде. Южный шахтасында казучы булып хезмәт куючы Радик әтисе Шәйхнур ага һәм абыйсы Рәфыйк эшен дәвам итә. Башка уңышларына өстәп, моннан берничә ел элек Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. «Әтинең
эшен дәвам итүебез белән горурланабыз. Шахта эше – безнең яшәү рәвеше инде ул, үз вакытында эш хакын алып, киләчәккә ышаныч белән яшибез», – ди Радик үзе дә.
«Шунда тудым, шунда үстем, шундадыр минем язмыш», – ди Берёзовский егете Марс Мансур улы Гарипов. Татар рухының сагында торучы Гариповлар гаиләсендә ике кыз тәрбияләнә. Икесе дә чатнатып татарча сөйләшә. Марс әфәнде исә әтисе башлаган эшне дәвам итүче. Әтисенең авыр да, мавыктыргыч та эштә эшләве, үз хезмәтен яратуы Марсны да шуңа тарта. Слесарь-электрик булып башлаган хезмәт юлын ул тау җиһазлары цехы башлыгы вазифасында дәвам итә, бүгенге көндә күтәрү
җайланмаларын көйли торган хезмәтнең махсус бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли. «Бу – алтын табу эшендә иң мөһим участокларның берсе, – дип таныштыра безне Фридә ханым. – Шахтада күтәрү җайланмалары эшләми икән, бөтен процесс туктала».
Хәсән Мансур улы Нәбиуллин да – Свердловск өлкәсе егете, Краснотуринск шәһәрендә туып үскән. Рудникка 2015 елда килгән белгеч, яшь кенә булуына карамастан, инде баш механик урынбасары вазифасында. Тау университетында белем
ала һәм эшли дә. «Эшемне бик яратам. Хезмәт хакының тотрыклылыгы башлы- күзле булган кешегә бигрәк тә мөһим. Җитәкчебезнең алдан күреп эш итүе тормыш- көнкүрешебезнең киләчәктә дә өметле булуына ышаныч бирә», – ди ул, күз кысып.
– Шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, вахта юлы белән Әлмәт, Лениногорскидан килеп эшләүче бригадалар да бар. Шахтада эшләү шартлары канәгатьләндермәсә, вахта белән шундый ерак араларны үтеп килеп йөрмәсләр иде, – дип егетнең сүзен җөпли
Фридә ханым. – Моның өчен рудник җитәкчесе Фәрит Миннәхмәт улы Нәбиуллинга рәхмәтебез чиксез зур. Саулык, озын гомер телибез үзенә. Бүген юкка гына шахтёрлар арасыннан 3 буын вәкилен күрсәтмәдек сезгә. Яшьләрнең булуы, аларның өлкәннәр
тәҗрибәсен истә тотып эшләүләре Россиянең алтын башкаласында урнашкан шахталарның киләчәге зур дигәнне аңлата. Без моңа шатланабыз гына.
Дөньядагы иң озын гомерле алтын руднигы тарих битләренә илгә фәлән тонна алтын бирүеннән бигрәк, аерым бер шәһәргә тормыш, җан бүләк итүе белән язылыр, мөгаен. Ә моңа, иң беренче чиратта, алтын бөртекләренә тиң булган халкы, шул исәптән милләттәшләребезнең җирдә һәм җир астында куйган хезмәте сәбәпче булыр.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: журнал архивыннан

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев