Логотип Казан Утлары
Мәкальләр

Тезләнгәннең рухы да тездән генә

мәкальләр

Буйсынган халыкның буй-сыны да калыкмый.

Сәләтлеләрне күтәрә алмаган илне сәләтсезләр күтәрәмгә калдыра.

Яһүдләрнең дә үз мишәре була.

Дуңгыз әйткән ди: «Итемне яратып ашаган кешене үземә охшатырмын».

Өстән бирелгән ирекнең богавы — кесәсендә.

Мендәргә сөйләгәнең мамыкка китәр, мөнбәрдән сөйләгәнең халыкка җитәр.

Горурлык — күңелеңдә ауганда да аумый торган текә манара йөртү.

Тезләнгәннең рухы да тездән генә.

Ялкау әдәбиятны шигырь баса.  

 

Фото: pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев