Логотип Казан Утлары
Мәкальләр

***

Комсызлык белән бәхетнең очрашуы икеле.

  • Китап – уй карабы.
  • Яхшы атка ия кеше яманатка юл калдырмый.
  • Комсызлык белән бәхетнең очрашуы икеле.
  • Тигез түгел бәхет бизмәне.

Әлфия Ситдыйкова

  • Буш башны югары йөртү авыр түгел.
  • Дөньяның яме – хезмәтең тәме.
  • Яхшы борын йодрыкны бер атна алдан сизә.
  • Сертотмас үрдәккә балык үрнәк.
  • Ир бала бишектән төшсә, күзе ишектә булыр.
  • Чүлмәкчедән күрмәкче – балчыктан бау үрмәкче.

Әнәс Хәсәнов


Мәкальләр "Казан утлары" журналының 2нче санында (2015) басылды.

Фото: pixabay.com
 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев