Логотип Казан Утлары
Миллият

Татарстаным – Идел-йортым!

Газаплы уяну

XVI гасыр уртасында бәйсезлеген югалтканнан соңгы еллар татар халкы өчен газаплы хыяллар, әрнүле өметләр дәвере булды. Гасырлар дәвамында дәүләтчелеген торгызу теләген иң татлы хыялы итеп саклап килде. Әлбәттә, моның нигезендә телен, динен, гореф-гадәтләрен, димәк, халык буларак үзен саклау рухы ята иде. Үз дәүләтчелеген торгызу, башка халыклар белән тигез хокукка ирешү теләге халкыбыз күңелендә һәрвакыт ышаныч бөреләре булып яшәп килде һәм үзгәртеп коруның беренче шифалы җилләре исү белән үк ышанычлы шытымнарын бирде. Шунысын да әйтеп китү бик урынлы булыр: халык хәрәкәте беренчеләрдән булып өч Балтыйк буе илләрендә башланган булса, шул ук вакытта Татарстанда татар халкы арасында Татар иҗтимагый хәрәкәте барлыкка килде. Татар иҗтимагый үзәгенең региональ оешмасы беренчеләрдән булып Түбән Камада оешты һәм рәсми рәвештә расланды.

Күпләребезнең хәтерендәдер: 1988 елның сентябрендә Техника йортының кече залына бер төркем тынгысыз җаннар җыелды. Аларның ачынып-ачынып сөйләгән сүзләрендә — динебез бетә, телебез бетә, милләтебез бетү алдында тора, болай яшәп булмый, нәрсәдер эшли башларга кирәк бит, дигән фикер ярылып ята иде. Әмма нишләргә кирәк икәнен, нәрсәдән башларга икәнен ачыклау авыр иде. Шушы нишләргә кирәк дигән сорау көннән-көн күпләрнең күңелен били башлады, җыелып фикер алышулар даими хәрәкәтнең башлангычы булып китте. Барыбызның да теләкләре изге булса да, фикерләр чуарлыгы үзен нык сиздерде. Хәтта кайбер иптәшләрнең хәрәкәттән читләшүенә һәм үз төркемнәрен оештыруына китерде. Әмма ысуллар төрле булса да, теләкләр бер булгач, барыбызның да тырышлыгы уртак максатыбызга юнәлде һәм ахырда хәрәкәтебезнең бердәмлеге саклана алды.

Үткәрелгән оештыру җыелышында Татар иҗтимагый үзәгенең төп юнәлешләре булып түбәндәгеләр билгеләнде: 1. Республикабызның статусын күтәрү. 2. Кама Аланында татар атом электр станциясен төзетмәү һәм республикада экология проблемалары. 3. Бетүгә дучар ителгән динебезне, телебезне, рухи дөньябызны шушы аяныч халәтеннән коткару һәм татар халкын милләт буларак саклап калу.

Әлбәттә, сәяси күзлектән караганда, иң мөһим проблема булып халкыбыз өчен республикабызның статусын күтәрү тора иде. Чөнки бу юл — татар халкының күптәнге хыялы, Октябрь чорыннан соң әрнүле алдануы һәм бик күп сәяси корбаннар биргән юлы. Мулланур Вахитов, Мирсәет Солтангалиев һәм аларның күпмеңләгән тарафдарлары — шушы изге юлның корбаннары.

Республикабызның статусын күтәрү

Табигый ки, үзгәртеп кору еллары башлангач та, беренче бурычыбыз булып республикабызның статусын күтәрү тора иде. Шушы максаттан чыгып, имзалар җыю башланды. Бу гаиләләргә һәм хезмәт коллективларына үтеп керде, шәһәрдә күпмеңләгән халык җыйган митинглар оештырылды. Шәһәребезнең Техника йорты алды мәйданында имзалар буенча Татар иҗтимагый үзәге һәм Азатлык яшьләр оешмасы әгъзаларыннан оештырылган даими штаб эшләде. Сәяси көрәш шулкадәр кискенләште ки, халкыбызның кайбер фидакарь уллары һәм кызлары ачлык игълан иттеләр. Моңарчы безнең тормышта күрелмәгән шушы адымга барган Раиф Сабирҗан, Энҗе Хаҗиева, Якуб Төхфәтулла һәм Рәшит Фәйзрахман кебек милләттәшләребезгә без соклану хисләребезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Алар үзләренең тәвәккәл адымнары белән битараф күңелләрне дә сәясәткә җәлеп итеп, күпләрнең фикерен статусыбызны күтәрүгә юнәлтә алды. Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары башлап җибәргән изге эш милли хисләре сакланган ватандашларыбыз арасына үтеп керде һәм теләктәшлек тапты, үзенә дәвамчылар өстәде һәм нәтиҗәдә шәһәребездә генә дә 50 меңләп имза җыелды.

Шунысын да әйтеп китү артык булмас. Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары таләбе белән статусны күтәрү мәсьәләсе Түбән Кама шәһәр Советы сессиясендә һәм партия пленумында да каралды һәм әлеге мәсьәләдә уңай карар кабул ителде. Бу Татарстан коммунистлары оешмаларының статусны күтәрү буенча кабул иткән бердәнбер карар иде. Куанычлы ки, безнең бу омтылыш демократик рухтагы башка милләт вәкилләре: рус, чуваш, башкорт, мари, удмурт, украин һ.б. арасында да зур теләктәшлек тапты.

Сәяси көрәш көннән-көн кыза барды. Ул Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Әлмәт мәйданнарын үтеп, башкалабыз Казанның Азатлык мәйданына барып җитте. Республикабызның дәүләт статусы турында Декларация кабул итү көннәре сәяси көрәшнең кульминациясенә әверелде. Бу көннәрдә Азатлык мәйданында СССРның кайсы гына төбәкләреннән татар вәкилләрен очратмадык. Аларның таләбе бер иде: Татарстанга дәүләт мөстәкыйльлеге статусы! Азатлык мәйданындагы көрәшчеләр сафына Чаллы, Түбән Кама төбәкләреннән фидакарь көрәшчеләрнең дәррәү килеп керүләре, аларның тәвәккәллеге Казан халкында соклану тудырды, көрәш рухы һәм җиңәчәгебезгә ныклы ышаныч уятты. Азатлык мәйданы гөрләде. Ул чын азатлык өчен көрәш кырына әверелде. Анда даими митинг барды, дин әһелләре, язучылар, галимнәр, артистлар, берсен-берсе алыштырып, ялкынлы нотыклар тотты, көрәшкә чакырды, хокук таләпләре куйды.

Бу онытылмас көннәрнең бер мизгелен күз алдыннан үткәрик. Бер төркем «Бүленмәс империя» тарафдарлары, Казан ял паркы каршында митинг үткәреп, Татарстанның Казан губернасы гына булып калуын таләп итеп, Азатлык мәйданына килеп керде. Милли хисләребезне болай мыскыл итү мәйданга җыелган милләттәшләребезнең күңелендә нәфрәт уятты. Бер төркем лачындай егетләребез аларга капма-каршы басты. Шуның белән карагруһчыларның тузынуларына чик куелды. Бу тәвәккәл адымны ясаучы егетләр алдында шәһәрдәшебез, көрәштәшебез, якын дустыбыз, Мамадыш районы Еники чишмәсе авылы егете Әнәс Габделхәй улы Шәмсетдинов булганлыгын без горурланып искә алабыз.

Ниһаять, 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советы үзенең сессиясендә Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. Татар иҗтимагый хәрәкәтенең шуннан соңгы этаплары республикабызның мөстәкыйльлеген яклауга һәм ныгытуга юнәлдерелде. Татарстанның үз Президентын сайлау, Россия Президентын сайлаудан баш тарту, дәүләт статусыбызны билгеләү буенча бөтенхалык референдумын үткәрү һәм статусыбызны беркеткән яңа Конституциябезне булдыру этаплары һәм дә шушы юнәлешләрдә уңай нәтиҗәләргә ирешү — халкыбыздан бердәмлек, максатларыбызга бирелгәнлек, көрәшчеләребездән тәвәккәллек таләп итте. Әгәр шушы зур эшләрдә халкыбыз уңай нәтиҗәләргә ирешкән икән, безнең таләпләребез гадел, көрәш юлыбыз дөрес, киләчәккә ышанычыбыз нигезле.

Һичберебез генә дә шикләнмәскә тиеш: татар халкының үз мөстәкыйль дәүләте торгызылыр, дөньяның башка цивилизацияле дәүләтләре, халыклары арасында Татарстан дәүләте, татар халкы үзенең лаеклы урынын алыр. Моның өчен бездән бер генә нәрсә таләп ителә: милли хәрәкәтебезнең уянуы һәм аның милли горурлыкка әверелүе. Горур халык бервакытта да кол булмый һәм ул, тарихның бөтен каһәрле сынауларын уңышлы үтеп, мең еллардан соң да үз дәүләтен торгызуга ирешә. Бу — хакыйкать, моның безнең өчен иң ышанычлы дәлиле булып яһүдләрнең 2 мең елдан соң да үзләренең дәүләтләрен торгызулары тора.

Республикада экология проблемалары

Мәскәү империячел даирәләре башка регионнарның мәнфәгате белән беркайчан да исәпләшмәде. Республикабызның нәкъ уртасында, зур промышленность предприятиеләре урнашкан районда проектсыз-нисез, ышанычсыз җир катламына дәһшәтле атом электр станциясен урнаштыру — шул диктат сәясәтенең ачык дәлиле. Бу башбаштаклык Татарстанда яшәүче күпләрнең күңеленә шөбһә салды һәм зур каршылык хәрәкәте оешуга сәбәпче булды. Әлеге мөһим эшне Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары башлап җибәрде һәм җитәкләде. Иң беренче адымнардан буларак, АЭС җитәкчеләре белән әңгәмә оештырылды. Күпме генә яшерергә теләсәләр дә, АЭСның рөхсәтсез төзелүен, куркыныч булуын һәм ышанычсыз җир катламына утыртылуын инкарь итә алмадылар. АЭС директоры Антоновның: «Куркынычсызлыкны мин гарантиялим!» — дигән сүзләре үзе бер җавапсызлык үрнәге иде. Шушы туып килә торган афәт күпләрнең, нинди милләттән булуына карамастан, АЭСка каршы туплануына китерде.

Шәһәребез тарихында яңалык булган зур-зур митинглар үткәреп, кискен резолюцияләр кабул ителде. ТИҮ әгъзалары, башка регионнар белән берләшеп, АЭС төзүне туктатуны таләп итеп, имзалар җыюны оештырды. Алдан килешенеп, Казан, Уфа, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән АЭСка каршы марш оештырылды. Маршта катнашучылар Түбән Камада һәм Кама Аланында халык күңеленә үтеп керердәй митинглар үткәрде һәм пикетлар оештырды.

Бу эштә бигрәк тә зур хезмәт куючылардан шәһәребез кешеләре Роберт Гыйззәтуллин, Наил Махиянов, Юрий Аносов, Вахит Биктаһиров, Рифкать Гәрәев, Казан физигы Альберт Гарипов булды. Әйтергә кирәк, АЭС төзелешенең Татарстан халкына карата хыянәтчел икәнен фаш итүдә Казан университетының кайбер галимнәре дә фидакарь эш эшләде. Алар фәнни дәлилләр белән халыкта төзелешкә кискен каршылык тудыруга ифрат зур өлеш кертте.

АЭСка каршы көчләрнең берләшүе, аның киң халык массаларында теләктәшлек табуы империячел даирәләрне дә халык мәнфәгате белән исәпләшергә мәҗбүр итте һәм, ниһаять, АЭС төзелеше туктатылды. Бу зур җиңү булды. Шушы хәрәкәтнең тәэсире нәтиҗәсендә, гомумән, шәһәрдә һәм промышленность предприятиеләрендә экология мәсьәләләренә игътибар сизелерлек артты. Әмма әле бу эшнең башы гына. Һич тә онытырга ярамый: безнең эчкән суыбыз, сулаган һавабыз, ашаган ризыкларыбыз тиешле таләпләргә җавап бирми. Аларга игътибарны арттыру — безнең уртак бурычыбыз.

Татар халкын милләт буларак саклап калу

460 ел дәвамында коллык каһәрләренең бөтен ачысын татып, шөкер Ходайга, күп югалтулар белән булса да динебезне дә, телебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә, милләт буларак халкыбызны да саклап кала алдык. Бу изге юлда фидакарь изге затларыбыз Кол Шәриф, Габденнасыйр Курсави, Мөхәммәдьяр, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Габдерәхим Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Риза Фәхретдин, Габдулла һәм Гобәйдулла Буби, Зыя Камали, Хәсәнгата Габәши, Муса Бигиев, Садри Максуди, Гаяз Исхакый һәм башка мулла-зыялыларыбызның халкыбызга күрсәткән хезмәте искиткеч зур булды. Чөнки татарның мәгариф системасы дин белән аерылгысыз бәйләнгән иде.

Совет чорына кадәр татарга мәктәп ачарга һич рөхсәт булмаса да, мәчет-мәдрәсәләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар халкы Русия халыклары арасында иң укый-яза белгән халык булып саналды. Әмма совет чорында дин тыелды, шуның белән мәдәни системабыз да бетерелде. Моның аяныч нәтиҗәләрен без бүген бик нык татыйбыз. Миссионер Ильминский тәгълиматларына корылган, ягъни баланы сабый чактан ук гаилә мохитеннән, туган теленнән, гореф-гадәтләреннән, диненнән аерып тәрбияләү һәм укыту системасы иң аяныч хәлгә — милләтебезне юк итү халәтенә китерде.

Шушы халәтне аңлау милли мәгариф системасын булдыруның ничек мөһим икәнен ачык күрсәтте. Шуның өчен милли балалар бакчалары ачу, ягъни баланы үз милли мохитендә тәрбияләү, милли мәктәпләрдә баланы туган телендә укытып, үз рухи дөньясында тәрбияләү өчен шартлар булдыру Татар иҗтимагый хәрәкәтенең төп бурычларыннан берсе булып тора. Бу искиткеч мөһим һәм авыр юнәлештә Татар иҗтимагый хәрәкәте зур эш башлап җибәрде. Милли мәнфәгатьләрнең зарурлыгын ата-аналарга, тәрби ячеләргә, укытучыларга, җитәкчеләргә таныту максатыннан, шәһәрнең барлык бакчаларында, кайбер мәктәпләрендә сораштырулар үткәрдек. Нәтиҗәдә, ата-аналарның милли тәрбия, милли укыту системасына битараф булмауларын күрсәтә алдык. Ачыграк әйткәндә, шәһәрдә 67% ата-ананың милли тәрбия-укыту системасын яклавын билгеләдек. Бу безгә ата-аналарның таләбен алгы планга куярга мөмкинлек бирде. Шушы таләпләргә нигезләп һәм кабул ителгән дәүләт мөстәкыйльлеге Декларациясенә таянып, депутатларыбыз шәһәр Советы сесси ясендә милли бакчалар ачу, милли мәктәпләр булдыруны мәгариф системасының планына кертә алдылар.

Бу эш бик авыр бара. Әмма куанычлы нәтиҗәләр дә бар: шәһәребездә 2 татар балалар бакчасы ачылды. 84 балалар бакчасында 132 татар төркеме оешты рылды. 2 нче татар гимназиясе, 19 мәктәптә 32 татар классы эшли башлады; мәктәпләрнең күпчелек сыйныфларында татар телен укыту юлга салынды, бер татар музыка мәктәбе хасил булды; милли кадрлар мәсьәләсе хәл ителә башлады; 2 нче татар гимназиясенә, татар музыка мәктәбенә һәм кайбер гомуми белем бирү мәктәпләренә җитәкче урыннарга татар милләте вәкилләре куелды; 18 мәктәптә милли мәгариф буенча директор урынбасарлары булдырылды. «Нефтехим» берләшмәсе социаль үсеш идарәсендә җитәкче кадрлар алыштырылды һәм бу эш уңай нәтиҗәләрен дә күрсәтә башлады. Шушы юнәлештә ТИҮнең шәһәр Советы депутатлары Алмаз Якупов, Илдар Сәйфуллин, Рифгать Гатин, Фәрит Низамов, Равил Сәлахов, Рәшит Фәйзрахиев, Раиф Галиев, Гаян Ягъфәров, Рөстәм Мифтахов, Рәсим Нәфыйков, Сөяр Мусин, Рәшит Шәйхәлиев, Рафаэль Азизов, Ильяс Әхиятдинов башкарган зур эшләрне без зур канәгатьләнү һәм рәхмәт хисләре белән билгеләп үтәбез. Аларның кыю эшчәнлеге дәүләт мөнәсәбәтен милли мәнфәгатебезгә карата уңай якка үзгәртә алды. Бу үзгәрешләр куандыра. Ләкин без милли тәрбия, милли укыту системасы булдырудан ерак әле. Милләттәшләребез арасында аңлату эшен көчәйтергә һәм җитәкче даирәләр алдында таләпләребезне кыюрак куярга кирәк.

Әлбәттә, балалар бакчаларында аерым татар төркемнәре, мәктәпләрдә аерым татар сыйныфлары ачу безне әле һич кенә дә канәгатьләндерми. Моны эшнең башы гына дип карыйбыз. Төп бурыч булып үз тәрбия һәм мәгариф системабызны булдыру тора һәм балаларыбыз шул юлны үтеп үсәргә тиеш. Чөнки башка юл — милләтне бетерү юлы. Ә татарны бетерү сәясәте яңа күренеш түгел. Мәсәлән, Русия империясенең халык мәгарифе министры Д.В.Толстой 1870 елда болай язган: «...Безнең ватаныбыз киңлекләрендә яшәүче инородецларны укытуның төп һәм хәлиткеч бурычы булып аларны урыслаштыру һәм урыс халкы белән кушу тора» (Сөембикә, 1993, № 2, 7 б.).

Кызганыч ки, бу бурыч 1970 елларда, ягъни 100 елдан соң коммунистик идеологиянең тырышлыгы белән үтәлеп бетә язды. Әмма аны ахырынача үтәргә ирек бирмәү, үзебезнең тәрбия-укыту системасын булдыру һәм саклау бүгенге көндә милләтебез алдында торган бурычларның иң мөһиме һәм изгесе булып кала.

Дин ул — кыйбла. Динебезне югалта барып, кызганыч, кыйблабызны да югалта яздык. Шуның аркасында урыслаштыру буенча совет империясе 50 ел эчендә Русия империясе 400 елда да ирешә алмаган уңышларга иреште. Бу мисал динебезнең милләтне саклауда нинди зур роль уйнавын күрсәтә. Шуның өчен үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән үк дингә игътибар арту, мәчетләр сала башлау табигый күренеш иде.


"КУ" журналының 3нче (март, 2014) санында басылды. Сайтта кыскартылып урнаштырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев