Логотип Казан Утлары
Мәкальләр

Түбәнгә тәгәрәргә тырышлык кирәкми

«Авыр!» – дигән саен йөгең авыраер...

  • Әдәбиятсыз халык әдәп белмәс.
  • Эт кадерле илдә кеше кадере бетә.
  • Сүнү өчен дә янарга кирәк.
  • Ялгызлыкның ялы юк.
  • Ялкаулыкка өйрәнәсе юк.
  • Түбәнгә тәгәрәргә тырышлык кирәкми.
  • Сабыр кешедән шайтан өркә.
  • «Авыр!» – дигән саен йөгең авыраер,

Авыр йөккә канат куйсаң, җиңеләер.

Рәзинә МӨХИЯР, Чаллы

 

"КУ" 1, 2015

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев