Колагың җиңел түгелме?..

Әле генә табадан төшкән бер хикәядә ике зәгыйфь җөмләгә юлыктым да гаҗәпкә калдым: нилектән килеп чыга мондый хаталар? Авторлар язганнарын укып чыгарга вакыт таба алмыймы? Әллә укып та күрмиләрме? Юкса бит «Җөмләдә сүзләр бәйләнеше» темасын мәктәптә 6-7 нче классларда үтәбез, 8 нчедә гомумиләштереп кабатлыйбыз. Колакка кереп калырга тиеш кебек...
«Үземнең әниемә кияүгә чыгачагым турында әйткәч, ул каршы килде». Ничек инде үз әниеңә кияүгә чыгасың? Әдәби дөньядагы җәмгыятьтә мораль-этик нормалар бөтенләй үк какшамагандыр бит?! Ярый әле әнисе риза булмаган!
«Нигәдер бу хәбәрне дә җиңел генә колак яныннан уздырып җибәргәннәр». Колакның авыры-җиңеле буламы? Дәү колаклы кешеләр бар, ләкин алардан бер дә «и, авыр да шул колакларым» кәлимәсен ишеткән юк иде бугай.
Мисаллардан күренә: артык көч сарыф итәсе дә түгел. Нибары бер кат укып чыгарга да җөмләнең иярчен кисәкләрен җилтерәтеп, үз урыннарына утыртырга, тыңламыйлар икән, җөмлә калыбыннан куып ук чыгарырга кирәк. Камил сөйләм берәмлекләре барлыкка килер: «Кияүгә чыгачагым турында әниемә әйткәч, ул каршы килде». «Нигәдер бу хәбәрне дә колак яныннан җиңел генә уздырып җибәргәннәр».
Журналыбызның тугызынчы санында «агач», «куак», «тирәк» сүзләренә бәйле мәгънәви ялгышларны барлаган идек. Дәвам итеп, сүз сәнгатендә, аеруча да шигърияттә бик әрсез файдаланылган, бүгенге җыр сәхнәсенә менеп кунаклаган «алан», «басу», «болын», «дала», «кыр», «сәхрә» («сахра»), «тугай», «үзән», «ялан» кебек кәлимәләргә тукталыйк. Күп очракта аларны шигырь язучылар, асылын аңламыйча, рифма өчен генә куллана дигән фикер туа. Һәммәсенең аңлатмалы сүзлек биргән шәрехләмәләрен һәм синонимнар сүзлегендә тупланган (сүзлектә булса) карендәшләрен барлыйк, нәрсәнең нәрсә икәнен үзебез өчен искәртеп куйыйк. Юкса, авыл урамнарында тәгәрәшеп үскәннәребез дә бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлап бетерми, бик еш бутый башлады.
Алан – урман эчендәге агачсыз, ачыграк урын. Синонимнары: ачыклык, болынчык. «Алан» сүзенең аерым җирлекләргә генә хас «аклан» варианты бар. (Аклан (диал.) – урман тирәсендәге яки урман эчендәге зур булмаган ачыклык, алан.)
Басу – культуралы үсемлекләр үстерелә торган җир мәйданы, иген кыры. Синонимы: чәчүлек кыр.
Болын – чабулык яки көтүлек җир.
Дала – күбесенчә үлән белән генә капланган, зур мәйдан алып тора торган тигез җир (гадәттә, корырак якларда).
Кыр – 1. (Урманнан, авыл һәм шәһәр утырган җирдән аермалы буларак) урмансыз тигезлек, зур тигез ачык мәйдан. 2. Иген игү өчен эшкәртелә торган җир мәйданы; ашлык үстерелә торган мәйдан, басу.
Сәхрә (сахра) – 1. Чүл җире, ком даласы. 2. Бик матур күренешле җәйге табигать: чәчәкле, саф һавалы болын.
Тугай – елга ташыганда, су баса торган болын (гадәттә, дуга сыман ярымутрау кебек була). Синонимнары: үзән, ялан, болын.
Үзән – елга яры буендагы уйсу җир. // Таулар яки калкулыклар арасындагы озынча җир. Синонимнары: иңкүлек, иңкеллек, уйсулык, түбәнлек.
Ялан – урмансыз, куаксыз һәм корылмалар булмаган кыр, үлән яки иген генә үскән ачыклык җир. Синонимнары: дала, ачык кыр, япан, ялан-япан, япан-сахра.

Кызганыч, безне үз кочагында яшәткән табигать белән бәйле әлеге сүзләрне, бер синонимик рәткә тезеп, тиңдәш кисәкләр сыйфатында өтер аша язучылар күбәйде. Ә бит алар һәрберсе географик әһәмияткә ия һәм мәгънәви яктан сак якын килүне сорый. Җир-су байлыклары икенчелгә әйләнеп, хезмәт кешесенең абруе ташка үлчим заманда тәрбияләнгән яшь буынга алда аталган сүзләрнең эчтәлеген, кыйммәтен, матурлыгын, ата-бабаларыбыз өчен изге төшенчәләр булуын аңлату, саклап калырга өндәү үзебездән тора.
Тиңдәш кисәкләр турында сүз чыккан икән, пунктуацион сәхифәнең дә шул өлкәгә караганына тукталыйк.
Татар тел белемендә тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре куюның унике кагыйдәсе теркәлгән. Аларның алтысы зур авырлык тудырмый. Ә менә калган алтысы белән бәйле пунктуацион хаталар очрый, хәтта бик еш очрый. Шуңа күрә һәрберсенә аерым-аерым тукталыйк.
1. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела. Мисал: «Закирҗан карт әүвәл, теге дөньяда хатыны, кызчыгы белән күрешүне күз алдына китерергә тырышып, татлы уйларга чума; шуның белән ятим күңелен вәсвәсәли, ымсындыра; аннары, күңелен шик-шөбһә басып, тагын да катырак сызланырга керешә». (Зиннур Хөснияр)
2. Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш билгесе куелмый. Мисал: «Кара бөдрә чәчләремне / Үрдертәсем килмидер». (Мансур Гыйләҗев)
3. Кабатланмыйча килгән һәм, да, дә, та, тә, яисә, йә, яки кебек теркәгечләр тиңдәш кисәкләрне бәйләп килсәләр, алар арасында өтер куелмый. Мисал: «Фирдүс артсыз каты урындыкка ишелеп утырды да башын ике учына салды». (Мәдинә Маликова)
Әлеге очракка аерым тукталасы килә. Әйе, кабатланмыйча килгән һәм, яки, йә теркәгечләре белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасында өтер куелмаганын барыбыз да беләбез. Ялгыз йөргән яисә алдыннан да өтер куючылар күп түгел. Әмма да, дә, та, тә теркәгечләре белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләрне һәммә автор да өтер белән аерырга тырыша. «Укыды да белде», «барды да күрде» кебек тулы булмаган, бер составлы җөмләләрдә ялгыш китми, ә шул сүзләргә башка кисәкләр – тәмамлык, аергыч, хәлләр өстәлеп, җөмлә җәенкеләнсә, корректор кирәкмәгән өтергә юлыкмыйча калмый. Мисаллар: «укыды да үзенә кирәген белде», «барды да тиешле кешеләрне күрде». Бернинди өтер кирәк түгел. Куяргамы-юкмы дигән икеләнү-шикләнү туа икән, да, дә, та, тәләрнең якын туганнары – һәм белән алмаштырып карау лазем. Бу, үз чиратында, әлеге теркәгечләрне кисәкчәләрдән аерырга һәм дә урынсызга өтер куймаска мөмкинлек бирә.
4. Һәм, да, дә, та, тә, яисә, йә, яки, ни, әле, әллә, тагын кебек теркәгечләр кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләрне бәйләсәләр, алар арасында өтер куела. Мисал: «Кышның үз фасылына кергән, хуҗа булган чагында зарыккан кешеләр инде утырды дигән карны әле ахак, әле миләүшә, әле зөбәрҗәт, әле – күзне чагылдырганда, камаштырганда – кара төстә итеп күрә ул». (Әхәт Гаффар)
5. Тиңдәш кисәкләр буйсына торган сүз тиңдәшләрнең арасына туры килгән очракта, өтер шул сүздән соң куела. Мисал: «Бу тынгысыз, көйсез оныгыннан / И зарланды әби, зарланды». (Клара Булатова)
6. Үзара кискен каршылык яки сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган һәм теркәгечләрсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела. Мисал: «Горур бул – тәкәббер булма. / Усал бул – явыз булма. / Тырыш бул, тик әрсез булма. / Сакчыл бул – Саран булма. / Гашыйк бул – Сагыз булма». (Шамил Маннапов).

 

"КУ" 11, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: