Эшкә бирсәң чын күңел

– Татарларның 30 проценты гына Татарстанда, калганы чит өлкәләрдә яши. Кая гына барсак та, татар халкы белән горурланабыз. Ул – йә эшмәкәр, йә башка бер хезмәттә үз-үзен тапкан кеше. Эшмәкәр кем ул? Ул Хөкүмәттән көтми, үзенә ышана,
үзен, якыннарын эш белән тәэмин итә. Бөтен илләрнең терәге – урта класста, шуңа сезнең кебекләр кирәк. Һәркем эшмәкәр була алмый. Казылыкны гына карагыз: аны бер фабрика да эшли алмый. Көнбагышны алыйк. Нигә соң бездә Мордовиядәге кебек май ясый алмыйлар? Аның өчен күңелне биреп тырышырга кирәк, – дигән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моннан берничә ел элек Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында ясаган чыгышында. Бүген шундыйларның берничәсе – республикадан читтә яшәп, авылны гына түгел, татар телен, рухын
саклауга зур өлеш кертүчеләр белән танышыйк.
Шунда тудык, шунда үстек, шундадыр безнең язмыш. Рәис Касыйм улы Хәйров беркайчан да бәхетен читтән эзләргә уйламый. Хәер, иреккә ашкынган яшь егет үз белгечлеге буенча заводта озак эшли алмыйча, төзүчеләр бригадасы оештырып,
элеккеге Советлар Союзын иңләп кайта әле. Әмма башлы-күзле булып алгач, гомерен тулысынча туган ягы белән бәйли. Башта Мордовиянең кулланучылар союзында эшли, аннары үзе шәһәр халкына хезмәт күрсәтә торган беренче кооператив оештыра. Шуннан сәүдә өлкәсенә кереп китә. «Биредә дә татар каны үз ролен уйнагандыр дип уйлыйм. Чөнки безнең халык өчен бу – элек-электән яхшы таныш шөгыль. 1987 елда оештырган оешмабыз һаман да эшләп килә – бу зур күрсәткеч дип саныйм», – ди әңгәмәдәшебез, горурланып. Соңгы вакытларда еш күзәтелә торган кыскарту шаукымы әлеге оешмада эшләүчеләргә борчу китермәгән – һәр хезмәткәр үз урынында калган. Бу исә ике
якка да файдага гына. Халык әйтмешли, бүре дә тук, сарык та исән. Әлеге мәсьәләдә Мордовиянең Рәис әфәнде җитәкләгән Урта һәм кече эшмәкәрлек хезмәткәрләре республика профсоюз оешмасының да әһәмияте зур. «Мондый берләшмәләр һәр
оешмада диярлек бар, әмма аларның күбесе хезмәткәрләрне генә кайгырта. Без исә 1997 елдан бирле эшчеләрне генә түгел, бизнес хуҗаларын да яклап, аларга да ярдәм итеп киләбез. Эшлекле очрашулар вакытында үзара хезмәттәшлек итеп китүчеләр дә
бар», – ди Рәис Касыйм улы, сүзен үз республикасында төзелгән Татар эшмәкәрләре клубына таба борып. Сүз үзеннән-үзе актив эшләүче әфәнделәргә барып тоташа.
– Мондый оешма төзү идеясе күптән йөри иде инде. Татар эшмәкәр-меценатларына, теге яки бу мәдәни, спорт, дини чараны уздыруда ярдәм итүләрен сорап, еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә дә әлеге эшчәнлектәге омтылышларыбызны берләштерә торган
бер берәмлек кирәк иде, – дип сүзгә кушыла клуб җитәкчесе Гафур Габдерәшитов.
2003 елда нигез салынган Татар эшмәкәрләре клубына бүгенге көндә 42 кеше – нигездә, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре керә. Төрлесе төрле тармакта хезмәт итсәләр дә, һәрберсе республика икътисадының тотрыклы булуы өчен тырыша. Төп эшчәнлекләреннән тыш, клуб әгъзалары
махсус төзелгән «Мордовия татарлары» хәйрия фонды аша мохтаҗларга ярдәм итә. Ратмир Мусалов җитәкләгән әлеге фонд балалар йортларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына булыша.
Гафур әфәнде фикеренчә, килеп чыккан теләсә нинди мәсьәләне хәл иткәндә, бердәмлек кирәк. Бу бигрәк тә башка милләт вәкилләре өстенлек иткән төбәктә үз мәдәниятеңне, ата-бабалардан килгән тарихи мирасыңны буыннан-буынга тапшыру,
яшьләр күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә мөһим.
Моннан өч ел элек Бөтендөнья татар конгрессы составына, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенә кертелү дә клуб эшен җанландырып җибәрү өчен бер этәргеч булып торган.
– Куйган максатларыбызны тормышка ашыру өчен бер импульс булды ул. Элек республикадагы татар бизнес вәкилләре Конгресс чараларында аерым-аерым катнашса, бүгенге көндә бердәм делегация булып йөрибез. Россиянең төрле өлкәдә хезмәт
итүче татар авыллары эшмәкәрләре җыенында республикада җитештерелә торган продукцияне тәкъдим итәбез. Хәләл ризыклар аеруча популяр. Мондый чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның игътибарын тоябыз – һәрвакыт безнең
янга килә, хәл-әхвәл белешә, эш барышы белән кызыксына. Шул рәвешле алга таба тырышып эшләргә рухландыра, – ди Гафур Галәү улы.
Бәйрәм-йолалар белән беррәттән, клуб әгъзалары халык сәламәтлегенә дә зур игътибар бирә. Көрәш, футбол, хоккей командалары исә даими рәвештә уңышлары белән шатландыра. Мордовиядә тормышка ашырыла торган тагын бер уңышлы проект – «Авылым тавышлары» татар җыры фестивале. Егерме ел дәвамында уздырыла торган әлеге чарада республиканың татар авылларыннан ике йөздән артык кеше катнаша.
Башта район күләмендә үткәрелгән, бүгенге көндә инде республика бәйгесе дип игълан ителгән фестивальнең төп иганәчесе – Татар эшмәкәрләре клубы вәкиле Рәфыйк Аяз улы Фәтхуллов.
Һәр башлангыч фикердәшләр белән генә уңышлы булырга мөмкин. Моны барыбыз да яхшы аңлый. Шуңа күрә клуб кысаларында, беренче чиратта, хәләл продукция җитештерүчеләр «дуслаша». Күбесенең исеме Мордовия һәм Татарстанда гына түгел,
чит илләрдә дә яхшы таныш. Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләүче Рәфыйк әфәнде – шундыйларның берсе. Үзе туып-үскән Аксюн авылында бодай, арыш, арпа кебек авыл хуҗалыгы культуралары үстерүче әлеге эшмәкәр бер үк вакытта биш йөзләп баш ат асрый. Унбиш төрле колбаса җитештерелә торган хәләл ризык цехы, юллаучылар ял итәр өчен кунакханә хуҗасы да ул. Туган авылында эшләп килгән ике мәчет янына өченчесен салдырып чыккан.
Республикадагы иң эре һәм уңышлы үсеш алган Белозерье авылы исә республика мөселманнарының үзәге булып тора. Биредә тел, дин һәм гаиләгә, ватанга хөрмәт хисләре элек-электән килгән традицияләр буенча тәрбияләнә. «Авылда ел саен
алтмышар бала туа, бу – ел саен ике беренче класс туплана дигән сүз, – ди Рәис Касыйм улы, якташлары белән таныштыруын дәвам итеп. – Әнә, хоккей командасы капитаны җиде бала атасы Габдрахманны алыйк. Беренче бишлек бары тик ул үстергән
егетләрдән генә тора!»
Мордовиядә эшләп, даны тиз арада чит илгә таралган татар эшмәкәрләренең тагын берсе – Касыйм Әмин улы Баймашев. Карпай бабасына атап, аның җитәкчелегендә җитештерелгән көнбагышларны бүген Европа халкы да үз итә. Бабасыннан мирас
булып калган бу һөнәргә бүген Касыйм әфәнденең туганнары да тартылган.
– Теләсә нинди эштә рухың бер, омтылышың уртак булган кешеләр кирәк – алар белән һәр башлангыч уңышка илтә! – ди ул.
Аның фикеренчә, эшмәкәрлек – ата-бабадан килгән традицияләрне, милли мәдәниятне саклау өчен менә дигән юл. Уртак максатлар кешеләрне берләштерә. Иң мөһиме – бер-береңне ишетү һәм аңларга тырышу. Башкалар белән килешеп яши, эшли аласың икән, хәтта финанс мәсьәләләре дә җиңел чишелә. Касыйм Әмин улының эшкә болай якын килүен хезмәттәшләре генә түгел, республика җитәкчелеге дә югары
бәяли. Татарстан белән дус яшәүләре турында да горурланып сөйли ул:
– Халкыбыз данын, милли ризыкларын дөньяга тарату өчен эшлибез. Мәсәлән, Казанда җитештерелгән чәкчәкне Европага чыгардык. Халык бик яратып ала. Бу инде алга таба читкә юллана торган нигъмәтләрне төрләндерү кирәклегенә ишарә.
Эшен Мордовиядә башлап, даны илгә таралган тагын бер героебыз – Рәфыйк Гали улы Абдуллов. Кулланылган кәгазьгә икенче гомер биргән Рәфыйк әфәнде компаниясе көнкүреш калдыкларын эшкәртеп, йомырка тутыру өчен тартмачыклар җитештерә. Ихтыяҗ зур, республикада мондый төр продукцияне башка беркем дә чыгармый. Бу башлангыч, бер яктан, урындагы йомырка җитештерүчеләр өчен уңайлы булса, икенче яктан, халыкны эш урыннары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Ә тирә-юньдәге чисталыкка хәзер кешеләр шаккатып түгел, горурланып карый. «Рәфыйк Галиевич безнең клубта спорт юнәлеше өчен җаваплы. Спортчы милләттәшләребез һәрчак аның ярдәмен тоя. Әле менә күптән түгел егетләребез мини-футбол буенча Росссиякүләм ярышларда бронза медальләр яулады», – ди Рәис Касыйм улы.
Хәтта Кыргызстан һәм Казакъстанга да хәләл продукция юллаучы Талип Әбүбәкеров җитәкләгән коллектив исә 2019-2020 елларда «Ел экспортеры» бәйгесендә җиңеп чыккан.
Клуб активистлары рәтендә Равил Саяф улы Миняевны да телгә алып үтәргә кирәк. Белозерье урта мәктәбен җитәкләгән вакытта ук укучыларны патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар биргән Равил әфәнде, эшмәкәрлеккә күчкәч тә, бу юнәлешен онытмый.
– Башкалардан аермабыз шунда: һәр өйдә үз традицияләребезне саклап кала алганбыз. Шулай ислам дине кануннары аша балаларыбыз күңелендә игелеклелек, кешелеклелек сыйфатларын тәрбиялибез. Ә бусы – киләчәгебезнең ышанычлы кулларга
күчүен аңлау өчен иң мөһим шарт, – ди Рәис Касыйм улы. – Димәк, өлкән буыннан күреп, яңа гына канат ныгытучы эшмәкәрләр дә хәләл бизнес белән шөгыльләнер, татар рухын саклар дигән өмет бар.
Бердәмлектә – көч. Уртак максат, бай рухи мирасыбызга сакчыл караш, киләчәк өчен җаваплылык хисе – чит төбәктә яшәүче милләттәшләребезне менә шул сыйфатлар берләштерә.
– Татарстаннан читтә яшәп, татар рухын саклап калу шактый читен. Үзем, мәсәлән, шәһәрдә үстем, рус мәктәбендә укыдым. Уналты яшемнән ятим калгач, әби-бабайларым янына да кайта алмадым, – ди Рәис Касыйм улы, хатирәләренә бирелеп. – Бүген шул бушлыкны тутырырга тырышам. Башкаларны аңлыйм, әдәби телдә булмаса да, туган телемдә аралаша алам. Шуңа күрә үз оябызда бергә булырга, «Якташлар» автономиясе, Аксакаллар советы белән бер сукмактан атларга тырышабыз. Иншаллах, балаларыбыз да шул сукмактан тайпылмас.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: