Күренекле мәгърифәтченең җан авазы

Академик Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның «Горур булыйк / Быть достойными сынами своего народа» (2022 ел, Казан, 303 б.), «Милләтебез иминлеге сагында / За развитие нации» (2022 ел, Казан, 560 б.) дигән һәм соңгы елларда басылган башка китаплары белән танышып чыккач, авторның кыюлыгына, тирән акылына, дәлилле мисалларына, киләчәк буыннарыбызны кайгыртучанлыгына хәйран каласың. Китаплар йөгерек тел, ихласлык белән хикәяләү рәвешендә язылган. Шуңа күрә аларны уку рәхәт, җиңел. Тагын да тәгаенләбрәк әйтсәк, татар халкы, аның туган теле, милли мәгарифе, яшь буынның, балаларыбызның киләчәк язмышы турында борчылып, милли мәгарифнең кирәклеген, Казан педагогика университетын кабаттан торгызуның Татарстан Республикасы, халык өчен кичектергесез гамәл булырга тиешлеген раслап, чаң суга академик. Мондый борчылулар галимнең республикабыз матбугатында игълан ителгән «Алтыннарга алыштыргысыз асыл туган телебезнең кадерен белик!..», «Баланы газиз ана теленнән аеру – җинаять...» , «Телебезнең тамырлары халкыбызның йөрәгенә барып тоташкан, аны өзәргә, бала җаныннан тартып алырга ярамый, туган телебезгә тупас күнел, явыз ният белән кагылырга беркемнең дә хакы юк» рухында язылган күпсанлы мәкаләләрендә дә чагылыш таба. 

Кемнәрдер «Ана теленә кизәнү», «Үз телеңне санламау», «Туган телебезгә кадер җитми» кебек сүзләрне, язу түгел, кычкырып әйтүдән дә куркып яшәгән заманда Рүзәл Юсупов, битарафлык белән килешмичә, газета-журналларда – татарчаларында да, русчаларында да – бер-бер артлы берәгәйле мәкаләләр бастырып тора, эфир дулкыннарыннан да ике телдә дә тәэсирле чыгышлар ясый. Иң мөһиме һәм сокландырганы: зур тәҗрибә туплаган, ярты гасырдан артык шушы өлкәдә кайнаган мәшһүр мәгърифәтченең йөрәк авазы булып яңгырый алар. Җаны әрнеп, Күкләргә дә, Җирдәгеләргә дә, уң яктагы «фәрештәләребез»гә дә, сул яктагыларына да урынлы, дәлилле таләпчәнлек, үтемле сүзләр белән эндәшеп оран сала Рүзәл Юсупов. Көнкүрешнең четерекле якларын, авырлыгын күреп, бала чактан ук үз җилкәсендә татып, кырыс тормыш мәктәбен үтеп, яшәүнең мәгънәсен белергә кирәклеген аңлап үскәнгәме, бөтен аңлы тормышын камиллеккә омтылу, халык өчен яшәү тәшкил итә аның.  

 «Миңа 4-5 яшьләр булгандыр, – дип яза профессор Р.А.Юсупов. – Абыйлар саламны, кочаклап, өйгә кертеп ташлыйлар да, мин аны мичкә ягып торам. Саламны, учлап, мич авызына төртеп кертеп җибәрәсең, ул шундук гөлт итеп кабынып китеп, минут та узганчы янып та бетә... Бервакыт, янып торган салам кисәге, мичтән идәнгә очып төшеп, ут өй буенча тарала башлады. Ул арада караваттагы юрганга да кабып өлгерде. Мин өйдән чыгып кычкыргач, ярый әле абыйлар якында булып, йөгереп кереп, янгынны сүндерә алдылар...» 

Урмансыз якларның күбесенә хас күренеш иде бу салам ягып, өйне җылытырга тырышу. Әйе, «тырышу» гына шул... Кышкы ачы суыкта авыл йортын салам ягып җылыту бик кыен эш. Шулай ук, без үскәндә, авыл баласының, бишектән төшүгә дигәндәй, әти-әнисенең кул арасына керә башлавы да табигый иде. 

«Безнең Кышкар авылы фәкыйрь табигатьле җирдә урнашкан, – дип дәвам иттерә Рүзәл абый хатирәләрен, «Милләтебез иминлеге сагында...» китабының «Балачак һәм мәктәп еллары» бүлегендә. – Урман-болыннары да, зур суы да юк. Өч коры елганың берсендә колхоз көтүе, икенчесендә авыл халкыныкы йөри. Өченчесендә колхоз малына чабу өчен печән үстерәләр. Кешеләргә, үзләрен ачка үлүдән саклап тора торган бердәнбер сыер яки кәҗәсен, бер-ике сарыгын асрау өчен, терлек азыгы әзерләргә мөмкинлек юк. Без энем Әнәс белән, ерак басуларны иңләп-буйлап, бөртекләп дигәндәй җыйган печәнебезне колхоз рәисе яки бригадир тартып алып калмасын дип, әйләнгеч урыннардан качып-посып алып кайта идек. Бер-ике бөртек малыңнан никадәр итен, сөтен, маен, йонын налог исәбенә дәүләткә бушлай бирдертеп, авыл халкының үзенә ашарга калдырмыйча, мыскыллап яшәттеләр бит. Ул елларда кешеләрнең михнәтле гомер кичерүен искә төшергәндә, дәүләт җитәкчеләренең үз халкына шулчаклы миһербансыз булуын, аны шулкадәр җәфаларга дучар итүен уйлап таң каласың...» 

Рүзәл Юсуповның, зур гыйльми дәрәҗәдәге дан-шөһрәткә, публицистика өлкәсендәге күпсанлы хезмәтләргә ия булса да, «язучы» дигән исеме юк. Чын әдәпәхлак иясе буларак, үзенә купшы исемнәр тагарга ашыкмаган бу галим. Юкса ул үз гомерендә бик күп фәнни-публицистик мәкаләләр, очерклар, хезмәттәшләре турында иҗат портретлары язган, камил эшләнешле тәрҗемәләр ясаган. Менә бу китапларга кергән хезмәтләре буенча гына хөкем йөрткәндә дә, теленең байлыгына, каләменең йөгерек булуына, тирән акыл һәм ихласлык белән иҗат ителгән пөхтә язмаларына хәйран каласың (гадәттә, фән кешеләренең стиле шактый коры була бит). Аның язмаларын укыйсы килеп укыйсың. 

«Җәй ае. 10-11 яшьләремдәге чагым. Әни сәгать 4-5ләр тирәсендә йокымнан уятып, авылыбыздан 15 чакрым ераклыктагы Әтнә базарына, бер кадак (400 гр.) сарык йоны сатып кайтырга җибәрде. 25 сумнан. Яулыкка төрелгән бер йомарлам йонны тотып, җәяүләп, район үзәгенә юнәлдем. Барып җиттем, кулымдагы йонны ачып куеп, базар буйлап йөрим. «Күпмедән сатасың?» – дип сораштыргалыйлар. «25 сумнан», – дим. «Кыйммәт, 20 сумнан алам», – диләр. Нишләргә? Кире алып кайтыргамы, 20 сумнан сатып җибәрергәме? 20 сумнан биреп, җәяүләп кайтып киттем. Кичкә генә кайтып кердем. «Йонны харап иткәнсең икән», – дип, бик нык ачуланды әни, мин акчаны кулына тоттыргач... Ул елларда халыкның никадәр авыр, фәкыйрь яшәгәнлегенә, һәр тиеннең кадерле булганлыгына бер мисал бу...» Ихтыяр көче, күзәтә һәм нәтиҗә ясый белү менә кайчаннан ук формалаша башлаган үсмер егеттә. 

Кызыксынган кешегә «Милләтебез иминлеге сагында» дип аталган бу китапны табу кыен булмас. Хәер, басманың тиражы 300 данә генә... Ә күпме тарих, күпме мәгълүмат, анализ, сугыш вакыты газапларының картиналары анда... 

«Без әле сугыштан соң да күп еллар угычтан чыгарылган бәрәңге кушып пешерелгән, лыҗырдап торган ярым чи ипи ашадык. Кар эреп, җир ачылгач, көздән калып чери башлаган бәрәңге җыярга басуга барабыз. Өшегән балчык аяк киемен суырып ала. Шуңа күрә чабатаны яки агач башмакны басу кырыенда салып калдырабыз да ялан аяк йөреп җыябыз. Кайбер урыннарда туң китеп бетмәгән була, шома боздан аяклар таеп-таеп китә. Ничек суык тиеп, авырып китмәгәнбездер? Алып кайткач, ярым черек бәрәңгене юып, чистартып, «кәлҗемә» дип йөртелә торган күмәч пешерәбез. 

Һәр атнаны ике зур чиләк бәрәңгене тимерче алачыгында ясаткан угычтан уабыз, угычның чәнечкеле тупас тешләре бармакларны умырып-умырып ала... Шулай итеп, газаплы сугыш михнәтләре әле озак дәвам итте.

Хакыйкать шул: татарлар – тырыш халык. Кырыс яшәү шартлары безне кечкенәдән үк крестьян тормышындагы авыр, кара эшләрдән дә курыкмаска, чирканмаска өйрәтте...» дип яза автор.

Гыйбрәт алу өчен, язмышларны, язып, сәхнәгә менгерү генә димәгән. Менә шушылай китаптан укып та күп сабаклар алып була икән. Рүзәл Юсуповның «Милләтебез иминлеге сагында...» китабының алдагы битләрендә авторның 14 яшеннән башланган мөстәкыйль тормышы, товаровед белеме алып, сәүдә системасында «адашып» йөрүләре тәэсирле итеп язылган. «Сайланырга мөмкинлегем юк иде, кооперация сүзенең нәрсә икәнлеген белмәсәм дә, гаризамны кооперация техникумына бирергә булдым. (Чөнки мәктәптән бирелгән таныклыгындагы бер сүз хатасын төзәттереп, арлы-бирле йөргән арада башка техникумнарда кабул итү тәмамланган була – Э.Ш.) Техникумда уку минем тормышымдагы беренче җитди сынау булды», дип искә ала автор Казанга килеп «мөстәкыйль яши башлау» еллары турында. Курган өлкәсендә товаровед булып эшләве, аннары, солдат каешы белән билен буып, армия сафларында хезмәт итүләре, хезмәтнең дә ниндие диген әле, Памир тауларында, Әфганстан чигендә кавалерист, ягъни атлы чик сакчысы. Шулай итеп, ерак Курган, Әфган чикләреннән туган якларына әйләнеп кайтып, булачак төп һөнәренә якыная төшеп, тәрҗемәче һәм журналистлык эшенә чумулары һәм, ниһаять, 1964 елдан кантарлы да, катмарлы да фән юлына кереп китүләре, бер адым ераклыкта гына җитәкчелек вазифасының «көтеп» торуы... Болар барысы да мавыктыргыч итеп, Эзоп теле кулланмыйча, һәр кешенең исем-фамилиясен әйтеп язылганнар. Алай гына да түгел, җорлык-мәзәкчәнлек тә кызык төсмерләр бирә аның хатирәләренә... 

Ниһаять, фән һәм җитәкчелек гамәлләре...

Кышкар басуларында бата-чума өшегән бәрәңге җыю гына түгел икән шул тормыш юлындагы баткаклыклар. Аяк киемеңне генә түгел, җаныңны суырып алырга әзер торган каршылыклар да көтеп тора икән монда...

Бөтен тәҗрибәсен, белемен, тырышлыгын, егәрлеген җигеп, җилкәсендәге зур җаваплылыкны бер минутка да исеннән чыгармыйча, педагогика институтының дәрәҗәсен күтәрү, укыту-тәрбия системасының, укытучы эшенең сыйфатын камилләштерү, фән эшләрен җәелдерү, матди базасын ныгыту, тәрбияле, чын халык мөгаллимнәрен әзерләүгә ирешү бурычларын алга куеп, эшкә чума ир-егет. 

Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның 1986–2002 елларда Казан педагогия институтындагы (1994 елдан Казан педагогика университеты) ректор вазифасын башкару еллары бу югары уку йорты өчен чын мәгънәсендәге реформа еллары була. Үсеш бөтен өлкәләрдә бара: факультетлар, кафедралар саны бермә-бер арта, Чаллы шәһәрендә Казан педуниверситетының филиалы ачыла, чит ил югары уку йортлары белән педагогик, гыйльми элемтәләр булдырыла, кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклау советлары ачыла. Укытучы һәм хезмәткәрләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча күп эшләр башкарыла, һәм бу зур көч, зур тырышлык, күп вакыт сарыф ителгән изге гамәлләрнең нәтиҗәсе булып, Казан пединституты күрсәткечләре буенча Россиядәге йөзләгән педагогика югары уку йортлары арасында беренче унлыкка керә. 1994 елда исә Казан педагогика институты Казан педагогика университеты статусын ала. 

Бастырыклап төялгән, фил сырты сынарлык бу эшләр, бу мәшәкатьләр белән күмелгән кешенең суларга да вакыты калмагандыр кебек, ләкин юк, вакытын дөрес бүлә белгән сәламәт рухлы кеше – тагын тау кадәр эшләр башкара ала икән. Фәнни эшләре, гыйльми яңалыклары – аның инде бик теләсә дә бизә алмаслык «чир» булып канына сеңгән. Нәтиҗә күз алдында. Җәмгысе: 600гә якын фәнни-публицистик мәкалә, 70тән артык монография, дәреслек һәм уку ярдәмлекләре, аның җитәкчелегендә якланган 35 кандидатлык һәм докторлык диссертациясе... 

«Милләтебез иминлеге сагында...» дигән китап, нигездә, автобиографик характерда булса, «Горур булыйк!» дип исемләнгәне туган илнең чын патриотларын үстерү, ана телебезнең тулы хокук белән яшәргә тиешлеген кичектергесез хәл итү мәсьәләләрен кайгырту юнәлешендәге педагогик кодекс кебек. «Туган телебезнең перспективасы, татар милләтенең алгарышы мәсьәләсендә хәлнең бик җитди һәм хәтәр булуы хакында безнең барыбызга да ныклап уйланырга кирәк!» ди автор һәм аеруча әһәмиятле мәсьәләләргә аерым-аерым туктала. «Милләтебезгә тугры булыйк!», «Иң мөһиме – милли мәгарифне алга җибәрү», «Яшь буынны тәрбияләү», «Горур булыйк!», «Әдәби телебезгә реформа кирәкми», «Эфир галәмәтләре», «Телебезгә кадер-хөрмәт булсын!». Язмаларның исемнәреннән үк күренгәнчә, никадәр борчулы уйлар галим башында. «Хәзерге глобализация чорында интернациональлек тәэсирендә миллилек сыйфатларының кимүенә юл куярга ярамый. Халыкларның, аларның мәдәниятләренең гармонияле рәвештә алга баруы – бүгенге кешелек тормышының иң мөһим шартларыннан берсе!» 

Бер телне дә, бер милләтне дә кимсетмичә, читкә тибәрмичә, шул ук вакытта телебезнең мең еллык тарихын, халкыбызның казанышларын, тыныч хезмәттә дә, фронтларда да үзләрен аямаган каһарманнарыбызның батырлыкларын яшьләр белергә, өйрәнергә, «тутыкмас вә күгәрмәс» шул рухи байлыкларыбызны үзеннән соң киләчәк буыннарга тапшыру эстафетасын кабул итеп алырга тиеш. Ә без балаларыбызны шушы вазифаны тайпылышсыз дәвам иттерерлек итеп тәрбияләргә бурычлы.

«Безнең халыкның ирекле, бәхетле, шатлык-куанычлар белән телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап гомер кичерергә тулы хокукы бар. Бу хокукны ул күп гасырлар буена тәрбияле, күркәм, һәр яктан үрнәк булырлык итеп яши белүе белән яулап алган... Шунысы аяныч: без дәшмибез, үзәк хакимият тарафыннан закон бозуларга түзеп торабыз...» дип, ачыктан-ачык ярып сала Рүзәл Абдуллаҗан улы.

Дәшсеннәр иде шул зыялыларыбыз, үз фикерләрен әйтеп, академикның гозерләренә теләктәшлек күрсәтелсен иде! 

«Рүзәл Юсупов Татарстан халыкларының бәхетле яшәве өчен, үз халкының югары культурасын, камил туган телен саклап, алга баруы өчен кыю көрәшүче зур галим, зирәк җитәкче, миһербанлы кеше...» – дигән фикерне без күренекле галим, шагыйрь Әнвәр Шәриповның, «Ватаным Татарстан» газетасындагы «Олуг галим һәм җәмәгать эшлеклесе» исемле мәкаләсендә дә укыйбыз. Курсташының белемгә омтылышын, үҗәтлеген, студент елларыннан ук рухының көчле булуын, зур тормышка, зур эшләргә әзерлеген менә ничек аныклый ул: «Безгә соңыннан гына мәгълүм булганча, Рүзәл бу абруйлы уку йортына «татар теле һәм әдәбияты» белгечлегенә мәктәпне тәмамлавына инде 8 ел узганнан соң һәм татар мәктәбенең 8-10 классларында бөтенләй укымаган килеш, үзлегеннән әзерләнеп кергән булып чыкты. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, бер урынга биш кешелек конкурсны узып...» – дип, күпләр белмәгән серне ача Әнвәр Мәгъдәнур улы. Күргәнебезчә, гыйлем эстәүгә нинди зур омтылыш, хәйран калырлык тырышлык! Бу урында Рүзәл Юсуповның республикабызның данлыклы Кышкар авылыннан икәнлеген искә төшереп, халкыбызның олуг фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани галиҗәнапларының «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан вә Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») исемле китабыннан өзек китерү – урынлы булыр: «...Кышкар авылы борынгыдан дәүләтле байлары булганлыктан, муллалары мәдрәсә тотып, күп шәкертләр җыеп, дәрес әйтеп, дан һәм шөһрәт казанганнар. ...Кышкар кешеләре шәкертләрнең төрле гозеренә колак салырга күнеккән. Шәкерт Кышкар кешесенең кайсына гына мөрәҗәгать итсә дә, «юк, булмас», дигән җавап ишетми... сораган әманәт, мәсәлән, шул көнне үк тиешле кешесенә тапшырыла... «Киләчәккә карап яшәүче, тынгысыз, авырлыклар алдында тез чүкмәүче, ярдәмчел Рүзәл Юсупов шәхесенә әнә каян күчкән икән бу гүзәл сыйфатлар. Туган туфрагыннан. Аның булдыклы, укымышлы халкыннан. Эшсөяр, әмма сынмас, сыгылмас әнисе Лотфикамалдан. Утлар-сулар кичкән, иманлы Йосыф улы Абдуллаҗаннан! Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның җитәкчелек еллары турындагы язмаларында, бүгенге көндә дефицитка әйләнгән кешелеклелек төшенчәсе еш искә алына.

Академик Р.А.Юсупов, гыйльми-педагогик, административ эшләреннән тыш, республиканың иҗтимагый тормышында да актив катнаша: Казан шәһәре советы депутаты, Татарстан парламенты депутаты һәм аның даими комиссиясе (хәзергечә комитеты) рәисе, теләктәшләре белән бергә оештырган Татарстанның Республика партиясе председателе вазифаларын һәм тагын башка төрле җәмәгать эшләрен башкара. 

Тукта әле, дип уйлыйсың кайчагында, балаларча беркатлылык белән, әйтергә генә җиңел булган бу кадәр эшләрне башкарып чыгу өчен нинди егәр, нинди баш кирәк булды икән Рүзәл Абдуллаҗан улына? Бу шәхеснең яшәү һәм эшләү шартлары безнеке кебек тәүлектәге 24 сәгатьлек форматтамы икән?.. Бер кеше гомерендә башкарып булмас кебек күренгән бу кадәр эшләрне ничек тормышка ашырган?.. Шундый сорауларга чумып, якташым, язучы Фарсель Зыятдиновның «Яшәү мәгънәсе» («Тернистый путь к звездам») китабын кулыма алам. 

«Укуда Рүзәл Юсупов дәрәҗәсенә ирешүчеләр бик сирәк булгандыр. Ул гел «биш»кә генә укыды, икенче курсны тәмамлагач та, СССР мәгариф министры карары белән, Ленин стипендиаты булды (мондыйлар берничә мең студент исәпләнгән бөтен университетта 3-4 кенә...»). Ә инде китапның эченә кереп укый башласаң?.. Җанлы, гөрләп торган чын студент тормышы. Имтихан-зачётлары, колхозларның бәрәңге басулары, мәхәббәт кыйссалары... Студентның такы-токы табыннары, әмма бик тә бай күңел хатирәләре, яшьлек романтикасы!.. Бәй, баксаң, синең белән «мин һәм Мөхәммәтәмин» кебек үк гап-гади кеше икән китапның төп герое Рүзәл Юсупов! Әмма кылган эшләре, якты гомер юлы белән яшәүнең чын мәгънәсен аңлаган, үзе җитәкләгән университетның гына түгел, республикабызның да зур горурлыгы саналырга тиешле фидакарь әйдаманы!.. 

Көнне-төнгә ялгаганмы, ял дигәнне дә белмәгәнме – алар инде үткәндә калган. Ә бүгенге көндә алдыбызда, өеп куйсаң, Каф тавы биеклегенә тиң булырдай кыйммәтле хезмәт! Әгәр инде, академикның балачак елларына кайтып, кабат уйлансаң, бер тәүлекнең ике тәүлек кадәр озын булып сузылу очраклары күп булган аның язмышында. Ачлы-ялангачлы сугыш еллары, сугыштан соңгы мохтаҗлык... 

Бер әниләренә дүрт ир бала булып үсә алар... Чү, монда да әкияти могҗиза түгелме? Башта Фин сугышында катнашып, аннан Бөек Ватан сугышына киткән әтисе Абдуллаҗанның 1943 елда «батырларча һәлак булды» дигән хәбәре килә. Ишетеп, якыннары гына түгел, бөтен авыл халкы кайгыра. Ә бер заман?... Хәрби киемнән, балаларына дип, букчасына берничә шакмак шикәр салган Абдуллаҗан үз аягы белән кайтып килмәсенме?.. Билгеле инде яраланып, озак кына госпитальдә дәваланганнан соң, инвалидлык алып... Биш ир баланың (бишенче егетне сугыштан соң алып кайта Лотфикамал әниләре) әтиле булу бәхетен (ул елларда бигрәк тә!) Аллаһы Тәгаләнең гүзәл бер бүләге-могҗизасы дими, ни дисең тагын?! 

Әйе, иксез-чиксез җиһанда серләр дә, хикмәтләр дә күп. Безнең буын, Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов кебек, намуслы, гадел, көчле рухлы, халык бәхетенә туган шәхесләр белән бер елларда, күрешеп, аралашып, тел-лөгать алышып яшәве белән бәхетле. Чөнки алар үзләренең табигый күңел матурлыгы, калебләреннән ургылып чыккан игелек белән дөньяны нурландырып, бизәп торалар! Ул саф та, бәрәкәтле дә нурлар озак еллар балкып, киләчәк буыннарны да илһамландырып торыр әле.

 

"КУ" 09,2022

Фото: unsplash
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: