"Шәүлә күләгә булалмый..."

Җиһанга яз килеп, табигать уянуга, хәзерге кешеләргә һәм, әлбәттә инде, заманыбыз әдәбиятындагы геройларга да төрле яклап куркыныч яный. Безнең һәммәбезне дә ниндидер җан ияләре «тешли» башлый: «каз тешли», «елан тешли», «шөпшә тешли», «талпан тешли», «бал корты тешли» һ.б. Әйтерсең, һәммәсе дә, кыш айларында теш табибында булып, протезлар ясатканнар да, халыкны умырып-умырып тешләргә дип, җәмгыятебезгә таралганнар.
Болай сөйләшеп яки язып, тел байлыгыбызның сайлыгын гына түгел, сүзнең мәгънәләрен аңламыйча кулланып хаталану һәвәслегебезне дә исбатлыйбыз. Алда аталган очраклардагы «тешли» сүзен алыштырырдай кәлимәләрне барлыйк әле. Ата-бабаларыбыз аларны борын-борыннан камилләштерә килгән һәм әдәби телебез хәзинәсенә әверелдергән. Гадәттәгечә, «аңлатмалы сүзлек»кә мөрәҗәгать итик.
Талау – һөҗүм итеп, тешләре, томшыгы яки тырнаклары белән эләктереп йолыккалау (хайваннар, кошлар турында); тешләп, каныңны эчеп борчу (бөҗәкләр турында). Чуку – томшык белән эләктерү; томшык белән эләктереп алу. Чагу – ук белән җәрәхәтләү, чәнчеп агулау (кайбер бөҗәкләр, чаян, елан һ.б. шундыйлар турында). Кадалу – тәнгә ябышу, керү (бөҗәкләр турында).
Һәм, ниһаять, төп «гаепле» сүз – «тешләү». Тешләү – тешләр белән эләктереп кысып, тешләрне батырып яралау, авырттыру (хайваннар, җәнлекләр турында); хортумын яки угын кадап авырттыру, яралау (бөҗәкләр турында).
Мәгънә төсмерләре белән бергә китерелгән фигыльләрне «тешли торган» җан ияләре янәшәсенә куеп, ата-бабаларыбыз сөйләшкәнчә һәм грамматик яктан дөрес нәтиҗәләр ясыйк.
Каз, күркә, әтәч – талый (һөҗүмгә күчмәгәндә, чукып ала), ягъни томшыгы яки тырнаклары белән эләктереп йолыккалый. Елан, шөпшә, төкле тура, бал корты – чага, ягъни угы белән җәрәхәтли, чәнчеп агулый. Чебен, черки, кигәвен, борча – талый, ягъни хортумын яки угын кадап авырттыра, яралый, ясканып-ясканып, каныңны эчеп борчый. Талпан – кадала, ягъни тәнгә ябыша, керә. Эт, ат – тешли, талый, ягъни тешләре белән эләктереп кысып, тешләрен батырып яралый, авырттыра.
Күргәнебезчә, теше булган җан ияләре генә тешли. Шулай да кайбер урынчалыклардагы җирле сөйләшләрдә чебен, черки, кигәвен, борча кебек бөҗәкләргә карата «тешли» дип әйтү бар – диалектологик сүзлекләр ачык күрсәтә. Әдәби әсәрләр дә моннан арына алмый. Шуңа күрә туган телебез сагында торучы каләм ияләренә язганда уяурак булу мәслихәт.
Күрәбез ки, сүзләрнең урынсыз кулланылышы «замана җөмләләре»ндә үзен шактый сиздерә. Бу хилафлык асылда фигыльләргә бәйле очраса да, башка сүз төркемнәре дә читтә калмый. Мәсәлән, авторлар әдәби әсәрләрдә «күләгә» белән «шәүлә» сүзләрен еш бутый башладылар. «Күзләрдән төшкән шәүлә», «бәдәнемнең шәүләсе бик кыска», «кояштан коелган нур күләгәләре», «керфегең какканда, күз алдымда биешкән күләгәләр» һ.б. мантыйкка сыймастай гыйфрит гыйбарәләр әдәбиятыбызны чүпли. Күрәсең, образлырак итеп әйтергә тырышу аркасында чыккан мөгезләрдер бу, ләкин авторның әсәрен мүкләк калдыра торган «телбизәкләр». Аларны редакторлар да тотып бетерә алмый.
Рабит Батулла «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» кыйссасында әлеге ике кәлимә хакында кызыклы гына фәлсәфә тәкъдим итә: «Агачның күләгәсе була. Койманың күләгәсе була. Кешенең дә була күләгәсе. Күләгә ул хуҗасына ияреп йөри. Яки хуҗасы янында тик тора. Шәүлә күләгә булалмый. Шәүлә ул – җисемнең үзе. Кояш баеп беткәч, офыкта агачларның күләгәсе түгел, шәүләсе кала. Шул мохиткә, ягъни кояш баешка берәр кеше килеп керсә, кешенең күләгәсе түгел, шәүләсе күренәчәк. Күләгә куркыныч түгел. Күләгә кояш яктысында гына була ала. Көндез. Ә шәүлә шомлы, шәүлә куркыныч, чөнки шәүлә, кеше шәүләсе, һәрвакыт куркыныч җинаятьләр тирәсендә йөри».

Инде тел хәзинәбез тупланган сүзлекләргә мөрәҗәгать итик.
«Синонимнар сүзлеге» Батулла тәгълиматын дәлилли: күләгә – ышык; күләнкә (диал.); күләткә (диал.) һәм шәүлә – сурәт; кыяфәт; рәвеш; образ; сын; гәүдә.
«Аңлатмалы сүзлек»тә «күләгә» кәлимәсенең җиде мәгънәсе бар. Төп өчесенә тукталыйк. Күләгә – 1. Бер яктан яктыртылган зат, предметның икенче ягында барлыкка килгән караңгы чагылышы. Мисал: «Биле бөгелгән – үз күләгәсеннән ары берни күралмаган». (Мөхәммәт Мирза) // Кояш, ай яктыртудан җир өстендәге предметларның икенче ягында барлыкка килгән караңгы чагылыш. Мисал: «Кыенсынма, кил, яшь яфрак, / Учыма куй учыңны. [...] Җәйге челлә ышыкланыр / Күләгәң салкынына, / Яңгырлар елар сыенып / Ямь-яшел ялкыныңа». (Сания Әхмәтҗанова) 2. Нәрсә белән дә булса капланып, кояш нурларыннан сакланган пространство, урын. Мисал: «Кояш яктысыннан кинәт күләгәгә кергәч, күзе алмашынып киткәнгә генә танымыйча торган икән Миңнулла, хәтерли ул бу агайны». (Вакыйф Нуруллин) 3. Караңгыда ачык күренмәгән кеше, хайван яки берәр предмет; аларның ачык булмаган шәүләсе. Мисал: «Озын күләгә җиргә сураеп сузыла да, кинәт сынып, өй каршындагы рәшәткәләргә кыйгачлап киртләч-киртләч булып сылана». (Мәгъсум Хуҗин)
«Шәүлә» сүзенең дә «аңлатмалы»да җиде мәгънәсе тәкъдим ителә. Төп мәгънәләре – бишәү.
Шәүлә – 1. Кара фонда, караңгылык эчендә тонык кына күренгән яктылык, якты әйбер. Мисал: «Шәһәрнең ерактан балкып чакырып торган ут шәүләләре яктырганнан яктыра барды». (Марат Кәбиров) 2. Караңгылык эчендә яки бик ерактан караганда ачык күренмәгән, аз-аз гына шәйләнгән әйбер; силуэт. Мисал: «Караңгылык куерган саен, капка төпләрендә дә кешеләр арта бара. Һәр утыргычта бер-ике шәүлә шәйләнә». (Факил Сафин) 3. Нинди дә булса якты әйбердән (янгын, ут көлтәсеннән) төшкән яктылык. Мисал: «Учак яна... Ап-ак каеннарда / Төн буена шәүлә биеде». (Нур Әхмәдиев) // Нәрсәдән дә булса чыккан яктылык нуры. Мисал: «Дулкыннардан күчә төн карасы, / Ай шәүләсе төшкән елгага». (Марсель Галиев) // Нәрсәдән дә булса кире кайткан нур, кайтарылган нур. Мисал: «Өйдә кояш... Тәрәзә төбендәге яран гөленең йодрык кадәрле чәчәгеннән ак буяулы борыска алсу шәүлә төшкән» (Габделхәй Сабитов) 4. Нәрсәнең дә булса икенче бер әйбердә (су, шома өслектә) чагылышы, чагылган рәсеме. Мисал: «Кояш баеп беткәч, офыкта агачларның күләгәсе түгел, шәүләсе кала». (Рабит Батулла) // Нәрсәнең дә булса күз алдына килгән, кабат гәүдәләнгән сурәте. Мисал: «Кул сузымы ара ераклашты – / Ерагайды синең буй- сының. / Эреп барган шәүлә җылытмас шул / Керфекләрнең бәсле тоҗымын». (Гөлүсә Батталова) 5. Хис, тойгыларның йөздә, чырайда чагылышы, төсмерләнеше. Мисал: «Кемнәр өчен ап-ак йөзләреңдә / Сөю шәүләләре чагыла». (Җыр) // Йөздә, кыяфәттә чагылган начар тәэсир, ямьсез күренешнең күләгәсе. Мисал: «Фәизнең кыяфәтендә авыру шәүләсе һаман беленсә дә, күзләрендә инде яшәү елтыравы барлыкка килде». (Зөлфәт Хәким)
Алтынчы санда аныклагычлар янында тыныш билгеләренең өч кагыйдәсенә тукталган идек. Бу санда калган икесенә игътибар итик.
1. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ике нокта куела. Мисал: «Гөлназа апаның хәле никадәр авыр булса да, хәсрәтне дин кушканча, сабырлык белән күтәрергә тырышты: әнкәсе рухына көн-төн дога кылды». (Фирүзә Җамалетдинова)
2. Аныклагычлар, тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыклыгы килеп чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерылалар. Мисал: «Алда утыручылар – башлап йөрүчеләр, җитәкчеләр – үз якларына; без – җитәкләнүчеләр, ияреп йөрүчеләр – үз ягыбызга киттек». (Туфан Миңнуллин)

"КУ" 8, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: