Караулы тирәккә тимиләр

«Без археологиядә җир казылмалары ясауда нык кына алга китсәк тә, тел археологиясенә тирәнтен керә алганыбыз юк әле», – дип язган 1979 елда Нәкый Исәнбәт. Әлеге сүзләр каләмнән төшкәнгә кырык елдан артык вакыт узган. Шул гомер эчендә тел археологиясенең катламнарына шактый тирән үтеп керелде кебек. Моның нәтиҗәсе буларак, бер-бер артлы бәһасез сүзлекләр дөньяга чыкты. Язма һәм сөйләм теле дә чагыштырмача баеды, алынма сүзләрдән арынды, камилләште, әдәбиләште. 1990-2000 елларда иң югары ноктасына җитте. Әмма соңгы ун елда хәл сизелерлек үзгәрде.
Бу нисбәттән, замандашлар иҗат иткән әсәрләрнең теле, кулланылган сүзләрнең мәгънәләре, куәсе-егәре, урынсыз очраклары турында сөйләшүебезне дәвам итик.
Табигать тасвирлары – һәр каләм иясенең иҗат нигезе, дисәк ялгышмабыз. Кемдер төпкелләргә төшеп, бар нечкәлекләрен белеп, тәмләп сурәтли, ә кемгәдер күзәтүчәнлек, җентекле тасвир җитеп бетми. Тирә-юнебезне әйләндереп алган саф һава чыганаклары белән бәйле мәгънәви хаталар бүгенге әдәбиятта еш күзәтелә башлады. «Агач» («агачлык»), «куак» («куаклык»), «тирәк» («тирәклек») кебек сүзләргә бәйле семантик хилафлыклар нилектән килеп чыга? Әллә инсаният тәмам шәһәрләшеп беттеме инде?! Биек-биек мәһабәт нарат агачлары әрәмә хасил итә аламы? Заманча җырларда ни өчен «балан агачы» дип җырлана? Бакчаларда помидор, борыч куакларының мул уңыш бирүе мөмкинме? Куе тирәк урманнарының шомлы гына шаулап утыруы табигатьтә һәм әдәбиятта дөрес хәлме?
Гадәттәгечә, эшне «аңлатмалы сүзлек»кә мөрәҗәгать итүдән башлыйк.
Агач – каты кәүсәле, ботаклары ябалдашланып торган күпьеллык үсемлек. Мисал: «Җил уйнады һәм улады, дулады, ыжгырды, ялгыз агачларны үртәп, сыбызгы булып сызгырды». (Фарсель Зыятдинов)
Агачлык – агачлар үскән урын, кечкенә урман. Мисал: «Камиләнең күңелендә кайнашкан авыр хисләрне кызыксыну хисе җиңде – ул бормаланып агачлык арасына кереп киткән сукмактан арырак барып карарга булды». (Галимҗан Гыйльманов)
Куак – төптән үк диярлек ботакларга тармакланган тәбәнәгрәк агач үсемлек. Мисал: «Куакларга җиләк-җимеш элеп, / Агач төпләренә гөмбә тезеп, / Урман буйлап алтын көз йөри». (Гәрәй Рәхим)
Куаклык – куаклар үсә торган урын, әрәмә. Мисал: «Бу урында моңа кадәр бер генә булып килгән юл икегә аерыла: берсе уң якка авыша, икенчесе, сулга каерылып, вак куаклыклар арасына кереп югала». (Резеда Вәлиева)
Күрәбез, берничә агач – агачлык, бик күп агач урман хасил итә; әрәмә исә таллар белән аралашып үскән куаклардан барлыкка килә. Сүзлектә: әрәмә – яланда, күбесенчә су буйларында, уйсу җирләрдә үскән вак куаклык. Мисал: «Таулар беткән җирдә таллар башлана, тоташ әрәмәләр, урманнар китә, сазлыклар җәелеп ята». (Фәүзия Бәйрәмова) Әрәмәлек – әрәмә (күп) үскән урын. Мисал: «Әрәмәлеккә җиткәч, Наил сорап куйды: «Әти җырлый идеме, энем?» (Нәбирә Гыйматдинова)
Карлыган, сырганак, чияләр кебек, төптән үк ботакларга тармакланган балан – һичшиксез, куак. Ә борыч-помидорлар, кичерегез, «куак дәрәҗәсе»нә дәгъва итә алмас шул!
Тирәк (тополь / тупыл) урманнарына килгәндә, алар безнең якларда очрамый. Чит илләрдә, бәлки, бардыр...
Сүзлектә: тирәк – тополь / тупыл (талсыманнар семьялыгыннан тиз үсә торган куе яшел яфраклы агач). Мисал: «Зират. Мәңгелек йорт... / Карт тирәкләр / Әкрен җилдә моңлы шаулыйлар». (Шамил Маннапов) Тирәклек – тирәкләр күпләп үскән җир, тирәк урманы. Мисал: «Сандугачлар, торып, тирәклектә / Тургай белән бергә моңлана». (Әхмәт Ерикәй)
 «Тупыл» кәлимәсенең тарихы бик сай. Совет хакимияте елларында әлеге агачлар шәһәрне яшелләндерү, һаваны сафландыру, авылларда күмәк хуҗалык ызаннарына утырту өчен күпләп читтән кайтартыла. Кулланылышта хаҗәте булмаган, чималга ярамаган агачны ата-бабалар кирәксенмәгән, күрәсең – урман итеп үрчетмәгән.
Ә менә «тирәк» сүзенең тарихы ераккарак китә. Аерым диалектларда ул «зур һәм биек агач» буларак кулланыла. Мисал: «Тәңре бер яудырса, тирәк ике яудыра». (Мәкаль) Сирәк кулланылышта «бай тирәк», «караулы тирәк» дигән вариант та йөри. Кабиләнең, ыруның, йортның символы, билгесе булып торган, ата-баба утыртып калдырган изге агачны халкыбыз шулай атый. Мисал: «Тик торган караулы тирәккә тимиләр». (Әйтем)
Күрәбез ки, «тирәк», үзенең киң, тарихи семантикасын югалтып, тополь агачының татарчага тәрҗемәсе буларак хәзерге телебезгә кереп киткән. Ни өчен? «Куе тирәк урманнары шомлы гына шаулап утыра», дип язган каләм әһелләре әллә хаклымы? Бәхәсле... Әмма шуны онытмыйк: караулы тирәк – изге тирәк! Туган тел дә караулы булганда гына кагылгысыз һәм сау-сәламәт!
Сүзләр генәмени, тулаем җөмләләр, абзацлар, шигъри строфалар урынсыз кулланылган очраклар да хәзерге әдәбиятыбызга ят түгел. Бүгенгеләренең кайсыннан башларга белми аптыраганлыктан, элекке шагыйрьдән бер мисал китерик.
Нур Баянның 1936 елда язылган «Яз» шигыре бар. Соңгы строфасын төшереп калдырып, «Яз җиткәч» дигән исем астында аны мәктәп дәреслекләренә дә еш кертәләр. Строфалар алдына куелган тәртип саннарына игътибар итми генә укып, хәтерләребездә яңартыйк әле.

4. Су буенда су чәчрәтеп

Уйный балалар.

Су буйларын яңгыратып

Җырлыйлар алар.

 

3. Зәңгәр күктән, каңгылдашып,

Казлар үтәләр,

Ә балалар ул казларга

Яулык селкәләр.

 

2. Су буенда җем-җем итә

Май чәчәкләре.

Иркәләнеп оча майның

Күбәләкләре.

 

1. Күк йөзеннән ак чәчәктәй

Кояш нур сибә.

Яфрак яра бакчаларда

Шомырт һәм чия.

 

5. Һәр көн шулай – матур яздай

Безнең илебез.

Кайгысыз һәм хәсрәтсез

Безнең җиребез.
Ни кызганыч, күпме генә басылмасын (быел да май аенда кайбер газеталар аны беренче битләренә сыендырды), ул редактор каләменнән читтә кала: 1936 елда ничек язылса, шул көе яши бирә. Ә бит шигырьнең строфалары тезелгән тәртип мантыйкка туры килми. Ни өчен? Чөнки... Инде тәртип саннарына игътибар итеп укыйк: әүвәл кояш нур сибә, аннан соң шомырт һәм чия яфрак яра; май чәчәкләре җем-җем итә; майның күбәләкләре оча; зәңгәр күктән казлар үтә; казларга балалар яулык селкәләр (дөресе – болгыйлар); балалар су буенда уйныйлар, җырлыйлар. Шуннан соң автор Туган җир матурлыгы турында җыеп нәтиҗә ясый.
Киресенчә мөмкинме? Һәр кечкенә генә вакыйганың да, җанлы вә җансыз катнашучысы булган кебек, сәбәбе аңлашылырга тиеш, эзлеклелек лазем. Яз кояшы нур сипмичә, шомырт, чия, чәчәкләр, күбәләкләр уянмый, казлар кайтмый. Балалар менә шуларның һәммәсе җанланганга сөенә һәм җырлый. Һәм Туган илебез кайгысыз- хәсрәтсез, чөнки балаларның шат авазларына күмелгән матур яз килгән.
Әйе, китерелгән мисал – ул еллар өчен бармак белән генә санарлык очракларның берседер. Әмма бүген авторлардан агачы, куагы, тирәге бер әрдәнәгә өелгән текстлар, строфалары «адашып йөргән» шигырьләр еш килә шул, мәгънәсенә әсәрнең хуҗасы – язучы төшенмәгән сүзләр чуалыша – шунысы эчне пошыра.

"КУ" 9, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: