Логотип Казан Утлары
Миллият

Милләт кызлары

(Төркиядә яшәүче татар галимәләре)

Төркия элек-электән төрки-мөселман дөньясының бер үзәге булып санала.
Госманлы империясе чорында ук татарлар Төркиягә дини һәм дөньяви гыйлем
эстәргә баралар. Россиядәге дини, сәяси, социаль изүләрдән туеп китеп
төпләнүчеләр дә аз булмый анда. XX йөз башында инкыйлаб үзгәрешләре
башлангач, читкә китәргә мәҗбүр булган бер төркем татар зыялылары ул
вакытларда яңа оешкан Төркия Республикасында сыену урыны таба. Алар
арасында күренекле язучылар, галимнәр, журналистлар, дин әһелләре һәм
сәясәтчеләр була. Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Габделбари
Баттал, Рәшит Рәхмәти Арат, Габдерәшит Ибраһимов, Закир Кадыйри,
Әхмәт Тимер кебек шәхесләр татар мәдәниятен дөньяга таныту, милли аңны
саклап калу өлкәсендә зур эшчәнлек алып бара. Төркиягә миграциянең бу
этабы зыялыларның татар мәдәниятен һәм телен эзәрлекләүдән сакларга
һәм үстерергә омтылуы белән дә билгеләнә. Алар мәктәпләр, мәчетләр сала,
мәдәни үзәкләр ача, татар матбугаты чыгара, татар диаспорасы өчен милли
үзенчәлекне саклау нигезен булдыра.
Төркиядәге татар зыялыларының эшчәнлеге берничә юнәлештә алып
барыла:
– мәдәният һәм мәгърифәт өлкәсендәге эшчәнлек: татар телен саклау
һәм үстерү, татар мәдәниятен Төркиядә таныту, татар әдәбиятын, тарихын
популярлаштыру;
– гыйльми эшчәнлек: татар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте буенча
тикшеренүләр алып бару, фәнни мәкаләләр һәм монографияләр бастыру;
– җәмәгать эшчәнлеге: татар җәмгыятьләрен оештыру, чаралар үткәрү.
Иң сөендергәне: бүгенге көндә дә Төркиядә әлеге эшчәнлек дәвам иттерелә.
Бу эштә 2000 еллар башында Казан дәүләт университетын тәмамлап, фәнни
дәрәҗәгә ирешеп, Төркиягә яшәргә киткән татар кызлары-ханымнары активлык
күрсәтә. Алар Татарстан белән элемтәдә торучы, күпләргә билгеле галимәләр:
Чулпан Зарипова-Четин, Илсөяр Рәмиева, Рамилә Яруллина-Йылдырым, Ләйсән
Шахин, Алсу Камалиева, Гөлүсә Аксой һәм Алсу Шәмсутова. Әлеге ханымнар
– чит туфракта үзләренең гыйлемнәре белән урын яулаган көчле шәхесләр.
Билгеле, чит илдә яшәү җайлы гына бирелми. Тел проблемасы, яңа
мәдәнияткә ияләшү, финанс кыенлыклары һәм туган якны сагыну хисе –
барысы да рухи көчне сыный. Шуңа да карамастан, кызларыбыз үзләренең
максатларына тугры калалар һәм милләткә хезмәт итүдән читләшмиләр.
Дөньяның глобальләшүе, технологик алгарыш һәм мәдәни ассимиляция
милли үзенчәлекләрне саклауда яңа алымнар эзләүне таләп итә. Шул ук вакытта
яңа мөмкинлекләр дә арта бара: технологик үсеш нәтиҗәсендә халыкара
элемтәләр киңәя – Татарстан белән хезмәттәшлек ныгый. Белем һәм тәҗрибә
алмашу татар мәдәниятен ныгытуга өлеш кертә.
Кызларыбыз татар телен, әдәбиятын, тарихын саклап калырга һәм үстерергә тырышалар, татар мәдәниятен яраткан һәм хөрмәт иткән яңа буын зыялылар
тәрбиялиләр. Аларның эшчәнлеге татар халкы өчен генә түгел, ә Төркия
мәдәнияте һәм фәне өчен дә зур әһәмияткә ия. Алар Төркиянең мәдәни һәм
интеллектуаль тормышын баеталар, татар һәм төрки халыклар арасындагы
дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыталар.
Галимәләр Казанга еш кайтып йөри, шулай ук Төркиядәге конференция-
симпозиумнарга, истәлекле даталарга бәйле үткәргән чараларга Татарстаннан
фән эшлеклеләрен, язучылар, сәнгать әһелләрен чакыралар. Аларның
Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлектә торулары халыкара фәнни һәм мәдәни
элемтәләрне ныгыту өчен хезмәт итә, бу исә Татарстанның дәрәҗәсен күтәрүгә
уңай йогынты ясый.
* * *
Тюрколог, рус әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, профессор,
тәрҗемәче, шагыйрә Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин (1969) Арча районы
Субаш-Аты авылында туа. Башлангыч һәм урта белемне Арча шәһәренең
беренче номерлы урта мәктәбендә ала. Казан дәүләт педагогия университетының
рус филологиясе факультетында рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада
укый һәм 1995 елда Сәгыйть Рәмиев иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе
яклый. Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе
факультетында татар халык авыз иҗаты, ХХ гасыр башы татар әдәбияты һәм
борынгы шәрык әдәбиятыннан студентларга лекцияләр укый, татар әдәбияты
кафедрасы каршында оештырылган «Илһам» иҗат оешмасын җитәкли.
1999 елда алар төрек егете Йосыф белән гаилә коралар. Чулпан Төркиягә
китә һәм үзлегеннән төрек телен тирәнтен өйрәнә, тиешле сынауларын үтә. 2002 елдан Мугла шәһәрендәге университетта Чордаш төрки телләр һәм
әдәбиятлар бүлегендә доцент була, 2012 елдан Төркиянең Карс шәһәрендәге
Кафкас университетында укыта.
Кафкас университетының Сәнгать һәм фән факультетында Славян телләре
һәм әдәбиятлары (2012–2018) һәм Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар (2018-
2019) бүлекләрен җитәкли. Татар һәм рус фольклоры, төрек халык әдәбияты,
XX гасыр һәм хәзерге заман әдәбияты буенча тикшеренүләр үткәрә. Ул шулай
ук танылган татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрен төрек теленә,
ә төрек шагыйрьләренең әсәрләрен һәм шәхесләр турындагы китапларны
рус теленә тәрҗемә итә. Галимә татар халык авыз һәм язма әдәбияты буенча
тикшеренүләр үткәрә, нәтиҗәләрен китапларында һәм мәкаләләрендә, шулай
ук Россия, Казакъстан, Азәрбайҗан, Грузия, Македония, Франция, Румыния,
Израиль, Согуд Гарәбстаны, Үзбәкстан, Швейцария, Италия, Куба, Германия
һ.б. илләрдә ясаган чыгышларында тәкъдим итә.
Чулпан Зарипова С.Рәмиев, Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов иҗатларын
татар, рус, көнчыгыш һәм дөнья әдәбиятлары, фәлсәфәсе яссылыгында
өйрәнә. Аның татар язучылары, галимнәре, сәнгать әһелләре (Һади Такташ,
Мөхәммәт Мәһдиев, Зиннур Мансуров, Альбина Саяпова, Эльмира Галиева,
Ким Миңнуллин, Хатыйп Миңнегулов, Рәдиф Гаташ һ.б.) турында язылган
таныту мәкаләләре бар. Төрек шагыйре Юныс Әмре турында эзләнү, таныту
мәкаләләре күп.
Ул Төркиядәге Татарстан Вәкаләтле Вәкиллегендә, ТӨРКСОЙ оешмасы
һәм чит илләрдә яшәүче татарлар өчен татар берләшмәләре эшчәнлегендә
актив катнаша. Күп еллар дәвамында онлайн режимда оештырылган «Taтар-
информ» мәгълүмат агентлыгында эшли һәм Төркиядә яшәүче татарлар
турында яңалыклар белән таныштыра (2005–2012). Ул – Россиядә, Татарстанда,
Азәрбайҗанда һәм Төркиядә Чулпан Зариф (Четин) исеме белән танылган
шагыйрә. Татарстан Язучылар берлеге, Төркия Язучылар берлеге һәм Евразия
Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Аның татар, төрек, рус һәм азәрбайҗан
телләрендә бастырылган шигырь җыентыклары бар.
Тюркология өлкәсендәге эшчәнлеге өчен ул Фәләстиндә «Елның иң яхшы
галиме» премиясенә (Иерусалим, 2018), Татарстан Язучылар берлегенең
Җамал Вәлиди премиясенә (2023), Азәрбайҗанның Халыкара Мәхмүд
Кашгарый премиясенә һәм медаленә (2023) һәм ТӨРКСОЙ Молла Пәнаһ
Вагиф медаленә (2023) лаек була.
Чулпан һәм Йосыф Четиннарның Ильяс исемле уллары бар.
Рамилә Әсхәдулла кызы Яруллина-Йылдырым (1971) Кайбыч районы
Кече Кайбыч авылында дөньяга килә. 1990–1995 елларда Казан дәүләт
университетының Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре
факультетында белем ала. 1998 елда «Гаяз Исхакый иҗатының идея-эстетик
үзенчәлеге (1898–1906)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Аспирантурада уку елларында Татар дәүләт гуманитар институтында укыта,
2002 елда доцент гыйльми дәрәҗәсе бирелә. ТДГИ Казан дәүләт педагогика
университеты белән кушылгач, 2005–2008 елларда Татар дәүләт гуманитар
педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли.
2008 елда кияүгә чыгып, Төркиягә китә. 2010 елда Адыяман университетының
төрек теле һәм әдәбияты бүлегендә, 2012 елда Төркия ватандашлыгын алгач,
Туризм факультетында башта бүлек җитәкчесе, 2014–2018 елларда декан
булып эшли. 2014 елда профессор дәрәҗәсе бирелә. Туризм факультеты студентларына мифология һәм рус теле дәресләре, педагогия факультетында
укучыларга Чордаш төрки халыклар, әдәбият теориясе дәресләре укыта.
Уку-укыту эшләре белән берлектә фәнни эзләнүләр дә алып бара. Төрек
журналларында ХХ гасыр татар әдәбиятының үзенчәлекләрен һәм татар
язучылары иҗатындагы әһәмиятле проблемаларны яктырткан күп санда
мәкаләләре басыла. Төркиянең төрле шәһәрләрендә, Македония, Швеция
кебек чит илләрдә уздырылган халыкара конференцияләрдә катнашып,
татар халкының мәдәниятен һәм әдәбиятын танытуны төп максат итеп куя.
Фәнни тикшеренү проекты әзерләп, Адыяман университеты укытучылары
һәм Г.Ибраһимов ис. ТӘһСИ галимнәре белән берлектә «Фраттан Иделгә
мәдәниятләр күпере» исемле җыентык бастырып чыгара. Ике телдә язылган
китапта Төркиянең көньяк-көнчыгыш районнары һәм Татарстанның тарихы,
әдәбияты, дини һәм туристик җирләре, аш-су культурасы һ.б. танытыла. 2016
елда «Татар прозасы һәм романтизм эстетикасы» исемле китабы дөнья күрә.
2018 елдан Иненү университетының Фән һәм әдәбият факультетындагы
төрек теле һәм әдәбияты бүлеменә күчә. Чордаш төрки халыкларның телләре
һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе буларак, бүлем студентларына Чордаш
төрки халыклар телләре (татар теле), Чордаш төрки халыклар әдәбияты,
мифология кебек дәресләр укыта. Дәресләрендә студентларга татар тарихы
һәм культурасы, Казан һәм татар авыллары, милли бәйрәмнәр турында бай
мәгълүмат бирә. Төрек укучыларында татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт
тәрбияләү өчен зур көч куя.
Бу университетта Р.Яруллина-Йылдырым тырышлыгы белән Чордаш төрки
халыклар теле һәм әдәбияты юнәлешендә магистратура программасы ачыла.
Бу программада ике семестр дәвамында Татар төрекчәсе һәм Төрки дөнья
әдәбияты исемле дәресләр бирә. Р.Яруллина җитәкчелегендә биш магистрант
һәм ике аспирант татар әдәбиятының төрле мәсьәләләрен яктырткан
диссертацияләр яклый.
Дәресләр бирү белән бергә, Иненү университетына күчкәч галимә
«Татарстанның үткәне һәм бүгенгесе» исемле чыгыш хәзерли. Шулай ук Тукай
һәм Дәрдемәнднең юбилейларына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр
оештыра. 2025 елның 15 декабрендә, ЮНЕСКО тарафыннан «Төрки тел
гаиләсе көне» буларак игълан ителү уңае белән төрки дәүләтләрдән килгән
студентлар катнашында зур чара уздыра.
Төрек дәүләт телевидениесендә төрки халыкларның тарихын һәм билгеле
шәхесләрен танытуга багышланган «Тамырларыбызның эзеннән» исемле
тапшыруда еш катнаша.
«Кардәш каләмнәр» журналының татар язучыларына багышлап чыккан
махсус санын (Ф.Кәрими, Дәрдемәнд, Г.Исхакый) эшләүгә зур көч куя.
Төрек Тел оешмасының проектларында катнаша. Төрки дөнья шигырь
антологиясе сериясеннән «Татар шигыре» җыентыгын әзерләүдә ярдәм итә.
Хәзерге вакытта магистрант һәм аспирантларының диссертацияләренә
җитәкчелек итә, яңа проектларда (мәсәлән, «Төрки халыкларның әдәби
мирасы» проекты) катнаша, татар әдәбиятын таныту эшчәнлеген дәвам итә.
Рамилә ханым ире Зәки бәй белән Әмирхан исемле ул үстерәләр.
Танылган әдәбиятчы галимә, төрки телләр белгече, лектор-педагог Илсөяр
Равил кызы Рәмиева (1973) Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында
туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының
Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетының татар теле бүлегенә укырга керә, әмма бераздан югары белем алуын Санкт-Петербург
дәүләт университетының Көнчыгыш телләр факультетындагы төрки филология
бүлегенә күчеп дәвам итә һәм аны Кол Галинең атаклы «Кыйссаи Йосыф»
поэмасын чагыштырма планда өйрәнеп тәмамлый. 1994–2003 елларда
И.Рәмиева Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм
көнчыгыш телләр факультетында төрек әдәбиятыннан лекцияләр укый, төрек
теленнән дәресләр бирә. Шул вакытларда филологик гыйльми эзләнүләрен
дә башлап җибәрә. Ул беренче фәнни хезмәтен – «Дөнья әдәбиятында
Сөембикә образы» (русчасы: «Образ Сююмбике в мировой литературе») дигән
диссертациясен яклап, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсе ала.
Бераздан аның шәхси тормышында зур үзгәреш килеп чыга: Булат
Рәмиев белән гаилә корып, 2004 елда Төркиягә күченеп китәләр. Башта
И.Рәмиева Истанбулның Окан университетында эшли, 2021 елда исә Едитәпә
университетында доктор-лектор вазифасын башкарырга алына. Күптән түгел
аңа доцент фәнни дәрәҗәсе бирелә. Бүгенге көндә И.Рәмиева Рус теле һәм
әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли.
Илсөяр Рәмиева 2003–2006 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр
академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында
өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгәндә үк татар һәм рус һ.б. халыкларның чит
илләрдә сакланып калган милли-мәдәни мирасларын барлау һәм өйрәнүгә күп
көч куя башлый. Мәсәлән, ул Истанбул һәм Әнкара шәһәрләрендәге китапханә
һәм архивларда татар классик әдибе һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый
эшчәнлегенә мөнәсәбәтле кыйммәтле, аз билгеле материалларны эзләп таба
(алар Г.Исхакыйның 15 томлы әсәрләренә урнаштырылды).
Илсөяр Рәмиеваның Төркиядә «ХIХ гасыр рус әдәбиятында төрек
темасы» (2016) һәм «Рус сәяхәтнамәләрендә Госманлы җәмгыяте һәм төрек
образы» (2024) монографияләре дөнья күрде. Әлеге хезмәтләр ХIХ гасыр рус
әдәбиятындагы иҗади үзгәрешләрне, шулай ук төрек дөньясындагы хәлләрне,
күпсанлы тарихи, әдәби чыганакларны, фольклор материалларын җентекле
өйрәнеп язылган. Шуны да әйтергә кирәк: галимәнең фәнни һәм фәнни-
популяр мәкаләләре һәм язмалары рус, татар, төрек телләрендә (журналларда,
халыкара фәнни-гамәли конференцияләр җыентыкларында, вакытлы матбугат
битләрендә) әледән-әле басылып тора.
Илсөяр Рәмиева ире Булат Рәмиев белән өч кыз бала үстерәләр.
Чирмешән районы Бәркәтә авылы кызы Ләйсән Илгиз кызы Шаһин (1973),
туган авылында белем алганнан соң, КДУның Татар филологиясе, тарихы
һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. Төрек теле курсларына
укытучы булып килгән төрек егетенә кияүгә чыга һәм 1995 елдан Төркиядә
яши. 1995–1998 елларда Мәрмәрә университетында Төркият тикшеренүләре
институтындагы «Гомуми төрки тарих» аланында магистратурада укый.
Магистрлык диссертациясе Татар иҗтимагый үзәгенең 1989 елдагы беренче
корылтае турында.
2002–2005 елларда Богазичи университетында (бу университетта укыту
теле инглизчә) Ататөрек институтында укып, «Төркия Республикасы
тарихы» аланында икенче магистратураны тәмамлый. Инглиз телендә
язылган әлеге магистрлык диссертациясе Советлар илендә Төркия турындагы
тикшеренүләргә бәйле була.
2006–2014 елларда яңадан Мәрмәрә университетында Җәмгыять фәннәре
институтында укып, «Политология һәм халыкара мөнәсәбәтләр» аланында докторантура тәмамлап, Ph.D. дәрәҗәсе ала. Докторлык диссертациясе
Татарстанда 1990–2000 елларда урта мәктәптә тарих укыту эшенең торышына,
татар халкы тарихына һәм Татарстан тарихы дәреслекләрен тикшерүгә
багышлана.
1997 елдан Мәрмәрә университетының Төркият тикшеренүләре
институтында эшли. Башта тәрҗемәче була, аннан укыта башлый, хәзерге
көндә өлкән укытучы дәрәҗәсендә. Төркият институтында аспирантларга
һәм политология факультетында бакалавриат студентларына рус телен һәм
Россия тарихын укыта.
2016-2017 елларда Төркият институты карамагында татар теле курсларын
(җәмәгатьчелек өчен ачык кичке курслар) оештырып алып бара.
Ләйсән туган авылы Бәркәтәдә туып, яшьли Төркиягә киткән, анда зур
галим, күренекле тарихчы булып танылган Әкъдәс Нигъмәт Куратның исемен
һәм әсәрләрен Татарстанга кайтаруга зур көч куя. Куратның Истанбулда яшәүче
оныкларын эзләп таба. Алар 2013 елда беренче тапкыр Татарстан җиренә аяк
басалар. Казанны, туган авыллары Бәркәтәне, бабайларының нигезен күреп
китәләр, Казанда һәм Әлмәттә яшәүче туганнары белән очрашалар. Аларның
бу сәяхәтендә Ләйсән юлдаш, ярдәмче һәм тәрҗемәче була. 2014–2016 елларда
Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Куратның әсәрләрен,
рус теленә тәрҗемә итеп, 4 томда бастыра. Ләйсән бу эштә 1 нче һәм 4 нче
томнарның редакторы була.
Р.Беляевның «Финляндия татарлары: тарих, бердәмлек, милли үзаңны
саклау» (2019) китабын төрек теленә тәрҗемә итә, бу китап 2024 елда басыла.
Презентациясе 2024 елның октябрендә Әнкарада Финляндия татарлары
делегациясе һәм Финляндия президенты катнашында уза.
Тәрҗемә, редакторлык, укыту эшчәнлегеннән тыш, төрекчә, инглизчә,
татарча, русча язылган күп санда фәнни мәкаләләре, хезмәтләре бар.
Эзләнүләре Россиядәге төрки халыклар, татарлар, Татарстанга кагылышлы
темалар, Төркиядәге татар диаспорасы, Төркиядәге рус телле мигрантлар
белән бәйле.
Төркиядә һәм чит илләрдә конференцияләрдә чыгышлар ясый. Үзе дә
Төркият институтында конференция оештыру эшләрендә катнаша. Шундый
чаралардан икесе татарларга бәйле: «Татарлар һәм Татарстан: үткән, бүгенге
көн һәм киләчәк» (2002) һәм Рәмиевләр гаиләсенә багышланган (2019)
конференцияләр.
Ләйсән Шаһин Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге һәм Россия
Федерациясенең Истанбулдагы генераль консуллыгы белән тыгыз
хезмәттәшлектә эшли.
Ләйсән ире Эрдал Шаһин белән Айсылу исемле кыз үстерәләр.
Филология фәннәре докторы, профессор Алсу Миннәхмәт кызы Камалиева
(1965) Татарстанның Зәй районы Югары Пәнәче авылында туа.
Казан дәүләт университетында белем алган елларда ул бер үк вакытта Яр
Чаллының 29 нчы татар мәктәбендә укыта, аннары Зәй шәһәрендәге «Зәй ТВ»
телеканалында диктор һәм хәбәрче була. Бу тәҗрибәләр аңа халык телен, сөйләм
үзенчәлекләрен һәм җәмгыятьнең рухи халәтен тирәнтен тоярга ярдәм итә.
Аның академик буларак формалашуында татар әдәбиятының күренекле
вәкилләре – язучы һәм остаз Мөхәммәт Мәһдиев, шулай ук танылган галимнәр
профессор Азат Әхмәдуллин һәм профессор Хатыйп Миңнегулов җитди роль
уйныйлар. Диплом эше яклау вакытында академик Әбрар Кәримуллин аны аспирантурада калырга өнди. Шул елларда Төркия галимнәре белән элемтәгә
керә һәм Эгей университетыннан рәсми чакыру ала.
Төркиядә аның фәнни юлы Эгей университеты ТӨМЕРдә (Төрек теле
өйрәтү үзәге) башлана. Ул төрек телен өйрәнә. Биредә ул чорда яшь укытучы
булган, хәзер – профессор Мостафа Өнәр һәм ул вакытта аспирант булган,
хәзер – профессор Хәтиҗә Ширин белән таныша. Алар татарча белгәнгә,
фәнни һәм көндәлек аралашу җиңел була, бигрәк тә Ширин гаиләсенең җылы
мөнәсәбәте чит илдә фән юлында тәүге адымнарны ныклап басарга ярдәм итә.
Аннары ул Гази университеты социаль фәннәр институтының яңа төрек
әдәбияты юнәлешендә «Гаяз Исхакый пьесаларында социаль-сәяси темалар»
дигән диссертациясен яклый. Шул ук вакытта Әнкара университетының Тел-
тарих-география факультетында (DTCF) татар теле һәм әдәбияты укыта, ТРТ
– Төркия телерадиокомпаниясендә татар тапшырулары бүлеген оештыруда
катнаша һәм анда диктор-журналист булып эшли.
Докторантураны тәмамлаганнан соң ул Улудаг һәм Гази университетларында
укытучы-тикшеренүче буларак фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Соңрак Бартын
университеты әдәбият факультетында эшли башлый һәм монда Төрки телләр һәм
әдәбиятлар бүлеген нигезли. Кафедра җитәкчесе буларак, ул башта бакалавриат
программасын ача, аннары магистратура юнәлешен оештырып җибәрә; бүген
әлеге юнәлеш уңышлы эшли һәм инде үзенең беренче белгечләрен әзерләп
чыгарды. Хәзер ул докторлык программасын ачу белән мәшгуль.
Аның фәнни тикшеренүләре татар әдәбиятының күренекле иҗат әһелләренә
багышлана: Гаяз Исхакый, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Мәҗит Гафури,
Әмирхан Еники, Мирхәйдәр Фәйзи, Галимҗан Ибраһимов, Илдар Юзеев,
Туфан Миңнуллин, Нәбирә Гыйматдинова һ.б. язучылар иҗаты фәнни анализ
объекты булып тора. Шулай ук аның җитәкчелегендә башкарылган хезмәтләрдә
Ибраһим Гази һәм Фатих Әмирхан иҗаты да җентекләп өйрәнелә.
Профессор Камалиева әзерләгән яшь галимнәрнең хезмәтләре дә фән өчен
әһәмиятле: Алп Әрән Демиркая – Әмирхан Еники иҗаты буенча докторлык һәм
Михрия Челик – Мәдинә Маликова иҗатына багышланган фәнни хезмәтләрен
китап итеп бастыра; Еники һәм башка татар язучылары әсәрләрен төрек теленә
тәрҗемә итеп чыгара.
Хәзерге вакытта ул Нәби Дәүли, Ринат Мөхәммәдиев, Мәҗит Гафури
иҗаты, Бөек Ватан сугышы тематикасы кебек юнәлешләрдә магистрант һәм
докторантларга фәнни җитәкчелек итә.
Алсу Камалиева Төркиядә татар теле, әдәбияты һәм мәдәниятенең фәнни
өйрәнелүенә, танылуына һәм киләчәк үсешенә зур өлеш кертә; ул – бу
юнәлешнең киләчәген формалаштыручы галимнәрнең берсе.
Гөлүсә Гаптерәшит кызы Аксой (Галиәхмәтова) (1968) Саба районы
Икшермә авылында туа. 1995 елда Казан дәүләт университетының Татар
филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. Татарстан
Фәннәр Академиясенең Тарих институтында фәлсәфә һәм иҗтимагый фикер
бүлегендә аспирантура уза һәм 2002 елда «Алтын Урдада ислам: дини тәҗрибә
традицияләре» («Ислам в Золотой Орде: традиции религиозного опыта») исемле
диссертация яклый. 1997–2009 елларда Тарих институтында гыйльми хезмәткәр,
2009–2012 елларда Россия Ислам университетында редактор булып эшли.
2013 елда Төркиягә китә һәм Бартын университетында фәлсәфә бүлегендә
укыта башлый. Гөлүсә Аксой Урта гасыр фәлсәфәсе һәм татар әдәбиятын
фәлсәфи рухта анализлаган мәкаләләр яза.

2020 елда галимә, филология фәннәре кандидаты Шәмсутова (Кәримова)
Алсу Атлас кызы (1973) да Төркиягә китә. Азнакай шәһәрендә туып, урта
мәктәптә белем алганнан соң ул Казан дәүләт университетының Татар
филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. 2000 елда
«Г.Исхакый иҗатында феминизм проблемаларының идея-эстетик эволюциясе»
дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый һәм 2018 елда Мәскәү дәүләт
университетында «РКИ: чит тел буларак рус теле укытучысы» белгечлеге
буенча өстәмә белем ала.
Казан шәһәрендәге М.Горький музеенда эшли, Югары уку йортларында,
мәктәпләрдә әдәбият белеме, әдәбият теориясе, хәзерге татар әдәбияты буенча
лекцияләр укый, сәнгатькә бәйле махсус курслар алып бара.
Алсу Атлас кызы төрле елларда Бельгиядәге Халыкара тел мәктәбендә
ватандашларның балаларына рус теле укыта, «Казан Кремле» музей-
тыюлыгында Татар шәмаиле галереясе җитәкчесе була, Г.Ибраһимов исем.
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.
2020-2021 уку елында Төркиянең Османия шәһәрендәге Коркутата
университетында, 2022–2024 елларда Конья шәһәрендәге Сәлҗүк
университетында рус теле буенча чакырылган укытучы булып эшли.
2022 елдан «Конья һәм Казан – мәдәният, сәнгать һәм теләктәшлек
платформасы»нда татарлар вәкиле булып таныла.
2023 елдан «Гөфте Әдәбият» (Төркия) журналында татарлар вәкиле.
А.Шәмсутова биш монография («Гаяз Исхакый иҗатында феминизм
проблемаларының идея-эстетик эволюциясе» (2003), «Фәүзия Бәйрәмова
прозасы» (2005), «Хәзерге татар әдәбияты үсешендә яңа тенденцияләр» (2010),
«Татарика: татар әдәбиятында милли геройлар» (2024), «Тел һәм мәдәният»
(2024), күпсанлы дәреслек һәм уку ярдәмлекләре, 100 дән артык фәнни, фәнни-
публицистик мәкаләләр авторы.
Татарстан Язучылар берлеге, Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары
ассоциациясе (РОПРЯЛ) һәм халыкара тюркология җәмгыятьләре әгъзасы.
Хәзерге вакытта А.Шәмсутова Төркиянең Конья шәһәрендә яши.
* * *
Чит илләрдә яшәүче милләттәш галимнәребез күп. Әлеге мәкаләдә 1990
еллар ахырында татар филологиясе өлкәсендә белгечлек алып, фән юлына
килгән, язмышлары Төркиядә яшәргә язган, әмма чит илдә дә югалып
калмыйча, киресенчә, төрки-татар тарихын, филологиясен өйрәнүдә зур
уңышларга ирешкән галимә кызларыбыз, аларның казанышлары белән
таныштык.
Төркиядә яшәүче татар хатын-кыз галимәләр ‒ безнең горурлыгыбыз.
Аларның эшчәнлеге татар халкының фәнни потенциалын күрсәтә, хезмәтләре
татар фәненең дөньякүләм абруен күтәрә, яшьләргә фән юлында барырга
этәргеч бирә. Алар үзләренең фәнни эшчәнлекләре белән милләтебезнең
мәдәниятен һәм телен саклауга зур өлеш кертәләр.

Фотода: Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсендә. Сулдан: Садри Максуди һәм Шакир Рәмиевнең оныгы Гөнүл
Пултар, Илсөяр Рәмиева, «Идел-Урал төркиләре» җәмгыяте рәисе Гүлтән Ураллы, Гаяз Исхакый
исемендәге «Идел-Урал» фонды җитәкчесе Түләй Дуран (алда), Ләйсән Шаһин (артта),
Чулпан Зарипова-Четин, Алсу Камалиева, Рамилә Яруллина-Йылдырым, (?). 2018.

Айгөл ГАНИЕВА,
филология фәннәре кандидаты

 

«КУ» 06, 2026

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев