Логотип Казан Утлары
Мәкальләр

Яхшы кием — тән зиннәте, яхшы дус — җан зиннәте

Дуслык турында халкыбыз мәкальләре.

  • Күңелсез кеше дус тапмас.
  • Дус дустының этен дә дус күрер.
  • Дустың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.
  • Корымнан корым йогар, начар дустан сөрем йогар.
  • Кеше кеше белән дус булса да, кесә кесә белән дус түгел.
  • Дус көлгәндә беленми, бөлгәндә беленә.
  • Атаң-анаң — чын дустың, дус-ишләрең — юлдашың.
  • Ялган дус — мәче: алдан ялый, арттан тырный.
  • Яхшы кием — тән зиннәте, яхшы дус — җан зиннәте.​​​​​
 
"КУ" 2 (февраль), 2015
фото: pixabay.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев