Логотип Казан Утлары
Мәкальләр

Мәкаль өмәсе

Әдәбиятсыз халык әдәп белмәс.

Әдәбиятсыз халык әдәп белмәс.

Эт кадерле илдә кеше кадере бетә.

Сүнү өчен дә янарга кирәк.

Ялгызлыкның ялы юк.

Ялкаулыкка өйрәнәсе юк.

Түбәнгә тәгәрәргә тырышлык кирәкми.

Сабыр кешедән шайтан өркә.

«Авыр!»  – дигән саен йөгең авыраер,

Авыр йөккә канат куйсаң, җиңеләер.

Бала-чага... йөрәгеңне балалыктан чыккач чага.

Тәрәзә белән көзгегә хатын-кызлар яше сеңгән.

Усаллыкны җиңеп булмый усалланып,

Киреләрне җайлап булмый киреләнеп.

Уйлар ишек ачса, йокы кача.

Йөрәкнең көче кичерүдә.

Көнче дус дошманнан яман.

Рәзинә МӨХИЯР. Чаллы



"КУ" журналының 1нче (гыйнвар, 2015) санында басылды.
Фото: Pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев